Бөгелмә авазы

Калган аның бу җиһанда хезмәтеннән зур өлеш...

Татар халкының яраткан язучысы Мөхәммәт ага Мәһдиевнең "Кеше китә - җыры кала" дигән сүзләре нәкъ менә Исмәгыйль ага Әхмәдиев һәм аның әсәре турында әйтелгән диярсең, автор үзенең бабасының язмышын якты "җыр" итеп язып калдырган. Сүз аның 2012 елда "Ихлас" нәшриятында басылып чыккан "Әхмәди солдат" дигән китабы хакында бара. 29 гыйнвар...

Реклама

Татар халкының яраткан язучысы Мөхәммәт ага Мәһдиевнең "Кеше китә - җыры кала" дигән сүзләре нәкъ менә Исмәгыйль ага Әхмәдиев һәм аның әсәре турында әйтелгән диярсең, автор үзенең бабасының язмышын якты "җыр" итеп язып калдырган. Сүз аның 2012 елда "Ихлас" нәшриятында басылып чыккан "Әхмәди солдат" дигән китабы хакында бара. 29 гыйнвар көнне үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә бу китапны тәкъдир итү кичәсе узды.

Айсылу НУРЕТДИНОВА,
үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире.
Исмәгыйль Хаҗиәхмәт улы
Әхмәдиев 1908 елның 15 февралендә Чыршылы авылында, крестьян гаиләсендә туа.
9 яшьлек Исмәгыйль 1917 елда
укырга керешә, Маһруй абыстайда әлифба, дин кагыйдә-ләре, Коръән, пәйгамбәрләр тарихы өйрәнә. Дәресләр га-рәп, фарсы, төрек һәм татар телләрендә аралаш уза торган була. 1919 елда яңача уку тәртибе кертелә, балаларга арифметика, география һәм рус теле кебек фәннәр дә укытыла башлый.
1920 елларда үзгәрешләр чоры башлангач, Исмәгыйль Хаҗиәхмәт улын, яхшы укыганга күрә, авыл Советына эшкә алалар. Халык өстенә төшкән акча һәм икмәк салымнарын, хуҗалыкларның тормыш хәле-нә карап, тигез бүлү, түләтү комиссиясе эшендә катнаша. Ике ай Куак авылында укып кайта, ипи-тозлык русча да белә.
Башлангыч класслар өчен укытучылар әзерләү курсы ачылганын ишеткәч, Исмә-гыйльдә бик көчле уку теләге уяна. Әтисе башта бу хәлгә ризасызлык белдерә, чөнки аны улы диненнән язар, комсомол булыр дигән шик куркыта. Хәтта ул Исмәгыйльгә шәһәргә китәрбез дигән фикерне дә әйтә. Ләкин Исмәгыйль: "Китмибез, безнең ризык шушында, авылда", - ди. Барый хәзрәт ярдәмендә ул укырга барырга рөхсәт алуга ирешә. Шулай итеп, егет Бөгелмә педагогия училищесында белем ала һәм Шөгер районы, Урдалы авылында хезмәт юлын укытучы булып башлап җибәрә.
1941 ел, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы... Исмәгыйль Хаҗиәхмәт улын сугышка алалар. Өендә аның берсеннән- берсе кече өч баласы белән сөекле хатыны кала. Бу чорда Саимәсенең йөрәк астында исә тагын бер сабый дөньяга аваз салырга үзенең вакытын көтә торган була. Саимә апа балаларның берсенә дә ачтан үләргә юл куймый, көнне төнгә ялгап эшли, сыер асрый.
Исмәгыйль ага 1941 - 1945 елларда Заполярьеда хезмәт итә. Берничә медаль белән бүләкләнә. Сугыштан кайткач, шәһәр мәгариф идарәсенә барып, укытучы итеп эшкә алуларын сорый. Бер хатын-кызны эшеннән азат итеп, аның урынына сине куябыз, диләр. Әмма фронтовик: "Мин кешене икмәксез калдыра алмыйм, башка җиргә билгеләгез", - дип, баш тарта. Шулай итеп, ике ел ул Югары Чыршылы мәктәбендә эшли, аннары Чыршылы мәктәбендә урын бушап, хезмәт юлын шунда дәвам итә һәм пенсиягә чыкканчы, 1968 елга кадәр шунда эшли.
Исмәгыйль ага 1987 елның 14 октябрендә вафат була. Авылдашлары аны бары тик яхшы яктан гына искә алалар. Ул - 9 бала атасы, күркәм һәм йомшак холыклы, үз сүзен ашыкмыйча аңлатып бирә белүче тирән белемле укытучы, киң күңелле, кешеләргә карата ихтирамлы зат булып исләрендә калган. Ә менә аның табигатькә һәм матурлыкка гашыйк зат икәнлеге, язу сәләте күпләр өчен зур яңалык булды, ди балалары.
Табигатьне, тормышны сөю-ен, кабатланмас яшьлек елларын сагынуларын хыялый күңелле Исмәгыйль ага шигырь юлларына сала торган булган. Ул кеше гомеренең җир йөзендә яшәргә Аллаһы Тәгалә тарафыннан шулай яралтылганын тирәнтен аңлый. Көзен шиңгән чәчкәләр язын тагын чәчкә атсалар да, быелгы чәчкәнең былтыргы ук чәчкә түгеллеген, быелгы чәчкә былтыргы чәчкәнең нәсел дәвамчысы гына икәнен аңлый, кеше буыннары алмашынуын да шул чәчәкләргә тиңли һәм шигъри юллар белән әйтеп бирә:
Чәчәкләр дә
нәселен саклап бара,
Көзен шиңсә, язын яңара.
Җир өстенә
яңа язлар килә,
Яңа чәчәк җилдә тирбәлә.
Мин дә нәселемне
бирәм буыныма,
Алар барыр җырым
кабатлап.
Нәсәбеңне, улым,
син онытма!
Җирдә яшә
безне олылап!..

Менә шушы шигырендәге васыятенә үзе тугры булып, автор бабасы - Әхмәди карт язмышы турында шактый күләмле әдәби-документаль әсәр иҗат итеп калдырган. Әхмәди бабайның бертуган абыйсы Ситдыйк урынына 25 елга патша армиясенә солдатка җибәрелүе, ничек хезмәт итүе, әти-әнисен, туган ягын сагынуга түзә алмыйча, аннан качып кайтуы хакында тәфсилләп сөйли. Әсәрдә татар халкының эшчән һәм уңганлыгы да, ата-аналарга карата балаларның мәрхәмәтле булырга тиешлеге дә, халкыбызның матур гореф-гадәтләре, туган якның гүзәллеге дә киң яктыртылган. Шул ук вакытта милләтебезгә чир булып ябышкан тискәре галәмәтләрне дә күрә алабыз.
Китапны укыганда, укучыга Әхмәди солдат белән бергә төнге кара урманнарда, бүреләрдән куркып, агач башында кунарга да, җәйге челләдә сусыз әлсерәп йөрергә дә, эзәрлекләп килүчеләрдән качып, авызга курай кабып суга чумып торырга да, болында утлап йөргән атка атланып, елга кичәргә дә туры килә...
Очрашуда китап авторының кызлары Флера һәм Люция ханымнар да катнашты. Сүз уңаеннан, Исмәгыйль Әхмә-диев гаиләсендә үскән 9 ба-ланың бүгенгесе көндә 8е исән, аларның 4се Бөгелмәдә гомер итә икән. Флера апа китапны бастырып чыгаруда күп көч куйган күренекле галим Рәсим Хә-бибуллага рәхмәтле булуларын, китапларны сатып, туган авыллары Чыршылыдагы чишмәне төзекләндерергә теләүләре турында да әйтеп узды.
Әгәр калса бу җиһанда
Хезмәтемнән бер өлеш:
"Шатмын", - дип
әйтер идем
Каберемдә яткан килеш.

Бу юлларны язган Исмә-гыйль ага Әхмәдиевнең рухы шат булсын иде, чөнки аның әлеге юлларын бераз гына үзгәртеп, "калган аның бу җиһанда хезмәтеннән зур өлеш" дип әйтергә тулы нигез бар: гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган мөгаллим-остаз, гаиләсендә 9 бала үстергән әти, үзеннән соң күпләр өчен үрнәк булырлык хезмәт калдырган мөхтәрәм зат... Ата - улны, ана кызны белмәгән бу заманда нәсел шәҗәрәсенең төп буыннарыннан берсе хакында күләмле әсәр язып калдыруы, үзеннән соңгы дәвамчыларының аны кадерләп-олылап китап итеп чыгаруы, туган як табигатен саклауга өлеш кертергә омтылулары - боларның барысы да соклангыч гамәл түгелмени?!
Рәсемдә: "Әхмәди солдат" китабын тәкъдир итү чарасында катнашучылардан бер төркем. Алда утыручылар: (сулдан) авторның кызлары Люция һәм Флера ханымнар, моңсарлы Әнәс Назыймов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: