Бөгелмә авазы

“Әллә эшем бәхет китергәнгә, мин тормышка гашыйк, тормышка…”

(Ахыры.) 1985 елның мартында аны бертавыштан Кодаш авыл Советы рәисе итеп сайлап куялар. Менә шушы көннән башланып китә инде йокысыз төннәр, очы-кырые күренмәгән эшләр. Ничек итеп, кайдан башлап тотынырга? Зәңгәр ягулык китереп, авыл халкын сөендерәсе иде. Урам юллары тәмам беткән, таралып бара, 1960 елда авылга ките­релгән су торбалары тузган, каптажга...

(Ахыры.)

1985 елның мартында аны бертавыштан Кодаш авыл Советы рәисе итеп сайлап куялар. Менә шушы көннән башланып китә инде йокысыз төннәр, очы-кырые күренмәгән эшләр. Ничек итеп, кайдан башлап тотынырга? Зәңгәр ягулык китереп, авыл халкын сөендерәсе иде. Урам юллары тәмам беткән, таралып бара, 1960 елда авылга ките­релгән су торбалары тузган, каптажга ремонт кирәк, авылда ташландык өйләр күбәйгәннән- күбәя бара, яшьләр туган нигезен ташлап китә, мәктәптә, балалар бакчасында сабыйлар аз, авылны чүп үләннәре басып киткән… Халыкның күңелен, яшәүгә өметен ничек күтәрергә? Бу проб­лемалар йомгагын чит­тән килеп сүтмәсләр бит. Нәрсәдән башларга һәм кемнән ярдәм сорарга?


Яңа сайлап куелган авыл Советы рәисе, бик тә авыр эшкә алынганын аңлап, дистәләгән сорауларга җавап табарга тырышып, күпме йокысыз төннәр уздырганын үзе генә беләдер. Фәрештәләрнең: "Амин!" - дигән чагына туры кил­гәндер аның теләгән теләкләре. Район Советы башкарма комитеты рәисе Ядкарь Шафиков, шәһәр комитетының беренче сек­ретаре Борис Захаров, "Татнефть"нең генераль директоры Әкълим Мөхәммәтҗановлар бик нык ярдәм итәләр аңа. Тырышлыклары бушка китми, эшләр уңай якка хәл ителә башлый. Авылга газ кертү өчен Бөгелмә проект институтында бер ай эчендә барлык документларны да ясап бирәләр. Менә шуннан соң эшләр кайный башлый авылда.

Газ торбаларын сузганда Зәй елгасы янындагы сазлыкларны узу дисеңме, тәүлекләр буена алмаш-тилмәш торбалар ятасы чокырлардан су суыртулар дисеңме, авыл халкы ярдәме белән алты чакрымнан артыкка сузылган траншеяларга кул көче белән ком түшәүләр дисеңме - барысы да булды. Нәкъ шул чорда параллель рәвештә авылда коттеджлар төзелеше дә башланып китә. Килеп туган каршылыкларны, киртәләрне үтеп, ниһаять, 1987 елның язында авылдагы берничә йортта газ факелы кабынды.

1991 елның май аенда безнең авыл өчен сөенечле вакыйга булды. Без "Иркеннефть" нефть һәм газ чыгару идарәсенә ярдәмче хуҗалык булып кушылдык. Әйтерсең лә, Кодаш яңадан туды. Авыл күзгә күренеп матурлана, төзекләндерелә башлады. Йортлар төзелә, ихаталар яңартыла, терлек сарайлары реконструк­цияләнә, авылны һәм Кызыл Чишмә бис­тәсен газлаштыру тә­­­­­мам­­­­­­лана. Бу гамәл тулысынча бушка башкарыла. Болардан соң яңа су линиясен төзү алгы планга килеп баса. "Татнефть" ярдәменнән ташламый. Башкару эшләрен "Актүбәнефть" идарәсе үз өстенә алып, кыска гына вакыт эчендә нәтиҗәле эшен дә күрсәтә. Авыл башына су яңа торбалардан килә башлый. "ПМК-24" оешмасы, актүбәләрдән эстафетаны кабул итеп алып, авыл урамнарындагы су линияләрен дә яңага алыштыра. Чоку, казу эшләре беткәннән соң "Иркеннефть" идарәсе авыл урамнарына асфальт юллар салдыра.

Тормыш дәвам итә. Тирә-якта мәчетләр салдыру башланып китә. Безнең дә калышасы килми бит бу изге гамәлдән. Халык шушы гозер белән авыл башлыгына килә. Кешеләр исеменнән төр­ле оешмаларга дистә­ләгән хатлар юллана. Сүзе үтемле булып чыга авыл Советы рәисенең. Мәчет төзүгә ризалык алына. Бу эшне "Иркеннефть" идарәсе башлыгы Миргазиян Таҗиев үз өстенә алып, төрле юлларын таба һәм, Аллаһның үзенә тапшырып, төзелеш эшләрен башлап җибәрә. 1996 ел­ның 7 июне көнне авыл өстендә ничә елларга сузылган өзеклектән соң, ниһаять, азан тавышы яңгырый. Кылган тырышлыкларына, игелекләренә рәхмәт йөзеннән, мәчеткә "Миргазиян мәчете" дигән исем бирелә.

Реклама

Тынгысыз, янып торган йөрәкле иде ул чорда безнең авыл Советы рәисе. Мәчет ачу тантанасыннан соң мәктәп директоры Наил Мөэминов белән авылыбызның 250 еллык юбилеен уздыру мәшәкатьләре белән яна башлыйлар алар. Күп­ме киңәшмәләр уздырыла, программалар төзелә, финанс мәсьәләләре хәл ителә. Авылның юбилеена багышлап, аның тарихын чагылдырган китап бастыру өчен материаллар туплауны Н.Мөэминов үз өстенә ала. Шуның нәтиҗәсе булып, Бөгелмә типографиясендә 500 да­­­нә "Кодашым - изге җи­рем" дип исемләнгән китап басылып чыга. Инсаф Шәрипович Чистай сәгать заводында Кодаш эмблемасы төшерелгән 800 данә кул сәгате ясатып ала.

Бәйрәм тантанасына кунаклар Татарстаннан гы­на түгел, ә Россиянең башка төбәкләреннән дә килгәннәр иде. Искиткеч матур бәйрәм булды ул! Бу чараларны уздыруда Миргазиян Зәки улының күрсәткән ярдәмнәрен хи­­­­­­­­саплап бетерерлек тү­гел.
Кодашның яңарыш чорында җитәкчелек итәргә туры килде Инсаф Шәрип улына. 16 ел эшләү дәверендә күпме эшләр эшләнгән, күпме борчу-мәшәкатьләр артта калган, күпме сөенечләр кичерелгән. Кешеләр бе­лән мөгамәләсе аның ихтирамга нигезләнгән, шундый җылы, тыйнак. Аның кемгә дә тавыш күтәргәнен, Аллам сакласын, үзе янына ярдәм сорап килгән кешеләргә битарафлык күрсәтүен күз алдына да китерерлек түгел. Җәйге кичләрдә ул әкрен генә урамнардан җәяүләп узар иде. Ясыйсы кисәтүләрен дә кешеләргә әдәпле генә итеп җиткерә белде ул. Авыл урамнарын, тыкрыкларны ул чакта шайтан таягы, әрем, кычыткан "бизәмәде". Авылдашларыбызның аңа ихтирамы һәм хөрмәте зур булды. Инсаф Гаязов эшләгән чорны бүген дә сагынып искә алалар.

Инсаф абый белән без еш аралашабыз. Бер очрашуда мин аңардан: "Әйт әле, Инсаф абый, син тормышта үз юлыңны таптыңмы?" - дип сорадым. Ул: "Әйләнә-тирә­безгә күз салыйк әле, Равилә, дөньялар үзгәрде, без дә башка инде. Һәр кеше үз язмышын үзе сайлый, киләчәген үзе "язып куя". Мин дә үз юлымны таптым дип саныйм: һәрчак кеше арасында булдым, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнергә яраттым. Бар булмышым шундый минем… Йортымда мине ярты сүздән аңлаучы хәләлем Талия гел янымда булды, "эшкә чумган" әтиләренең йө­зе­нә кызыллык китермичә, өч улым үсте, киленнәрем менә дигән, оныкларны әйткән дә юк. Янәшәмдә шушы якыннарым минем шәхси тормышымны бик бәхетле, ямьле итәләр. Аларның яратуы, аларны яратуым эшкә гел рухландырып торды", - дип тәмамлаган иде әңгәмәне.

…Язмама нокта куяр чак җитте. Тәрәзәләргә күз төшерәм. Анда - тоташ су пәрдәсе. Көчле җил миләш ботакларын өй кыегы калаена шап та шоп бәрә. Табигатьнең моннан күпкә нык ярсуларын җирдә генә түгел, океан, диңгезләрдә кичергән, үз аягында нык басып торучы, әле бетмәс-төкәнмәс энергияле авылдашым белән чын-чынлап горурланам мин.

Яхшы кешеләр бе­лән әңгәмә кору, аралашу шулкадәр рәхәт. Сә­ламәтлек сиңа, Инсаф абый. Авыл халкына кылган игелекләреңнең әҗер савабын күреп, озын-озак яшә.

Равилә АРСЛАНОВА.
Кодаш авылы.
Фотолар -
гаилә альбомыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: