Бөгелмә авазы

Казан – Мәскәү арасы, теплоходта барасы...

1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы билгеләп үтү максатында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан расланган чараларны үтәү йөзеннән, Республика ветераннар советы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә, ветераннар өчен Казан - Мәскәү - Казан маршрутында Идел буйлап теплоходта сәяхәт...

1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы билгеләп үтү максатында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан расланган чараларны үтәү йөзеннән, Республика ветераннар советы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә, ветераннар өчен Казан - Мәскәү - Казан маршрутында Идел буйлап теплоходта сәяхәт оештырды. Круизда катнашучылар арасында һәрбер районнан берәр сугыш ветераны, барлыгы 63 кеше һәм аларга ярдәм итү өчен кадет мәктәпләрендә тәрбияләнүче 10 нчы сыйныф укучылары бар иде (9 нчы һәм 11 нче сыйныфтагылар имтихан бирде ул чорда). Безнең Бөгелмәдән Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Кадыйр улы Раянов һәм кадет мәктәбеннән дүрт укучы барды. Сүз уңаеннан, сугыш ветераннарының иң яшь дигәненә 88 тулып узган булса, арада 91 - 92 яшьлекләр дә күп иде.
Сәяхәтчеләр арасында локаль сугышларда катнашкан элекке офицерлар, пенсионерлар да булып, андыйлар 152 кеше иде. Ә тагын 15 урын шәһәр һәм районнардагы ветераннар советлары рәисләренә бирелгән иде. Шулай итеп миңа да әлеге онытылмас сәяхәттә йөреп кайту насыйп булды һәм бүген мин газета укучыларга шунда күргәннәрем-ишеткәннәрем турында сөйләргә телим.
Камил СОЛТАНОВ,
Бөгелмә шәһәре һәм районы
ветераннар советы рәисе.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Казанда социаль яклау хезмәткәрләре безне машиналарда елга портына китереп куйдылар. Көн салкынча иде, яңгыр да явып тора. "Валерий Чкалов" теплоходында безне капитан А. Белобородов кул астындагы команда каршы алды. Танышканнан соң теплоходта үзеңне ничегрәк тотарга кирәклеге турында инструктаж үткәрделәр, коткару жилетларын кияргә өйрәттеләр. Алар каюталарда һәрбер карават астына әзерләп куелган. 4 катлы теплоходта баскычлар бик текә икән, менә шунда без картларга кадет мәктәбе егетләренең ярдәме бик тиде, гел булыштылар, култыклап кына йөрттеләр.
Безне икенче һәм өченче каттагы каюталарга урнаштырдылар. Алар ике я өч урынлылар иде. Ашханә дә шул ук катта. Дүртенче катта буфет та эшләп
тора, анда минераль су, тәм-том ише нәрсәләр сатып алырга була. Теплоходтагы көн тәртибе белән таныштырдылар. Һәр иртәдә радиогазета эшли, без-
не көн дәвамында булачак чаралар, яңалыклар белән таныштырып торалар. Ә көнебез иртәнге физзарядка ясаудан башлана. Моның өчен барыбызны да, ихтыяри-мәҗбүри дигәндәй, палубага чыгаралар. Күнегүләрне штаттагы махсус белгеч алып бара. Беренче ике көндә кыенрак булды: яңгыр ява, җил исә иде. Аннары һава рәтләнеп китте, хәтта эсселәтеп тә җибәрде. Мине ике урынлы каютаның икенче ярусына урнаштырдылар. Бүлмәдәшем-юлдашым
Актаныш районыннан иде, Бөек Ватан сугышы инвалиды, 1926 елгы Вәсих Юныс улы Шакиров. Гаҗәеп тыныч холыклы, бик тә ачык зиһенле, зирәк кеше
булып чыкты. Фронттан кайткач, бухгалтер булып эшләгән, авылда яшәгән. Карчыгын җирләгән инде, үзенә бер бүлмәле квартир да биргәннәр. Сүз уңаеннан сүз чыгып, менә 40 ел инде авызына бер грамм спиртлы эчемлек капмаганын әйтте. Аның бу сүзенә каршы мин дә уенын-чынын бер итеп: "Минем дә исем китми аңа, ә инде берәрсе сыйлый икән, хуҗаны үпкәләтмәс өчен тоткалап куям", - дип җавап бирдем. Сәяхәтебез тәмамланыр алдыннан гына аның авылларында мулла вазифаларын башкаруы турында да белдем. Ул, сумкасыннан зур блокнот алып, юл уңаеннан күргәннәрен, көндәлек кызыклы вакыйгаларны теркәп барды. Мин исә, бик кызыксам да, моны эшли алмадым...
Безне теплоходның маршрут буйлап хәрәкәт расписаниесе белән дә таныштырдылар. Ул шундый итеп төзелгән иде, без Мәскәүгә барышлый - вак шәһәрләрдә, ә юл уңаендагы зур шәһәрләрдә кайтышлый тукталачакбыз икән.
Казаннан кузгалып киткәннән соң беренче тукталышыбыз Городищево дип атала торган әллә ни зур булмаган борынгы бер шәһәрдә иде. Кайчандыр крепость - ныгытма булган, кремле, кызыл кирпеч коймалары да бар. Тора-бара болар төп әһәмиятен югалтып, хәзер инде тарихи һәйкәлгә әйләнеп калган.
Сәяхәтебез вакытында без күршем белән гел Идел ярларын күзәтеп бардык. Аның бер як яры бик текә булып, өсте урманнар белән капланган. Каюта тәрәзәсеннән караганда, җирнең өсте авышып торган кебек. Ә елганың көньяк яры сөзәгрәк, торак пунктлар, дачалар да әледән-әле күренеп кала. Идел ярлары төзек, бигрәк тә Мәскәүгә якынлашканда тәртип нык сизелә, бетон плитәләр белән тышлап, ямьләндерелгән. Ирексездән, күпме көч, күпме ак-
ча, күпме хезмәт салынган дип уйлап куясың...
Безнең өчен Чабаксар сусаклагычындагы шлюзлар аша узу да кызыклы булды. Башта теплоходны 10 метрга күтәрделәр, аннары икенче сусаклагычка күчерү өчен - тагын 5 - 8әр метрга... Шунысына да игътибар иттек, шлюзларда берьюлы өчәр, кайвакытта аннан да артыграк сандагы теплоходны күтәртәләр икән, экономия максатыннандыр инде.
Беренче көннәрдә болытлы, яңгырлы вакытта Идел бик кырыс сыман күренсә дә, иртә таңда, кояш чыккан чакларда, су өстендә нурлар биешкәндә
искиткеч матур, зур бер шома көзгедәге кебек тоела. Яр буенда ялгыз балыкчылар күп, ә көймәләрдә берәүне дә күрмәдек, балыкларның уылдык
чәчкән вакытларында тиешле режим сакланадыр, күрәмсең. Кайбер урыннарда без аңлап та бетермәгән кисәтү билгеләре дә очрый. Бервакыт мин төнлә
белән палубага чыктым. Алга караган булам, күзгә төртсәң, берни күренми - дөм караңгы. Биек мачта башында гына гади бер электр лампочкасы
яна. Үзем элек паровоз, тепловоз машинисты булып эшләгән кеше буларак, мондый коточкыч караңгылык бик тә шомлы, хәтта куркыныч булып тоелды -
кая йөзәбез икән соң без? Капитан бүлмәсенә күтәрелдем, андагы берәүдән (штурман булса кирәк) сорыйм: "Берни күренми бит, без кая таба йөзәбез соң?" Ә ул: "Без төнге күзәтү приборы аша карап барабыз, әнә хәтта яр буенда утырган балыкчыларга кадәр күренә. Борчылма, бабай, тынычлап ятып йокла", - ди.
Мәскәүгә якынлашып килгәндә Идел ярының бер урынында, агачтан эшләнгән булса кирәк, эре-эре саннар белән "1932 - 1937 еллар" дип язылган зур тәре күрдек. Бу тирәдә каналлар төзегәндә бик күпләр башларын салган икән...
Ә тагын истә аеруча уелып калган фактлардан Түбән Новгород тирәсендә Идел тиклем Идел аша сузылган асылмалы күпер-басма булды. Анда хәтта хәрәкәт итүче кешеләрне дә күзәтергә мөмкин иде.
Гомумән алганда, күзәтүләребездән чыгып, Иделдә йөк ташу эше сүлпән икән дигән нәтиҗәгә килдек без. Сирәк кенә экскурсия теплоходлары, ком төягән баржалар очрый, бер тапкыр каен утыны төягән баржа күрдек. Икенче тукталыш Ярославль өлкәсендәге "Мышкин" пристане булды. Нибары 6 меңләп
кеше яши торган, элек шәһәр булган торак пункт икән ул. Әмма биредә шулкадәр тормыш кайный: пристаньнең үзендә генә базар эшли, рәхәтләнеп сату
итәләр, бигрәк тә сувенирлар күп. Җәяүле экскурсия уздыралар. Җәмгыять үсешенең бу дәверендә биредә бернинди промышленность предприятиесе дә эшләми, әмма яшәү дәвам итә. Сугышта һәлак булган якташлары хөрмәтенә һәйкәл бастырганнар, Мәңгелек ут яна. Татарстан ветераннары исеменнән без дә Мәңгелек ут янына венок салдык. Җирле халык һәм җитәкчелек белән бер-беребезне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлаштык. Митингта каршы алучылар ягыннан - җирле хакимият башлыгы, ә безнең делегация исеменнән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Э.Н. Нигъмәтҗанова чыгыш ясадылар.
Тантанадан соң безнең өчен махсус экскурсия оештырдылар. Менә үзеңдәге байлыкны күрсәтергә өйрәнер җир кайда икән ул! Иң беренче эш итеп, сугыш чорындагы колхоз идарәсенә "алып бардылар". Чын экспонатлар туплап, менә дигән музей эшләгәннәр, һәрбер әйберсе - яшь чактан ук хәтергә уелып калган, безнең күңелне сулкылдатып ала торган таныш нәрсәләр. Мисал өчен, керосин лампасы, колхоз рәисе киеп йөри торган "кожанка" - күн плащ, бригада исеме һәм бригада членнарының исемлеге язылган стенд... Шуның ише, беренче карашка гади генә тоелган нәрсәләрне туплап, колхоз тарихын ачканнар да биргәннәр. Кешеләр кызыксынып карый торган менә дигән музей булган.
Аннары безгә тагын "Җитен" музеен күрсәттеләр. Шушы ук колхоз үстерү белән шөгыльләнгән аны. Орлыгыннан алып, чәчү чорыннан башлап, үстерү,
тәрбияләү, урып-җыю, эшкәртү, тукыма итеп әзерләү процессларын, аннан теккән күлмәк-ыштаннарга кадәр күрсәттеләр. Үзе бер аерым тема.
Ә тагын Мышкинның төбәк музеенда булдык без. Торак пунктның атамасы да шуннан киткәндер, мөгаен. Бу - борынгы бер купецның үз заманында Идел ярына китереп салган тегермәне корылмасы. Вакыты өчен бик тә куәтле һәм шул чор стандартларына туры китереп он тарта торган агач тегермән булган ул. Күп ветераннарга биредәге нәрсәләр дә шактый таныш. Конструкция - элекке, эшне оештыру тәртибе дә безнең буын кешеләре өчен ят түгел. Бина почмакларында тычкан-күсе кебек җәнлекләр карачкылары тора. Экскурсовод безне кисәтеп куйды: "Кул белән кагылмагыз, аларның тешләшә торган гадәте бар", - ди. Шулай дисә дә, арада беребезнең кызыксынуы көчле булды ахрысы, кулы белән сыйпап кына караган иде, шундук кычкырып куйды.
Ничек аңа башлары җиткәндер, әмма, минем аңлавымча, моны экскурсияләр вакытында тәэсирлерәк булсын дип, кызык өчен махсус эшләгәннәр булса
кирәк.
Тегермәннән безне Идел ярына алып чыктылар. Искиткеч матур манзара ачыла! Шунда әлеге җирләрдә булып узган тарихи вакыйгалар турында сөйләделәр. Экскурсия маршруты менә шулай төзелгән иде. Кыскасы, туристлар ярдәмендә акча эшләү җаен тапканнар, эшне яхшы ук шома итеп көйләп тә
җибәргәннәр.
/Ахыры бар/.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: