Бөгелмә авазы

Илебез өчен гаять зур сынау

Кан коюлы һәм җимергеч сугышның соңгы бәрелешләреннән безне 68 ел вакыт аерып тора. 68 нче тапкыр туган җиребезгә тыныч яз килә. Әлеге сугыш илебез өчен гаять зур сынау булды. Безнең әти-бабайларыбыз Ватан азатлыгы, киләчәк буыннарның тынычлыгы хакына 1 418 көн һәм төн дәвамында авыр, канлы сугыш алып бара. Мәскәү һәм...

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.
Күз яшьләренә күмелгән якты бәйрәм
Илебез халкы Бөек Җиңү өчен бик кыйммәт түләде. Сугышның һәр тәүлегендә уртача 20 869 кешенең гомере өзелгән яки сугыш юлының һәр метрында 15 солдатыбыз ятып калган. 1 418 тәүлеккә сузылган әлеге сугыш 1 710 шәһәрне, 70 мең авылны көл иткән, 27 миллион кешенең башына җиткән (шуларның 350 меңе - безнең якташлар), берничә миллионын гарип калдырган, 32 меңгә якын сәнәгать предприятиесен хәрабә хәленә китергән!..
Гайрәтле һәм хезмәт сөючән халкыбызның тиң-дәшсез батырлыгы һәм фидакарьлеге кешелек дөнья-сын фашизм коллыгыннан коткарып калды. Бу җиңү илебезнең яу кырында мәң- гелеккә ятып калган асыл ир-егетләре бәрабәренә яуланды. Ә сугыштан соң тән һәм җан яраларыннан, авыр хезмәттән вакытсыз гүргә кергәннәр күпме?! Гомергә онытылмас шушы сугышның билгеле һәм билгесез геройлары, аның изге корбаннары безнең күңелләрдә мәңгегә яшәргә хаклы.
Сафлар сыек,
җиңүчеләр китә,
Кими тарих,
йолдыз югала,
Мәңгелек моң булып
Хәтер кала.
Батырларның даны -
җыр кала!
Әйе, ветераннарыбызның сафлары сирәгәя. Быел дөнья җәмәгатьчелеге фашизмны Җиңүнең 68 еллыгын билгеләп үтәчәк. Еллар үткән саен аның тарихи әһәмияте, чын бәһасе арта гына бара. Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт сагышлы күз яшьләренә чыланган якты бәйрәм булды һәм киләчәктә дә шулай булып калыр.
Яралардан - тән, күргәннәрдән җан әрни
Безнең Бөгелмә шәһәре һәм районында да ветераннарыбызның сафлары соңгы елларда нык сирәгәйде. Нәкъ менә шушы көннәрдә, төгәлрәге, 15 мартта, якын танышым аша сугыш ветераны һәм инвалиды, "Бөгелмә авазы"ның якын дусты, аксакалыбыз Хөҗҗәт бабай Кәримовка 93 яшь тулганлыгы турында ишеткәч, бик тә шатланып, бабаебызның хәлен белеп кайтырга булдым. "Мактап йөрисең, кызым, чәй эчәргә генә утырган идем", - дип, ачык йөз белән каршы алды мине шундый өлкән яшьтә булуына карамас-тан, әле дә терекөмештәй җитез хәрәкәтле, җор телле Хөҗҗәт бабай.
Чәй өстәле янында ике сәгатькә якын гәпләшеп утырдык без аның белән. Шушы сөйләшү дәвамында ник бер ялгыш сүз ычкындырсынла ул. Һәр сүзе төпле, бала чагын да, үсмер елларын да, сугыш вакытындагы вакыйгаларны да бүгенгедәй ачык хәтерли әле. Аның ачлык-ялангачлык чорында ишле гаиләдә бер телем икмәккә тилмергән вакытларын күз яшьләре белән сөйләве мине тетрәндерде. "Мин үз әниемнән 1 яшьтә калганмын. Өч баланы берүзе ничек карасын, әти балалы хатын алган. Шулай итеп, безнең 3 балага тагын берәү өс-тәлгән, аннан тагын берәү туды. 1938 елда яшь әни дә вафат булды. Әти тагын безгә әни алып кайтты. Ияртеп килгән баласы өстенә тагын ике бәби алып кайтты әле ул. Шулай итеп, гаиләбездә 5 төрле бала тәрбияләнде, - дип искә ала ул. - Әти үз чоры өчен бик укымышлы, дәрәҗәле кеше булды. Бүген дә сагынып искә алам мин аны". Шулайдыр, чөнки бүлмәдәге чәй серванты пыяласы артында тезелеп киткән фотолар арасыннан, иң беренче итеп, әтисенең фотосын күрсәтте ул.
…Каһәрле 30 нчы еллар. Әтисенең әтисе Хәмидулла мулла булган өчен шушы 10 балалы гаиләне торган өеннән куып чыгаралар. 1931 елгы ачлыкны да күрә бабаебыз. Укулар тәмамлангач, әле сабыйлыктан чыгып кына килүче малайлар белән беррәттән, икмәк басуын тырмаларга чыга ул. Шуның өчен аларга 1 стакан ярма бирәләр. "1937 елда безнең колхоз респуб-ликада иң зур уңыш җыеп алуга иреште - гектарыннан 22 центнер, - дип искә ала ветеран. - Колхоз рәисенә, тагын берничә колхозчы орденнар да бирделәр". Менә шул чакта колхозчы беренче тапкыр хезмәт көненә икмәкләтә түләү күрә.
1938 елда 18 яшьлек егет мичтән яңа чыккан өч ипекәйне биштәренә салып, әтисенә дә белгертмичә, Азнакайга эшкә ялланырга китә. Поселокка эшче көчләр эзләргә килгән вербовщик аны Казан авиация заводына яза. "Чокыр казырга экскаватор дигәннәре юк та юк инде, көне-төне көрәк белән эшләгәнгә, куллар канап бетә иде, - дип сөйли бабай. - Бер бик яхшы кеше миңа укырга киңәш итте һәм мин штукатурчы-малярлыкка укыдым". Гомумән, Хөҗҗәт бабай үзенең узган гомер юлында мәрхәмәтле кешеләр генә очрап торганы өчен Аллаһка мең-мең рәхмәтле.
1940 елда егетне армия хезмәтенә алалар (әти кеше: "Армиягә өйдән китәсең!" -дип, алдан ук кисәтеп куйган була). Ораниенбаумга (1948 елда шәһәргә Ломоно́сов исеме бирелә) эләгә ул. 198 нче укчы дивизиянең 380 нче аерым элемтә батальонында элемтәче булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башланганда егет шушында була әле. Солдат сугыш чорында өч тапкыр яралана, Мәскәү, Ленинград госпитальләрендә дәвалана, Ленинград блокадасын да кичерә. "Башта кеше башына 400 грамм икмәк бирелсә, аннары 300, 200 һәм соңга таба инде бөтенләй 120 граммга калды - бу бит тәүлегенә. Ничек исән калганбыздыр, бер Ходай гына белә", - ди ветеран.
Хөҗҗәт бабай Маннергейм линиясе турында да бик тәфсилләп сөйләде, ул шул фронтта элемтәче булган. 1944 елның башында каты яраланган Хөҗҗәт Кәримовны дәваланганнан соң өенә кайтарып җибәрәләр.
"Тылда сугыштагыга караганда да куркынычрак икәнен мин шунда аңладым, - дип сүзен дәвам итә аксакал. - Ачлык-ялангачлык, кырда һәм фермада - хатын-кызлар, балалар, карт бабайлар. Атлар да юк дәрәҗәсендә, булганы да күтәрәмгә калган. Хатыннар сыерлары белән кырда сабан тарта, кичләрен утырып, фронттагы ирләре, уллары өчен оекбаш-бияләйләр бәйли. Заем дигәннәре турында әйтәсе дә килми. Аналар балалары тамагыннан тартып алып диярлек фронтка озатты бар булган икмәкне, азык-төлекне".
Сугышны кичкән ветеран тыныч тормышта да үз урынын таба. Кайда гына эшләмәсен, аны һәр җирдә хөрмәт итәләр. Кешеләр белән уртак тел табып, ачуланышмый эшләгәненә дә сөенә ул: "Беркем өстеннән жалу белән йөрмәдем, беркемгә дә ачу сакламадым".
Яшәгез әле безне сөендереп.
Бүген дә Хөҗҗәт Кәримов барак тибындагы йортында сабыр гына сугышта күргәннәренең әҗерен көтә: узган елның уртасында ук инде федераль бюджеттан ветеранның торак шартларын яхшырту өчен акчалар җибәрелгән булса да, бүгенгә кадәр Бөгелмәдә аның өчен фатир тапмаганнар әле җитәкчеләр (моннан өч ел чамасы элек - "Бөгелмә авазы"ның 2010 елның октябрь һәм 2011 елның февраль саннарында сугыш ветераны һәм инвалиды Хөҗҗәт Кәримовның торакка мохтаҗлыгы турында язмалар басылып чыккан иде).
Менә 93 яшен дә тутырды бабаебыз. Илебезгә-көнебезгә хәерле тормышлар, тыныч күк йөзе теләп, һәр туар көнгә куанып, үзенең биш вакыт намазында догалар кылып утыручы ветеран киләчәккә якты өметләрен әле дә җуймаган. Ул көтә. Якты һәм барлык уңайлыклары булган кечкенә генә яңа фатирында тагын менә шул рәвешле очрашып, чәй өстәле янында гәпләшеп утырырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсә иде дигән теләк белән кайтып киттем мин бабай яныннан.
Сүз соңында. Хөҗҗәт бабайның куллары алтын икән бит. Мин аның үзе ясаган чәй сервантларын, комод һәм шкафларны күреп шаккаттым һәм андагы бизәкләрнең матурлыгына, нәфислегенә карап сокландым. "Әле минем күпме кызга бирнә салыр өчен сандык эшләгәнемне белсәгез! - дип елмайды бабай. - Сандыкларны дуслары-танышларында күреп алалар да, зинһар, миңа да яса дип, йөгереп киләләр иде".
Рәсемдә: сугыш ветераны һәм инвалиды Хөҗҗәт бабай Кәримов "Бөгелмә авазы"ның һәр санын көтеп ала һәм яратып укый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: