Бөгелмә авазы

Халык җирле табибларга рәхмәт белдерә

Үз эшенең остасы - Илхомҗан Лотфуллоевка аның пациентларына сизгер мөнәсәбәте өчен бөгелмәлеләр рәхмәт белдерәләр.

Пациентлар аны “Ходайдан табиб” дип атыйлар, ә хезмәттәшләре, Илхомҗан Салохидин улы Лотфуллоев турында, аның кебек табиблар100 елга бер тапкыр туа, дип әйтәләр.

Илхомҗан Лотфуллоев -Бөгелмә РҮХнең 1нче хирургия бүлеге мөдире. Табиб-хирург, УЗИ белгече, эндоскопист, флеболог.

Аның һөнәри стажы – 12 ел. Шул чор эчендә – йөзләгән операция һәм коткарылган тормыш.

Илхомҗан Салохидиновичка пациентларның рәхмәте зур.

Фотолар социаль челтәрләрдән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: