Бөгелмә авазы

Казан – Мәскәү арасы, теплоходта барасы...

/Ахыры. Башы газетаның 57 нче санында/. Тагын бер тукталышыбыз турында сөйләми үтә алмыйм. Яшь шәһәрләрнең берсе - фәнни-гыйльми үзәк саналган Дубнада булды анысы. Ул урман эчен- дә, искиткеч матур урында урнашкан. Елга яры буйларына асфальт түшәлгән, урамнарда да тәртип. Физиклар шәһәрчегенең һәм атом-төш физикасы инсти- тутының тарихы белән таныштырдылар. Музейда...

/Ахыры. Башы газетаның 57 нче санында/.
Тагын бер тукталышыбыз турында сөйләми үтә алмыйм. Яшь шәһәрләрнең берсе - фәнни-гыйльми үзәк саналган Дубнада булды анысы. Ул урман эчен-
дә, искиткеч матур урында урнашкан. Елга яры буйларына асфальт түшәлгән, урамнарда да тәртип. Физиклар шәһәрчегенең һәм атом-төш физикасы инсти-
тутының тарихы белән таныштырдылар. Музейда Советлар Союзы заманындагы галимнәрнең документлары, фотосурәтләре куелган. Аларның тормыш
һәм эш дәверләрендәге эпизодлар, Сталин һәм Берия белән очрашулары турында мәгълүмат белдек; сазлыклы урында ничек итеп шәһәр һәм мөһим
институт төзеп куюлары турында да сөйләделәр безгә. Миңа бу шәһәр бик үзенчәлекле булып тоелды. Киң тротуарлардан атлап йөрү дә ошады. Урамнар-
да машиналарның бик аз булуы да игътибарны җәлеп итми кала алмый - күбрәк велосипедта йөриләр, аерым-аерым да, гаиләләре белән дә узалар.
Тротуарларның ике ягында да велосипедлар тезеп куелган, саны берничә йөзгә җитәдер, мөгаен. Институт бинасы янында без нибары бер җиңел маши-
на туктап торганны күрдек. Ә велосипедлылар килеп туктыйлар, шунда калдыралар, номертамга алалар һәм бинага кереп китәләр.
Ә тагын бу шәһәр урамнарында тәмәке тартучыларны күрмәдек без. Шуңадырмы, тукталыштан ерак түгел бер егетнең тәмәке көйрәтеп торганы шунда ук күзгә ташланды, янына барып җиткәч: "Бу шәһәрдә тәмәке тартучы беренче кешене күрәм", - диюемә каршы ул: "Киләсе елга килүемдә тәмәкене ташлаган булачакмын", - дип куйды. Менә шулай итеп, Фән шәһәре тартмаучылар һәм велосипедлылар шәһәре дә булып чыкты. Елга вокзалына яр буйлап җәяүләп кайттык. Кояш баеп килә, искиткеч матур манзара. Төзүчеләр, бу шәһәргә нигез салганда, бар ягын да исәпкә алган булганнар, күрәмсең.
Менә без Мәскәү елга портына килеп җиттек. Теплоход радиосы аша безгә причалга парад формаларны киеп чыгарга дигән команда бирелде, үзебез
белән ашханәдә алдан биреп куелган "коры паек"ны - бер шешә су, бер банан һәм бер кечкенә булканы алырга куштылар.
Безне Мәскәүдә Татарстан вәкиле каршы алды. Өч автобуска төялеп, туры Кызыл Мәйданга киттек. Анда безне мәйданның үзенә кадәр үк диярлек алып керделәр - алдан килешенеп куелган булган, күрәмсең. Кремль стенасы яныннан узып, В.И. Ленин мавзолеенда булдык. Минем бу мавзолейда элек тә
булганым бар иде, хәтта өч мәртәбә. Хәзер ремонттан соң үзгәрешләр бар икән, керү юлын да башка яктан ясаганнар. Совет чоры юлбашчысының гәүдәсе дә, йөзе дә, яңа гына кырынып-төзәтенеп куйган кешенеке кебек, сафланып киткән иде. Хәтта матуррак та булып күренде ул миңа.
Мавзолейдан чыккач, түшләрендә орден-медаль тулы ветераннар һәм алар янәшәсендә шулай ук парад формалары кигән төз сынлы кадетлар Кызыл Мәй-
дан буйлап уздык. Шул вакытта безгә: "Привет татарстанцам!", "Молодцы, татарстанцы!" - дип кычкырып, кул болгаучылар күп булды. Негрлар, кытайлар, вьетнамнар кул кысып уздылар, безнең белән фотога төшүчеләр дә булды. Бу мизгелләрдә Татарстаныбыз өчен зур горурлану кичердек. Чыннан да, безгә
кадәр берәү дә ветераннарын хөрмәтләп, мондый сәяхәт оештырмаган булып чыкты. Шул сафыбыз белән Александров бакчасына үттек, Билгесез солдат
каберенә чәчәк куйдык, аннары Манеж мәйданына - Георгий Жуков һәйкәле янына бардык, анда да венок салдык. Безне һәр җирдә тоткарлыксыз уздырып тордылар. Жуковның һәйкәле аның сугыштан соң ат өстендә Җиңү парады кабул иткән кыяфәтенә охшатып эшләнгән икән, карашы еракка төбәлгән...
Кызыл Мәйдан да мин белгән мәйдан түгел инде - нык үзгәргән. Армиядә хезмәт иткән чорда Александров бакчасында иркенләп йөри торган идек, хәзер металл капкалар, коймалар куелган. Гомумән, Кремль тирәсендәге үзгәрешләр әйтеп бетергесез. Икенче көнне иртәнге сәгать 9да без парад киемнәрен-
нән тагын сафта тора идек инде. Элекке көндәгечә, шулай ук өч автобуска төялеп, Мәскәүнең көньяк өлешенә таба юнәлдек. Анда "Зябликово" дигән яңа районда татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл куйганнар икән. Безне Татарстанның Мәскәүдәге вәкиле, район җитәкчеләре, шул районның ветераннар оешмасы рәисе каршы алдылар. Ике як та сәламләшеп, рәсми аралашканнан соң район җитәкчесе дә, безнең төркем җитәкчесе дә
һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.
Аннары безне шәһәрнең иске өлешенә алып киттеләр. Юл уңаеннан шунысы күзгә ташланып тора - анда чирәм газоннары юк, тоташ юллар гына: ашиналар
бишәр рәт булып хәрәкәт итә. Безне Мәскәү татарларының мәдәни үзәге булган Әхмәдуллаев йортына алып килделәр. Аны азәрбайҗан миллионеры
төзетеп, башкаланың мөселманнар җәмгыятенә бүләк иткән. Бина каршында татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелган. Татарстан ветераннары исеменнән без бөек шагыйрь һәйкәле каршында баш иеп, чәчәкләр куйдык. Шуннан соң Әхмәдуллаев йортына кердек. Бик зур бина, өченче катта - утырышлар залы.
Мәскәүдәге татар диаспорасы вәкилләре белән очрашуыбыз шунда үтте. Оешма җитәкчесе Мәскәү татарларының тормышы, ни белән шөгыльләнүләре ту-
рында сөйләде, ә аннан соң чыгыш ясаган Мәскәү ветераннар советы рәисе урынбасары, генерал-полковник Акчурин (танылган доктор Ренат Акчуринның туганы) барыбызны да Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде. Тумышы белән Азнакайдан булган өч орден кавалеры - 35 яшьләр чамасындагы ир-егетнең чыгышы да истә калырлык җылы-тәэсирле булды. Аннары безгә бик матур концерт күрсәттеләр. Чара төгәлләнгәч, чыгу юлында һәрберебезгә "Слово солдата Победы" һәм "Они ковали орудие Победы" дигән китаплар бүләк иттеләр.
Аннары без "Поклонная" тавына юнәлдек. Автобуслар, җиңел машиналар бик күп иде, 114,8 метрлы стела янына кадәр шактый гына араны җәяүләп узар-
га туры килде. Бу тирәдәге дулкынландыргыч вакыйгаларны аңлатып кына бирә торган түгел, үз күзләрең белән күрү, күңелең белән кичерү кирәк. Төп панорама каршындагы Мәңгелек ут янына уздык, Татарстан халкы һәм ветераннары исеменнән венок куйдык. Шулвакыт яңгыр ява башлады, автобусларыбызга кадәр барып җиткәнче, шактый ук чыланырга туры килде.
Моннан инде безне туры елга портына, үзебезнең "Валерий Чкалов" теплоходына кайтардылар. Шуның белән Мәскәү буйлап экскурсиябез тәмам булды,
без Казанга юл тоттык. Кайтыр юлда инде Ярославль, Кострома, Түбән Новгород шәһәрләрендә тукталдык, экскурсияләрдә йөрдек. Ярославльдә җәяүле экскурсия уздырдылар, әллә ни ерак бара алмадык, әмма шул кыска арада да безне анда яшәүче татар диаспорасы вәкилләре хөрмәтләп каршы алды. 2 меңләп татар яши икән ул шәһәрдә. Дагыстан вәкилләре бик күп. Шәһәр уртасында Дагыстан егете - очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, дошман самолётларын бәреп төшерүдә батырлыклар күрсәткән Солтан Әхмәтвәлиевка һәйкәл куелган. Дагыстаннарның биредә күпләп яшәвенә шушы хәл дә йогынты ясамый калмагандыр, мөгаен. Мәчеттә дә булдык, аның имамы да дагыстанлы икән. Улы һәм ярдәмчесе белән каршы алды ул безне. Киләчәккә планнары белән дә уртаклаштылар, тагын бер мәчет төзергә ниятләре булуын әйттеләр.
Костромада безне автобус белән йөрттеләр. Яшеллеккә күмелеп утыра торган бик матур шәһәр икән. Идел елгасы шәһәр уртасыннан ага булса кирәк, без
ике тапкыр күпер аша уздык. Борынгы тарихи һәм заманча төзелгән йортлар аралашып урнашкан.
Түбән Новгородта экскурсия бик саллы булды. Безне шәһәр хакимияте һәм татарларның "Региональ мәдәни автономия" рәисе Рамил Салихҗанов каршы алдылар. Биек тау башына урнашкан Кремльдә булдык. Хөкүмәт учреждениеләре барысы да шунда урнашкан икән. Музее да бар, чиркәү дә. Янәшәдә генә герой якташлары Валерий Чкаловка һәйкәл куелган. Биредә бер тарихи белешмә бик кызыклы тоелды. Россия патшасы бу шәһәрдә ике тапкыр булган һәм аны бер дә ошатмаган. Төзелеш-корылмаларга мөнәсәбәттә 80 (!) кисәтүтәкъдим ясаган диләр, кимчелекләрне кичекмәстән төзәтүне таләп иткән. Аның фәрманы, билгеле, үтәлгән.
Кремльне һәм тарихи биналарны карап чыккач, Идел ярына төштек. Җирле халык "стрелка" дип йөртә торган ул урында сугышта һәлак булганнар истә-
легенә Мәңгелек ут яна. Татарстан ветераннары исеменнән венок һәм чәчәкләр куйдык. Шулай итеп, сәяхәтебез дәвамында без дәһшәтле сугыш ел-
ларында Ватан азатлыгы өчен канлы бәрелешләрдә башын салганнар хөрмәтенә барлыгы 8 венок куйдык, чәчәкләр салдык, һәйкәлләр каршында, Мәңгелек ут янында, каһарманнарны искә алып, тын калып, баш идек...
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган әлеге сәяхәт турында хатирәләр гомер буе истә калырлык матур булды.
Сүз соңында бу чарага хәер-фатихасын биргән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт белдерәсе килә. Круизда катнаш-
кан ветераннарның күбесенә моннан соң әлегедәй хөрмәтле сәяхәтләр күрү насыйп та булмастыр мөгаен, чөнки, әйткәнемчә, алар 88 - 92 яшьлек ветераннар бит инде...
Бу күркәм чарага кадет мәктәпләре укучыларын җәлеп итү дә бик отышлы. Бердән, алар ветеран әби-бабайларны җитәкләп кенә йөрттеләр, һәр адымда бу
лышып тордылар: автобусларга, теплоходта да баскычлардан атлап менү-төшү вакытларында нык ярдәм иттеләр; кичке якларда менә дигән концертлар
күрсәттеләр, һәрчак янәшәдә булдылар. Икенчедән, яшь буын вәкилләренең үзләре өчен дә менә дигән патриотик тәрбия мәктәбе булды ул сәяхәт.
Россиянең "Алтын балдагы" буйлап та уздык без. Сүз дә юк, бик матур күренешләр, табигате искиткеч. Әмма безнең Бөгелмәгә җитми инде. Шундый
ук яшеллек, ул шәһәрләрдән аермалы буларак, бездә урамнар төп-төз, аларда чәчәкләр күп, йортлар яңа, кыскасы - Бөгелмә матуррак. Тик безгә читләрдән өйрәнер нәрсәләр дә байтак: мәсәлән, Дубнадагы кебек велосипедка күчү, тәмәке тартудан ваз кичү йолаларын кертәсе иде.
Бездә бит "ТатНИПИнефть", "ТНГ-Групп", Бөгелмә механика заводы кебек зур предприятие-оешмалар тирәсендә машинаның иге-чиге юк, ерып узмалы түгел. Шулай ук читтән килүчеләр өчен шәһәр буйлап экскурсияләр оештыру да ярар иде. Хәер, экскурсияләрдән үзебезнең җирле халык та баш тартмастыр шәт. Тарихка күз салсак, безнең шәһәр тарихи вакыйгаларга искиткеч бай, ләбаса. Истәлекле урыннар саны да Казан тикле Казандагыдан нибары 3 кенә берәмлеккә ким ич!
"Мәңгелек ут" мемориалы янында һәйкәлләр, Мәңгелек ут, шәһәр тарихы турында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин, чөнки бер шушы җирлектә генә дә 9 (!) һәйкәл бар!
Гражданнар сугышы чорында коточкыч авырлыклар кичкән, иң күп зыян күргән, югалтуларга дучар ителгән шәһәр дә бит әле ул Бөгелмә. Якын-тирә төбәкләрдә, безнең балалар паркы территориясендәге кебек, 87 корбан берьюлы җирләнгән туганнар каберлеге кайда бар әле тагын?! Яисә Бөек Ватан сугышы елларында шәһәребездә эшләгән госпитальдә яраларыннан үлгән 54 кеше җирләнгән иске зират тагын?! Боларны барлап, барысын да эзлекле итеп сөйләп бирү өчен материал итеп әзерләп, оештырырга гына кала. Соколка тавына - быел Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә паркка нигез салынган җиргә күтәрелеп карагыз - орденлы шәһәребез уч төбендәгедәй күренә. Күренеп торган шул кыйммәтләрне, рухи һәм матди байлыкларны күрсәтә,
алар өчен горурлык хисләре уянырлык итеп сөйли белергә кирәк. Кешеләр, шул исәптән яшьләр һәм балалар да туган шәһәрен ныграк ярата башлаячакла-
рына ышанычым чиксез минем...
Камил СОЛТАНОВ.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: