Бөгелмә авазы

Ир канаты ат булыр

Телефоннан шылтыратып, очрашу турында сөйләшкән чакта: "26 сентябрь көнне Арча районы Яңа Кырлай авылында ат чабышлары узачак, шундагы ярышларга әзерләнәбез, юлга чыгарга җыенабыз. Якшәмбе көнне генә фермада булачакбыз, шунда килерсең", - дип, күрешергә килештек. Сүзем 2010 елда татар атларын саклап калу, үрчетү максатыннан фермерлык эше белән шөгыльләнә башлаган Фәрид Мәсәбих...

- Фәрид әфәнде, атлар белән ныклап торып кызыксына башлавыгыз кайчаннан? Аңа этәргеч булган сәбәпләрне әйтә аласызмы?
- Атлар белән кызыксыну татар халкына хас инде ул. Юкка гына борынгылар: "Ир канаты ат булыр", - димәгәннәр шул. Әлбәттә, узган гасыр ахырында, яңа йөз еллыкка кергән чорда җәмгыятебездә зур үзгәрешләр булды. Ир егетләр күбрәк өстенлекне "тимер атларга" бирә башлады. Шулай итеп, тере атларның тарих битләрендә генә калу куркынычы бермә-бер артты. Бигрәк тә мине татар атлары нәселенең юкка чыгуы нык борчыды. Үз вакытында җиһанны тетрәтеп торган гаскәр ияләрен күчереп йөрткән атларның юкка чыгуы белән килешәсе килмәде. Шуңа күрә 2010 елда үзебезнең республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә татар атларын үрчетү эшен башлап җибәрдек.
- "Гаскәр ияләрен күчереп йөрткән атлар" дигәндә кайсы чорны күздә тотасыз?
- Чыңгыз хан гаскәре дошманнарын үзенең мобиль, ягъни кыска вакыт эчендә ерак араларны бик тиз үтә алуы, капыл пәйда булуы белән куркуга салган. Ул вакытта төп хәрәкәт чыганагы булып, әлбәттә, атлар торган. Атларның да менә без сөйләгән - татар атлары. Алар үзләренең чыдам, ашау-эчүгә талымсыз булуы белән аерылып тора. Шуңа күрә ерак араларга чапканда нәкъ менә шулардан файдаланганнар да инде. Бөтен җиһанны тетрәткән Чыңгыз хан гаскәре, аннан соң Алтын Урда дәүләтенең кавалериясен шушы токым атлар тәшкил иткән. Яугирләр ирешкән җиңүләрдә аларның роле искиткеч зур бит. Шуңа күрә мондый токымның юкка чыгуына юл куймаска кирәк. Аннан соң миңа илебез территориясендә, чит илләрдә шактый гына йөрергә туры килә. Шул күзгә ташлана: төрле җирдә яшәгән милләт вәкилләре үзләренең атамасы булган нәселле атларны булдыру, саклап калу эшенә керешкән, һәрхәлдә, шуның өчен тырыша. Әлеге нисбәттән караганда, без бераз соңардык, әмма селекция эшен фәнни нигездә башкарып, татар атларын саклап кала алырбыз дип ышанам. Бу эшкә инде бүген ныклап торып керештек дип тә әйтергә була.
- Юлда килгәндә ат көтүенә тап булдык, ялгышмасам, анда йөзләгән баш?..
- Әйе, атларның баш санын акрынлап арттырабыз. Әлеге эшкә керешкән мәлдә башта - ике татар аты, аннан - унау, тора-бара егерме булды, бүген инде йөздән артык...
- Ат саны арткан саен мәшәкатьләр дә арта дигән сүз...
- Анысы бар инде. Әмма, алда әйткәнемчә, әлеге нәсел атлары кыш көне дә кар астыннан азыкны үзләре табып тукланырга сәләтле. Әлбәттә, кышка азык әзерләмибез дигән сүз түгел бу, әзерлибез. Ат солысыз тормый бит инде, печәне, саламы кирәк дигәндәй. Язын чәчәбез, көзен инде җыеп алдык, ферма янына өеп урнаштырдык. Атлар, әйткәнемчә, көтүлектә кышын да йөриләр. Экономик яктан караганда, бик файдалы дияр идем.
- Мондый атлар белән кызыксынучылар бармы? Сатып алырга сорап киләләрме?
- Татар атлары турында мәгълүмат инде тарала бара. Телефоннан шылтыраталар, киләләр, карыйлар, сатарга сорап килүчеләр дә арта бара. Менә әле күптән түгел Казакъстаннан килеп алдылар.
- Сер булмаса, ат бәяләре нинди бүген?
- Сер түгел. Бүгенге көндә бия бәясе 70 мең сумнан да ким түгел инде...
- Сезнең фермада кеше өзелми икән...
- Әйе, атларны үрчетеп кенә, фермада тотып кына булмый бит әле ул. Аларны кешеләр дә күрергә, кызыксынырга тиеш. Бигрәк тә балалар өчен кызыклы биредә. Безгә Мәскәүдән, Омскидан киләләр, Самара өлкәсе якын бит инде, аннан да еш киләләр. Үзегез күреп торасыз, атка атланып, бер урап килгән бала гомерендә дә әлеге мизгелне онытмаячак. Компьютер каршында утырганчы, табигать кочагында, ат өстендә вакыт үткәрү күпкә файдалырак, минемчә.
- Агротуризм була инде ягъни?..
- Авыл туризмы турында күп сөйлиләр анысы. Чыннан да, кирәкле нәрсәләр болар. Аның икенче ягы да бар бит әле. Гадәттә, татарның тамыры - авылда, дибез. Шулай бит. Шулай икән, авыллар бетмәсен өчен дә тырышырга кирәк. Авыллар яшәсә, татар да яши дигән сүз бит инде бу. Шуңа күрә ул якны да истә тотып эшлибез. Күреп торасыз, элмә такталар, нигездә, татар телендә язылган. Бирегә килгән балалар, яшьләр күңелендә алары да сакланачак бит әле аның. Өстәвенә, балалар үзләренә киләчәктә кем булырга дигән бик мөһим сорауга да җавап таба алачак, авылда калачак.
Бүрәнәләрдән бурап, агач йорт салдык, бусы татар йорты була инде, планда казакъ, башкорт тирмәләрен кую идеясе бар. Биредәге утар да республикабыздагы кебек үк күп милләт вәкилләре өчен уртак йорт икәнлеген күрсәтәбез килә. Башка милләт вәкилләре бирегә килеп, үзләренең күңеленә хуш килгән әйберләр таба алсын өчен дә тырышабыз.
- Ат булгач - ите, сөте дигәндәй...
- Ат ите - кеше организмы тарафыннан гаять җиңел үзләштерелә торган ризык. Анда холестерин күләме дә, сыер, сарык һәм башка терлек итләренеке белән чагыштырганда бермә-бер аз, кыскача итеп әйткәндә, файдалы. Юкка гына безнең бабайлар кулланмаган инде аны. Аннан соң кымыз турында бик озын-озак итеп сөйләп булыр иде. Бер генә мисал китерәм, икьтисади яктан алга киткән Германиядә кымызны балалар бакчаларында ук туклану рационына кертәләр икән. Шуннан үзегез уйлагыз инде... Димәк, сәламәтлек өчен файдалы!
Тагын бер нәрсәне әйтә алам, ат тиресенә дә ихтыяҗ зур. Быел сентябрь ае гаҗәеп матур килде бит, чын "алтын көз" диярлек. Белдерү бирмәсәм дә, тиресне инде сатып алып бетерделәр. Юкка гына ат тиресен мактамыйлар шул, бакчачылык белән шөгыльләнгәннәр белә булыр. Атчылыкның тармаклары күп инде аның, эшләп кенә өлгер...
- Ярдәмчеләрегез кемнәр соң?
- Уң кулым булып улым Самад тора. Ул - Казан федераль университетының тарих факультеты студенты, читтән торып укый, быел 5 нче курста. Җәй айларында Самадның дуслары Радмил Гомәров, Диана Аношина биредә. Шулай ук югары уку йортлары студентлары, сентябрьдә укырга киттеләр инде, сагынып кайталар, бүген биредә әнә ат өстендә йөриләр. Рамил Ризванов белән Марат Исламов хуҗалык эшләрен алып бара. Аллага шөкер, бар әле җирдән аерылмаган егет-кызларыбыз.
- Ярышларга барабыз дигән идегез?
- Менә икенче ел инде Арча районы Яңа Кырлай авылында ил күләмен-дә ат чабышлары үткәрелә. Без бит, гадәттә, ат чабышларын Сабан туйларында күрергә күнеккән. Әйе, анда 4 - 5 чакрым араны кайсы җайдак тизрәк килә, шул җиңүче була. Монда башкачарак, монда дистанцияләр ерак. Атлар да спринтер түгел, ә ерак арага чаба торган булырга тиеш. Алда әйткән идем бит әле, яугирләр тиз арада ерак араларны уза торган булган дип, бу ярышлар шул принциптан чыгып уздырыла. Марафон дистанцияләре дисәк тә була.
- Атларыгыз ничек чыгыш ясады?
- 40 чакрым дистанциядә "Чики" кушаматлы атта улым Самад узышты. 30га якын ат арасыннан, 2 сәгать 30 минут эчендә финишка өченче булып килеп, призлы урын яуладылар.
- Чын күңелемнән тәбрик итәм!
40 чакрым бик ерак, ләбаса...
- Якын түгел, әлбәттә. Әмма 80 чакрымга, аннан 120 һәм 160(!) чакрымга да узыша бит әле атлар. Әлбәттә, бертуктаусыз йөгерә дип уйламагыз аларны. Тиешле дистанцияне узгач, туктыйлар, махсус медицина тикшерүе узалар, барысы да тәртиптә булганда гына, алга таба җибәрелә алар. Мондый ярышлар инде дөнья күләмендә дә уздырыла. Алла боерса, киләчәктә аларында да катнашырга исәп бар.
- Кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Фәрид әфәнде. Киләчәккә планнарыгыз тормышка ашсын, уңышлар сезгә!
Әңгәмәдәш - Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: