Бөгелмә авазы

Кемнең буасы, шуның балыгы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян-фермер хуҗалыкларына “КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча грантлар алу мөмкинлеген беренче ел гына тәкъдим итми.

Татарстанда дәүләт ярдәме алу өчен авыл җирендә яшәү яки авылга күчәргә әзер булу, шулай ук проектны гамәлгә ашыру өчен  акчаның кимендә 40 процентын үзеңнән кертү мәҗбүри шарт булып тора.

“2017-2020 елларда Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” федераль ведомство программасы буенча грант алу өчен уздырылган конкурста җиңүчеләр арасында Бөгелмә муниципаль районының Иске Исаково авыл җирлегеннән Эдуард Әхмәтсафин да бар.

– Авыл бизнесы белән шөгыльләнү идеясе күптән туды, – ди яңа эшмәкәр. – Бала чактан ук елга һәм сулык нигъмәтләрен тоту белән мавыккан һәм еш кына кармак белән буа буенда утырганлыктан, балыгы җитештерү буенча фермер ролендә үземне сынап карарга булдым. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча грант алу бәйгесендә катнашырга мөмкин икәнен белдем, кирәкле документларны җыйдым, бизнес-план төзедем һәм эшкуарлык эшчәнлеге буенча үз идеяләремне уңышлы гына якладым. Дәүләттән фермер хуҗалыгын үстерүгә акча алдым. Өч ел элек кайчандыр Калинин исемендәге колхозның Иске Исаково буасын 49 елга арендага рәсмиләштердем.

Ул ясалма сулык. Дамба ярдәмендә су агымы шактый арткан. Элек җирләрне мелиорацияләү өчен файдаланылган булган, әмма хәзер авылда андый эшләр алып барылмый. Мин буаны сатып алганда, ул бик начар хәлдә иде. Аны тиешле тәртипкә китерү өчен күп көч һәм вакыт кирәк булды. Штаттагы хезмәткәрләр белән суны агыздык, буаның төбен һәм яр буен чистарттык. Буадагы тереклек ияләре арасында чирләрне булдырмау өчен  сүндерелмәгән известь белән эшкәрттек, шулай ук башка профилактик чаралар үткәрелде. Товарлыклы балык үрчетү буенча зур тәҗрибәгә ия булмаганлыктан, ярдәм сорап, башка төбәкләрдә шул юнәлештә эшләүче хезмәттәшләргә мөрәҗәгать итәргә булдым. Бу тармакта күптәннән шөгыльләнүчеләрнең тәҗрибәсен өйрәндем. Аннары без бассейн тутырып, маймычлар җибәрдек. Узган ел ярминкәдә шәһәр халкына – 15 тонна, башка кулланучыларга 22 тонна карп балыгы сатканнар инде.

Сүз уңаеннан, әлеге балык безнең халык өчен иң кулай бәядән сатыла: бер килосы – 140 сум һәм ваклап сатуда – 170 сум. Өстәвенә, ул тере килеш сатыла. Карп кешеләргә туклану өчен генә кирәк түгел. Аны кыйммәтле мехлы җәнлекләр азыгы буларак та  сатып алалар. Карп итендә аксым һәм майлар бар, тәме дә тәмле, чит исе дә юк, чөнки Иске Исаково буасында су чиста. Балык рационына югары сортлы бодай, түп (майлы орлыкларның маен сыкканнан калган сыгынты, жмых) һәм башка витаминлы компонентлар керә.

Күптән түгел Эдуард Әхмәтсафин буага  җәй дәвамында биш килограммга кадәр үсә, ә сигез-тугыз килолы булганда кара уылдык бирә торган мәрсиннәр отрядына караган төр балык маймычлары табып җибәрде. Эшмәкәр бу кыйммәтле балык төрен үрчетергә, үстерергә, аннары халыкка сыйфатлы һәм кыйммәтле затлы ризык буларак сатарга планлаштыра. Алар ашауга таләпчән түгел, суда аның төп ризыгы булган планктон күбрәк булсын өчен, буаны ашлап торырга гына кирәк. Сүз уңаенда, мәрсин м аймычларының бер тоннасы балык фермасы башлыгына чама белән ике миллион сумга төшкән.

Киләчәктә Эдуард Әхмәтсафин, читтән сатып алмас өчен, үз буасында личинкалар һәм маймыч үстерергә планлаштыра. Бу финанс чыгымнарын шактый киметергә һәм яхшы матди-техник база булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Эшмәкәр сүзләренә караганда, эшкә яхшы караш белән һәм дөрес якын килгәндә, сезон эчендә 60 тоннага кадәр промысел балыгы үстерергә һәм чыгарырга мөмкин. Ә шул ук вакытта узган атнада фермер Буага Липецк өлкәсеннән махсус транспорт белән китерелгән биш тонна карп маймычы җибәргән. Тиздән коммерсант чираттагы төче су балыкларын сатуга да тәкъдим итә алачак.

Иске Исаково балыкчыларының техник базасы акрынлап яхшыра бара. Грант алганчы ук Эдуард буа территориясенә кадәр электр үткәргән. Боларның барысы да аңа 1 миллион 300 мең сумга төшкән. Җитештерү ихтыяҗлары өчен аз көчле моторлы көймә бар, ул балык тоту вакытында табышка зыян китермәс өчен кирәк. Коммерсант карамагында азык әзерләү һәм карпларны салкын ысул белән ыслау өчен җиһазлар, башка кирәкле җайланмалар бар. Киләчәктә җитештерү блогы төзү һәм балыкчылык ихтыяҗлары өчен тагын бер көймә сатып алу ниятләре бар.

Буа территориясе даими күзәтү астында. Сакчылар һәм берничә овчаркалар да бар. Сулык буенда патрульлек итү өчен автомобиль тулысынча сугышчан әзерлектә тора. Җитәрлек санда һәм кирәкле урыннарда видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Шулай булгач, браконьерларга һәм хулиганнарга көчле киртә куелган.

Биредә су коену да тыелган, чөнки яр буе линиясе моның өчен махсус җиһазланмаган һәм пляжы да, ттатта медицина хезмәткәрләреннән торган коткару хезмәте дә юк.

Товарлыклы балык үрчетү белән беррәттән, биредә тәртипне бик нык күзәтәләр. Территориянең бөтен периметры буйлап акча тотылган чыршылар утыртканнар, бу эш 300 мең сумга төшкән.  Чүп-чарны җыештыру һәм чыгару өчен дә күп акча кирәк булган. Чүплеккә кайчандыр һәвәскәр балыкчылар тарафыннан калдырган бер тонна чүп-чар озатканнар. Кыскасы, биредә экология таләпләрен үтиләр, чисталык һәм тәртип яраталар. Буа янында сарык, бозау һәм йорт куяннары йөри. Яр буенда тавыклар да үзләрен иркен хис итә. Әнә бер песи баласы белән кояшта җылына. Ә суда пар ак аккошлар йөзә...

Рөстәм БАРИЕВ

Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: