Бөгелмә авазы

КҮҢЕЛЕ ҺАМАН УНСИГЕЗДӘ...

Сугыш ветераны Тамара Тюрина 13 июль көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул олуг бәйрәмне туган-тумачалары, балалары һәм дус-ишләре, ахирәтләре әйләнәсендә уздырды. Ветеранны котларга Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров (рәсемдә), "ТНГ-Групп" җәмгыяте генераль директоры Ринат Харисов һ.б. килгән иде. Тамара Тюрина тумышы белән Украинаның Донецк шәһәреннән....

Сугыш ветераны Тамара Тюрина 13 июль көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул олуг бәйрәмне туган-тумачалары, балалары һәм дус-ишләре, ахирәтләре әйләнәсендә уздырды. Ветеранны котларга Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров (рәсемдә), "ТНГ-Групп" җәмгыяте генераль директоры Ринат Харисов һ.б. килгән иде.
Тамара Тюрина тумышы белән Украинаның Донецк шәһәреннән. 16 яше тулган кыз үз теләге белән туган илне фашист илбасарларыннан якларга кит-
кән. Бөек Ватан сугышында ул зенит-артиллерия полкының пулемет расчеты командиры, телефонист булып хезмәт итә. Ватан каршындагы хәрби хезмәте өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм "Жуков" медале белән бүләкләнгән. 1944 елда контузия алып, госпитальгә эләгә. Аннан өенә Донецкига кайта, тик озак тоткарланмый, сугышта очраткан мәхәббәте - Татарстанның Бөгелмә шәһәре егете Петр Тюрин янына китә һәм кияүгә чыга. Шулай итеп, ул Бөгелмәдә яши башлый.
Тамара Тюрина - Бөгелмәдә мәдәният үсешенә зур өлеш керткән зат, танылган мәдәният хезмәткәре. Ул - 18 ел дәвамында Техника йортын җитәкләгән
сәнгатькәр, шушы еллар эчендә күпләрне биюче, җырчы иткән кеше. Гөлсимә Лукашова аның турында: "Тамара ул гомер буена халыкка мәдәният җиткерүче булып торды. Күпләргә тормышта юл күрсәтүче булды. Аның оптимизмы, тормышка булган мәхәббәте, ташып торган энергиясе бүген дә күпләрнең һушын алырлык бит.
Мин аны бер сүз белән "ут" хатын-кыз дип атап йөртәм, аңа чын күңелдән сокланам, юбилее белән тәбриклим", - ди. Ә Валентина Шувалова сүзгә кушылып: "Һәрвакыт яшь булып кала белгән кеше ул Тамара.
Күз салыгыз үзенә, кем аңа 90 яшь бирә?" - дип сөйләп китте.
Әйе, чыннан да, Тамара Петровнаны күргәч, бу сүзләр белән ризалашмый мөмкин түгел. Ул бүгенге көндә дә тик утырмый, "Ветеран" шәһәр клубының
җаны һәм идея бирүчесе булып тора, шәһәр Советы депутаты, ветераннар советы президиумы әгъзасы.
Тамара Тюрина озак яшәү серен эше белән бәйли. "Мин кечкенәдән физик көч куярга өйрәнгән кеше. 10 яшьтән балет белән шөгыльләнә башладым. Го-
мер эчендә бер эштән дә курыкмадым, хәтта таксист булып та эшләгән вакытларым бар иде... Эшләргә яратсаң, картаймыйсың, яшьләр шуны белсен
иде", - дип сөйли ул.
Гаиләсендә Тамара Тюрина - иң кадерле кеше, оныкларының һәм оныкчыкларының яраткан әбисе. Петр Тюрин (оныгы) һәм Арсений Тюрин (оныкчыгы) сүзләренә караганда, аларның әбиләре бик таләпчән һәм шул ук вакытта бик йомшак күңелле икән. Ветеран оныкларын тәмле ризыклар белән
сыйларга ярата. "Бигрәк тә борщны тәмле итеп пешерә ул", - дип сөйлиләр алар.
Тамара Тюрина 90 яшьлек юбилеен соңгысы дип әйтми. Аның күңеле һаман да унсигездә. "Бөгелмә һәм бөгелмәләр өчен эшлисе эшләр күп әле", - ди ул
оптимизм белән.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: