Бөгелмә авазы

“Әллә эшем бәхет китергәнгә, мин тормышка гашыйк, тормышка…”

Көз башы. Күк гөмбәзен кара болытлар каплаган. Вакыт-вакыт искәләп куйган талгын җил болытларны кугандай итә, тик алар әллә ни ерак китмиләр - авылны урап алган тау башларына, сыртларына орылып, пыстык-пыстык "яшь" коялар да кабат авыл өстен каплап алалар. Җиһанда - көз исе, көз төсе, көзге мәшәкатьләр. Атнадан артыкка сузылган юеш...

Көз башы. Күк гөмбәзен кара болытлар каплаган. Вакыт-вакыт искәләп куйган талгын җил болытларны кугандай итә, тик алар әллә ни ерак китмиләр - авылны урап алган тау башларына, сыртларына орылып, пыстык-пыстык "яшь" коялар да кабат авыл өстен каплап алалар. Җиһанда - көз исе, көз төсе, көзге мәшәкатьләр. Атнадан артыкка сузылган юеш көннәр авыл кешеләренә бераз ял да биреп алды. Тирә-юньгә таба ризыгы исләре таралды. Яратам да инде шушы чорны! Бүген тагын менә көз "моңсулана", көз "елый". Тәрәзә пәрдәләрен ачып куеп, кулыма китап алдым да йомшак диванга, аякларымны бөкләп, җайлап менеп утырдым. Бәреп яуган яңгырдан түбә калайларында тамчылар биешә, тәрәзә пыялаларыннан тоташ су ага. Үзе рәхә-ә-әт, үзе моңсу. Кулыма алган китап тышлыгына күз төшерәм. Анда ярсып, ак күбеккә баткан диңгез дулкыннары белән көрәшүче кечкенә кораб тасвирланган. Бу мәлдә табигатьтә дә, кулымдагы китапта да давыл, диңгез, су хакимлек итә иде. Шулчак хәтергә сыйныфташым Фәниснең флотта хезмәт иткән, океаннар гизгән Инсаф абыйсы искә килеп төште…

Равилә АРСЛАНОВА.
Кодаш авылы.
Фотолар -
гаилә архивыннан.


Карап торуга гап-гади авылдашым шундый матур, маҗаралы, хатирәләргә бай тормыш юлы узган икән, ләбаса. Телисезме, сезне, газета укучылар, аның белән тулырак таныштырам? 1939 ел. Июнь башы төне. Мәһабәт гәүдәле, нык бәдәнле, борчылуы йөзенә бәреп чыккан ир каралты-кура тирәсендә әрле-бирле йөренә. Сарай буена өелгән бүрәнәләр өеме янында чүгәләп, карашын йорт ишегенә төбәп, нидер көтә сыман. Авыл уртасында түр тәрәзәләре белән урам якка карап торган кечерәк кенә йортта төне буе сукыр лампа янып чыкты. Төн караңгылыгы күтәрелеп, кояшның беренче нурлары сөңге булып, күккә сузылганда йорт эченә, ишегалларына яңа туган сабыйның яңгыравыклы тәүге авазы тарала. Бу таңда Шәрип абыйга Хәерниса апа дүртенче баласын бүләк итә. Ир балага Инсаф дип исем бирәләр. Гаиләдә яшәү шартлары бик үк җиңелләрдән булмаса да, чорына күрә кешедән калышмыйча, тормыш җай гына бара. Тик каһәр суккан сугыш барысын да челпәрәмә китерә. Әти кеше Сослангирда җәфа чигә, әни кеше көне-төне колхоз эшендә чиләнә. Абый-апалары карамагында үсә ир бала. И-ий, ул сугыш чорында хатын-кызлар белән балаларның күргәннәре! Ач-ялангач, салкын өй­ләр­­­­­дә төннәрен үзләре кебек үк ач бүреләрнең читән буйларына кадәр төшеп, шыксыз улауларыннан куркып, йоклап китә алмыйча интегүләр дисеңме, "чебиләп" бет­кән тәпиләр белән язгы балчыкны изеп, боламык пешерү өчен өшегән бәрәңге җыю дисеңме, юк-бар сыдырылуларга, бәрелүләргә игътибар итмичә, бирешмичә, каешланып каткан нәни куллар белән арык сыерны ашатырга өй түбәсеннән салам йолкулар дисеңме - барысы да булды…

Аллага шөкер, сугыш тәмамланды. Җиңү килде. Яңа тормыш башланды. 1946 елны Кодаш мәктәбенә беренче сыйныфка укырга килә Инсаф. Вакыты җиткәч, октяб­рят, пионер була. Ә ме­нә Яңа Писмән район үзәгеннән (хәзерге Лениногорск) комсомол булып кайтуы хәтеренә нык уелып калган. 1953 елның 5 март көне була ул. Ике ат чанасына төялеп, алар авылга кайтып төшкәндә бар халык колхоз идарәсе янына җыелган да нидер тыңлый, күзләре яшьле. Идарәдә батареядан эшли торган авылда бердәнбер "Искра" радиоласы бар иде. Шуның аша Сталинның вафат булуын хәбәр иткәннәр икән. Менә шулай итеп, алар өчен сөенеч көне көенечкә әверелгән дә куйган. Инсаф Кодаш мәктәбен тәмамлагач, укуын Карабаш урта мәктәбендә дәвам итә, аннары бер төркем авылдашлары белән Бөгелмәдәге 7 нче техник белем би­рү училищесында ком­байнчы-механизатор һө­нәрен үзләштерә. Аны тәмамлап чыгуга, Кодаш егетләрен чирәм җирләрне үзләштерергә җибәрәләр. Инсаф Чита өлкәсенә эләгә. Урысчаны такы-токы, ипилек-тозлык кына белсәләр дә, егетләр сынатмыйлар - үзләренә тапшырылган техниканы урып-җыюга вакытында әзерләп, мул уңыш җыеп алуга зур көч куялар. Урып-җыю эшләре төгәлләнеп килгәндә Инсаф эшләгән Копунь МТСына ашыгыч телеграмма килеп төшә. Анда егетне армиягә чакырулары турында хәбәр ителгән була. Тиз генә җыенып, сәфәр чыга Инсаф.

1958 елның көзе. Шәрип абыйларның капкалары ябылып тормый бүген. Яшьләр, туганнар Инсафны армия сафларына озатырга, саубуллашып калырга җыелганнар. Гармунчылар бер-бер артлы көй сузалар. Һай, бай да соң бу гаилә гармунчыларга! Ике җизнәсе, Нәҗип абыйсы - осталарның остасы инде. Егетләрнең берсе җыр башлый, башкалар аны эләктереп ала.

Көзләр җитә, алтын яфрак шавы
Күңел кылларына кагыла,
Һаваларда торна тавышлары,
Ә моңнары җиргә агыла…
Көзләр җитә, киек казлар китә
Ерак сәфәр, озын юлларга,
Иминлек һәм армас-талмас канат
Теләп кала күлләр аларга…

Кемгә-кемгә, ә ме­нә Хәерниса апага бу мизгелләрдә бигрәкләр дә авыр булгандыр. Сөлектәй балаңны, шушы көзге көннәрдә бер билгесез якларга язмыш кочагына чыгарып җибәр әле! Башкача мөмкин дә түгел шул. Ул чакларда армия сафларында булмаган егетнең дәрәҗәсе бик түбән иде. Ана кеше Раббыбыздан газиз баласына иминлек, хәерле сәфәр, армас-талмас канат, җил-давыллар белән көрәшерлек көч-куәтләр бирүен сорагандыр, мө­гаен.
Сәфәргә кузгала егет. Бөгелмә - Казан арасы тиз узыла, ә менә Ерак Көнчыгыштагы Владивос­ток шәһәренә ялыктыргыч сәфәр 18 көн­гә сузыла. Ниһаять, тиеш­­­­ле урынга барып җитеп, җиргә аяк басалар. Авыл егете мондагы меңәрләгән халыкны күреп, бермәлгә югалып та кала хәтта. Берничә көннән 25 призывникны, шул исәптән Инсафны да, икенче урынга күчерәләр.

Яңа урында башта бик шәпләп ашаталар, аннары матрос киемнәренә киендерәләр. Бу урын су асты көймәләренә матрослар әзерләү үзәге булып чыга. Инсафны исә водолаз булырга әзерли башлыйлар. Ниһаять, курслар тәмамлана. Курсантларны бөтен Тын океан хәрби частьларына бүлгәләп тараталар. Инсаф дус­ты, Ульян егете Николай белән Комсомольск-на- Амуре шәһәрендәге кораблар төзү һәм ремонтлау үзәгенә җибәрелә. 1959 елда СССРда иң беренче зур ракеталар йөртүче махсус корабль нәкъ менә шушында төзелә. Аның төзелешенә авылдашымның да көче керүе миндә горурлык хисләре уята. Кораб тө­зелеп беткәч, Амур елгасы аша Япон диңгезеннән Владивостокка юл алалар һәм айлар буе, океаннарга чыгып, сынаулар уздырып йөриләр. Хәрби водолаз Инсаф үз вазифаларын бик тырышып башкара.

Айлар, еллар белән хәрби хезмәт тә үз чираты белән уза тора. Инсаф абыйның хәтеренә уелып калган берничә мизгелгә тукталып узыйк әле.

…1960 ел. Индонезиягә дуслык визиты белән бару. Джакарта шәһәре янында якорь ташлап, бер атна булалар совет матрослары анда. Шәһәрдә экскурсияләрдә дә булалар. "Анда күргән матурлыклар әле дә төшләргә керә", - дип сөйли Инсаф абый. Авылдашым хезмәт иткән корабльдә 287 матрос булган. Шулар арасында бердәнбер татар - безнең Инсаф абый. Булдыклы булгандыр егет - татар авылында татар мәктәбен тәмамлаган матросны командир корабль писаре итеп күчерә. Аңа "Старший матрос" дәрәҗәсе бирелә. 1962 елда аларның корабында хәтта Никита Хрущев та экипаж белән очрашуда була.

Хәрби хезмәттәге 4 ел артта кала. Инсаф та туган ягына кайтуны, әти-әнисе, туганнары белән очрашуны көнләп саный башлый. Тик көтмәгәндә Кариб кризисы бушлана. Ярты ел Куба ярлары буенда сакта тора безнең кораблар. 4 ел ярым эчендә күпме диңгез һәм океаннар гизгәннән соң, күпме давыл-гарасатларны кичергәч, су астында нинди авыр бирем­нәрне башкарганнан соң, ниһаять, матрос кие­мен­нән киң җилкәле, төз гәүдәле асыл егеткә, әти-әнисен сөендереп, ту­ган йорт капкасын ачып керергә насыйп була.

Сабан туйлары белән каршы ала егетне Кодаш авылы. Бакча артындагы кычытканлы тәбәнәк ярлар арасыннан челтерәп аккан кечкенә генә инеше булган авылга чын диңгезче кайтып төшә. Егетләр аңа көнләшеп карыйлар. Көнләшмәслек тә түгел шул: үзе моряк, үзе гармунчы. Кызларның да күзе гел аңарда. Кичке уен вакытында бер төркем кызлар янында торган Талиягә игътибар итә ул. Коңгырт күзле, ап-ак йөзле, бигрәкләр дә сөйкемле инде. Шушы сөйкемлелеген инде 45 ел буена югалтмый Талия апа. Менә шуңа мөкиббән булып яши һаман Инсаф абый да. Никах алдыннан әйтелгән менә бу сүзләрне алар икесе дә бүген дә хә­терләрендә җылы бер хис итеп саклыйлар:
"Сыңар канатларны бер пар итеп,
Без гел бергә очарбызмы, Аппак,
Бер кыйбланы уртак маяк итеп?
Сорау бирәм сиңа тәүге кабат…"

"Мин риза, - дип җавап бирә кыз. - Аппагың булырга да, гел бергә булырга да!" Яшьләр матур итеп гаилә корып, 3 ир бала тәрбияләп үстерәләр. Инде балалары да гаиләле булып, балалар үстереп, әти-әниләрен оныклар бе­лән сөендереп яшиләр. "Тфү, тфү, күз тимәсен берүк", - дип карыйм мин бу гаилә балаларына. Инсаф абыйның яшь­легенә кире әйләнеп кайтыйк әле. Хәрби хезмәттән кайткач, ул бераз колхозда төрле авыл хуҗалыгы машиналарында эшли. 1964-1967 елларда Бө­­­гелмә индустриаль-пе­дагогик техникумында укый. Аны тәмамлагач, юллама алып, Азнакай районының Әлки авылына мәктәпкә эшкә килә. Читтән торып Казан дәүләт педагогия инс­титутында белем ала. 1980 елда Кодаш авыл мәктәбенә директор булып кайта. Шул чорларда коммунистлар партиясе сафларына керә, авыл Советына депутат итеп сайлана, колхозның башлангыч партия оешмасы секретаре була. Исеме җи­­­семенә туры килгән бу асыл ир авыл халкы белән тыгыз бәйләнештә яши, үзенең киңәшләре белән олысына, кечесенә ярдәм кулы сузарга омтыла.

(Ахыры бар).

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: