Бөгелмә авазы

Хезмәткә һәм оборонага әзер

16–17 февраль көннәрендә Бөгелмә муниципаль районында барлык категория халык арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия кышкы фестиваленең I муниципаль этабы узды.

Фестивальне ачу тантанасында катнашучыларны Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы урынбасары Константин Владимирович Круглов сәламләде. Фестивальнең беренче көне “Факел” спорт комплексында узды, анда катнашучылар гимнастика эскәмиясендә төз аяклар белән алга иелү, утырып электрон коралдан ату, гер ыргыту, урыннан озынлыкка сикерү, 25; 50 метрга йөзү кебек сынаулар уздылар.

Икенче көнне фестиваль “Чаңгы базасы” спорт-сәламәтләндерү комплексында узды, анда катнашучылар өчен ГТО сынаулары – үзләренең яшь категориясе нормативларына туры китереп, 1, 2, 3, 5 километр дистанцияләрдә Чаңгыда йөгерү сынаулары оештырылды.

Чыгыш нәтиҗәләре буенча 2 март көнне безнең шәһәрдә узачак “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия кышкы фестиваленең II зона этабында катнашачак шәһәр җыелма командасы оешты.

Г. СУНЯЕВА.

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: