Бөгелмә авазы

Җиңүләрне яулап алган көннәр онытылмасын гомер-гомергә

Май ае уртасының искиткеч матур киче. Ак бөркәнчек ябынган шомырт, алмагачларның исенә исереп, матурлыкларына хозурланып, әкрен генә өйгә атлыйм. Авылдашым, Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйлемхан абый Мияссәровлардан кайтып килешем. Өйгә узып, радиоалгычны тоташтырдым. Ә аннан җыр агыла, җырның да ниндие генә әле! Хәйдәр Бегичев башкаруында "Ишкәкче карт" җыры: ...Агымсу төбендә...

Май ае уртасының искиткеч матур киче. Ак бөркәнчек ябынган шомырт, алмагачларның исенә исереп, матурлыкларына хозурланып, әкрен генә өйгә атлыйм. Авылдашым, Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйлемхан абый Мияссәровлардан кайтып килешем. Өйгә узып, радиоалгычны тоташтырдым. Ә аннан җыр агыла, җырның да ниндие генә әле! Хәйдәр Бегичев башкаруында "Ишкәкче карт" җыры:
...Агымсу төбендә ни ялтырый,
Агыйделкәйләрнең ак ташы,
Агыйделкәйләрнең ак ташы.
Кая гына бармый, ниләр күрми
Ир-егеткәй белән ат башы...

Җыр тәмамланды. Карале, мин әйтәм, нәкъ минем бүгенге әңгәмәдәшемә туры килә бит бу җырның сүзләре.

Гыйлемхан Мияссәров әле күптән түгел генә зур сәфәрдән кайтып төште. "Татнефть" акционерлык җәмгыяте ветераннары төркеме белән ул Мәскәүгә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә барды. Аның өчен сөенеп бетә алмадык. Аллага шөкер, 88 яшьлек ветераныбыз бу сәфәрдән көр күңел белән, Россия энергетика министры А.В. Новакның үз кулыннан Мактау кәгазе, бүләкләр алып кайтты ул Кодашка.
РФ Энергетика министрлыгы бик күп чаралар әзерләгән ветераннар өчен. Алар арасында Билгесез солдат каберенә һәм Маршал Г. Жуков һәйкәленә чәчәкләр, веноклар салу, теплоходта Мәскәү буйлап экскурсия дисеңме, Бөек Җиңү Парадын "Михаил Светлов" ресторанында зур-зур экраннардан карап утыру дисеңме, "Бөек Җиңү энергиясе" дигән гала-концертны тамаша кылу дисеңме, бар да булган. "Татнефть" 17 ветеранын һәм аларны озатып йөрүчеләрне алып барган Мәскәүгә. Алар эшләп лаеклы ялга чыккан оешмалардан бик зур хөрмәт күрсәтелгән мөхтәрәм затларга.
Гыйлемхан Мияссәр улы да "Лениногорскнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе җитәкчеләренә үзенең зур-зур рәхмәтләрен җиткерә: "Мин шулхәтле шатмын, Равилә, мине искә алып, бу сәфәргә чакырганнары, шушы кадәр олы хөрмәт күрсәткәннәре өчен. Моңа кадәр Мәскәүдә минем бер генә мәртәбә булганым бар. Ул да булса, армия хезмәтеннән ялга авылга кайтканда. Илебез башкаласы үзенең матурлыгы, төзеклеге белән таң калдырды. Мин дә бит шушы зур илнең бер баласы дип, күңелем горурлык хисләре белән тулды. Илнең азатлыгы, шушы зәңгәр күкле көннәрне тудырыр өчен башка миллионлаган халык белән азмы-күпме минем дә, гаиләмнең дә, авылдашларымның да, әле ул чакта ныгып та бетмәгән үсмерләрнең, яшьлекләрен, сылулыкларын сугыш суырып алган яшь кызларның, ирләрен, якыннарын яуга озатып, бар авырлыкны, михнәтне, ачлыкны үз җилкәләрендә күтәргән, иген игеп тә, үзләре: "Их, туйганчы бер ипекәй ашыйсы иде", - дип хыялланган аналарның көче белән дә яулап алынды бит бу Бөек Җиңү!
Мәскәүдәге сәфәребез бик күп кунаклар җыелган табын белән тәмамланды. Илебез йөрәге булган Мәскәү уртасында шушы күркәм табында үзебезчә, татарча халкыбызның яратып җырлана торган җырын - "Кичер мине, әнкәй"не башкарып кайттым әле мин. Миңа гөрләтеп кул чаптылар. Сүзләрен аңлап җиткермәсәләр дә, күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый иде. Йөрәкләргә үткән, күңел кылларын тибрәткән мәңгелек моң, татар моңы үз эшен эшләгән,
димәк.


Ветеран Мияссәров гаиләсен дә сугыш уратып узмаган. Ике апасының ирләре сугышта һәлак булганнар. Бер абыйсы Польша җирен фашистлардан азат иткәндә корбан булган. Миңнехан абыйсының соңгы хаты Брянск шәһәреннән килгән, ә аннан соң ул хәбәрсез югалган булып саналган. Ә чынбарлыкта хәл менә болайрак була. 1942 елда бер бик каты бәрелеш вакытында Миңнехан абый контузия ала һәм, 5 ай дәвамында ул үзенең кем икәнлеген исенә төшерә алмыйча, Ереван шәһәрендә урнашкан госпитальдә ята. Акрынлап-акрынлап кына хәтере яңарып, үзенең кем булуын исбатлый алгач, 1943 елда аны госпитальдән авылга - Кодашка озаталар. Үзеннән соң ике ул, бер кыз калдырып, кызганыч, озак та яшәмичә, бакыйлыкка күчә. Бу нәселдән сугышта катнашканнар арасыннан бер Гыйлемхан абый гына бүгенге көндә исән-сау гомер кичерә.
Ветеранның тормыш юлына бераз күз салыйк әле. 1927 елда хәлле генә бик тырыш гаиләдә туган ул. 1941 елда Кодаш авыл мәктәбенең 7 нче сыйныфын тәмамлый үсмер. Сугыш башланганда аңа 14 яшь була. Авылдан ирләр күпләп тә, берәмләп тә фронтка китә торалар. Бик иртә олыгаерга туры килә бу ир балага. Атлар янына эшкә килә ул. Сугыш чорында, күрәсең, кешеләр генә түгел, бүреләр дә ач булганнар. Ат көтүләрен төнгелеккә алып чыкканда бүреләр "хоры" туктаусыз яңгырап торган. "Куркудан, арудан, ачлыктан утырып елаган чаклар да аз булмады, - дип искә ала хәзер Гыйлемхан абый. - Тик нишлисең, эшләргә кирәк. Сугыш бит, каһәр суккан сугыш!"
1944 елда 17 яшьлек Мияссәровны армиягә алалар. Бөтен Идел буеннан җыялар аның кебек яшьләрне. Ростов шәһәренә 17 тәүлек товар вагоннарында баралар алар. Аннан соң Новочеркасск шәһәрендә өч айлык курслар үтәләр. Бәрәңге, үлән, алабута, кычыткан ашап, җан асраган яшь колхозчы, булачак солдатлар паегын күргәч, үз күзләренә үзе ышанмый: 600 грамм кара ипи, 300 грамм ак ипекәй, 30 грамм акмай - бу хәтле нигъмәт аңа патша ризыклары булып тоела.
Әзерлек курслары үткән яшь солдатларны НКВД карамагына, аннары МВДга күчерәләр. "Мин чын сугышның үзен күрдем, эчендә булдым дип әйтә алмыйм алуын. Ләкин без сугышка корал, техника ташыдык, - дип искә ала Гыйлемхан абый. - Җиңү көнен Украинада каршы алдык. Көнбатышка корал озата бара идек. Шатлыгыбызның иге-чиге булмады, билгеле. Ниһаять, бу коточкыч афәткә чик куелды дип сөенештек".
Авылдашыбыз 1951 елга кадәр 7 ел хезмәт итә армиядә. Шуның 5 ел ярымын - Иран чигендә (өстәге рәсемдә). Кодашка әйләнеп кайтканда аңа инде 24 яшь була. Кайтуга башы-аягы белән тыныч тормыш эшенә чума ул. Тирә-якта бу чорларда нефть ятмаларын үзләштерү башланып киткән була. Фронтовик Гыйлемхан да нефтьче оператор булып эшкә урнаша. 17 ел эшли ул биредә. 13 тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайлана, 18 ел Кодаш авыл Советы рәисе булып тора. Соңыннан аны язмыш тагын нефтьчеләр янына тарта. "Иркеннефть" оешмасының ЦППД цехында эшләп, шуннан лаеклы ялга чыга ул.
Авыл Советы рәисе булып эшләгән елларын искә төшереп, менә ниләр сөйләде ветеран: "Газлы тормыш әле төшкә дә кермәгән чаклар. Мәктәп, медпункт, балалар бакчасы, авыл Советы, клубны мич ягып җылытабыз. Күз алдына китерүе дә авыр хәзер, күпме утын әзерләргә кирәк иде бит ул чакларда. Болар өстенә һәр хуҗалыктан 40 килограмм ит, 300 данә йомырка, йон, бәрәңге җыярга кирәк. Гектарлап чөгендер бүлеп бирелә, җитмәсә. Бу йөкләмәне үти алмасаң, шелтә белән генә туктамыйлар өстәгеләр. Әйе, авырлыклар да, татлы җиңү хисләре дә күп булды әлеге еллар дәвамында. Тырыштык, кешеләрне дә юк-бар өчен рәнҗетмәскә, хәлләренә керергә тырыштык, Аллага шөкер", - дип тәмамлады ул узган еллар хатирәсен.
Хәзерге көндә ветеран хәләле Мөхтәрәмә апа белән зур, якты йортларында мәш килеп яшәп яталар. Алар инде 60 ел бергә. Ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, 6 оныклары бар. Шуларның уңышларына сөенеп, алар өчен куанып яшиләр.
Мин дә үземнең авылдашым, әңгәмәдәшем өчен чиксез шатмын. Аны тәбрикләгәндә Ватан сугышы ветераны, инвалиды, нефть өлкәсендә зур казанышларга ирешкән, СССРның иң зур бүләге - Ленин ордены белән бүләкләнгән әтием Лотфулла Хәйруллин торды күз алдымда. Кызганыч, аңа бу матур көннәрне күрергә язмады шул.
Әтием, Гыйлемхан абый һәм башка бик күп нефтьче авылдашларыбыз эшләп чыккан "Лениногорскнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсенең дә зур 70 еллык юбилее бу көннәрдә. Икеләтә бәйрәм, икеләтә шатлык белән сезнең барыгызны да! Алдагы елларда да исән-имин булып, куанып, шатланып яшәргә насыйп булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: