Бөгелмә авазы

Иле өчен утлар кичкән, сулар кичкән кеше ул...

Газетабызның узган санында мөхтәрәм якташыбыз Хәмит Газиз улы Шафиковка, 90 яше тулган көннәрдә, "Бөгелмә муниципаль районы Почётлы гражданины" дигән мактаулы исем бирелү турында хәбәр иткән идек инде. Бүгенге сүзебез - дәһшәтле елларда Ватан азатлыгын яклап, утка кергән, суга төшкән, гомере-сәламәтлеге белән хисаплашып тормыйча, кан койган, сугыштан соңгы тыныч тормышта исә...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Фотолар - язма героеның гаилә альбомыннан.
1924 елның 24 мартында Татарстан АССРның Баулы районы, Яңа Шалты авылында дөньяга килә ул. Туган авылында урта белем ала, комсомолда тәрбияләнә. 1939 елда мәктәпне тәмамлап, совхозда гади эшче буларак, хезмәт биографиясен башлап җибәрә.
Совет Армиясе сафларына алынганчы, ул совхозда эшче, счетовод, хисапчы, баш хисапчы була. Ә инде 1942 елның август аенда аны Казанга хәрби училищега җибәрәләр. Ике айдан ул сержант званиесе ала, училищеда отделение командиры итеп калдыралар.
Патриотик рухта тәрбияләнгән, егәре ташып торган яшь егет, әлбәттә, фронтка китәргә - дошманны кыйнарга омтыла. 1943 елның февраль аенда бишенче гвардия танк дивизиясе оешканны белеп, үзен фронтка җибәрүләрен сорап, училище командирына мөрәҗәгать итә. Озак кына уйланулардан соң, командиры егетне Воронеж янындагы дивизиягә җибәрергә ризалаша.
76 нчы гвардия миномёт полкында "Катюша"-РС-13" ракета установкасы бүлеге командиры итеп билгелиләр үзен. Шулай да беренче сугыш чирканчыгын Хәмит шул ук полкның 1 нче дивизионында радио бүлеге командиры буларак ала. Тиз хәрәкәт итүчән армия составында "Катюша"лары белән дошман оборонасын өзү, безнең гаскәрләрнең һөҗүмгә күтәрелүен тәэмин итү өчен күп кенә фронтларда сугышырга туры килә. "Воронеж, 2 нче Украина, 1, 2 һәм 3 нче Белоруссия фронтларында, шулай ук Балтыйк буеның өч фронтында хәрби хәрәкәтләрдә катнаштым. 1943 елның августында үземне коммунистлыкка кандидат итеп алдылар, ә декабрьдә партиягә кабул иттеләр. (Сүз уңаеннан, ул бүгенге көнгә кадәр коммунистлар партиясенең тугрылыклы әгъзасы булып кала). Безнең часть Воронеждан Берлингача барып җитте. Шул арада Кишинёвны, Харьковны (Курск дугасында), Белгородны азат итүдә, Румыния чигендә, Днепрны кичкәндә, Киевны алганда, Прохоровка танк сугышында, Польша - Германия чикләрендә Кёнигсбергны азат итүдә катнаштык, Польша территориясендә "Катюша"дан күпсанлы залплар бирергә насыйп булды. Составына безнең полк керә торган 5 нче гвардия танк армиясенә маршал П.А. Ротмистров командалык итә иде", - дип искә ала ветеран үзе.
СССР шәһәрләрен, башка илләрнең торак пунктларын алу өчен барган сугышларда актив катнашканы өчен Югары баш командованиедән 19 тапкыр Рәхмәт белдерәләр үзенә. Бөек Җиңүне Берлиннан 50 километрда урнашкан Штеттен шәһәрендә - Одер буенда каршылый Шафиков...
Тамгалады безне җил-давыллар,
Әвәләде бераз, билгеле...
Ә яшибез ләкин дөньяда без
Икенче кат туган шикелле.
Сугыштан соң Хәмит Газиз улы белем алу максатын алга куя. 1956 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, югары белемле агроном була. Бу чорда ул инде "Орлыкчылык" тәҗрибә-производство хуҗалыгында совхоз директоры булып эшли.
1962 елдан 1974 елга кадәр - Бөгелмә районының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы. Ул елларда үстерелгән иген уңышының муллыгы, ашлык хәзерләү планнарының уңышлы үтәлү күрсәткечләре югары булу - җитәкченең бу өлкәдә яхшы белгеч булуына бер дәлилдер. Нәкъ шуңа күрә дә КПСС өлкә комитетының, ТАССР Министрлар Советының Мактау грамоталарына лаек була ул.
1974 елдан 1986 елга кадәр Бөгелмә индустриаль-педагогия техникумы директоры булып эшли.
Пенсия яшенә җитеп, лаеклы ялга чыккач та, Хәмит Газиз улы сафта кала - шәһәребез предприятиеләрендә төрле вазифаларда эшләвен дәвам итә. 1986 - 1995 елларда Бөгелмә механика заводының укыту-җитештерү үзәге начальнигы урынбасары була.
Бер үк вакытта ветеран - актив җәмәгать эшлеклесе дә: 1986 елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары советы рәисенең урынбасары.
Х.Г. Шафиков II дәрәҗә "Ватан сугышы", "Партийная доблесть", "Почёт билгесе", III дәрәҗә "Дан" орденнары кавалеры. Сугышчан батырлыклары, хезмәттәге казанышлары өчен лаек булган һәм юбилей медальләренең саны исә 28! Алар арасында "За боевые заслуги", "За победу над Германией", "За взятие Кёнигсберга", "За доблестный труд в Великой Отечественной войне", Жуков медальләре бар...
Халык хуҗалыгы өчен квалификацияле яхшы белгечләр әзерләүдә ирешкән уңышлары өчен Хәмит Газиз улы Шафиковка 1984 елның декабрендә "Татарстан АССРның атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелә. Үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне, сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасында актив җәмәгать эшләре алып барганы өчен ТАССР Министрлар Советының, Россия Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитетының күпсанлы Мактау грамоталарына лаек була.
Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары советы рәисенең урынбасары буларак, үзенең җәмәгать эшчәнлегендә Хәмит ага, әйткәнчә, яшьләрне һәм балаларны патриотик рухта тәрбияләү эшенә аеруча зур игътибар бирә. Мәктәпләрдә, һөнәри белем бирүче уку йортларында белем алучылар белән очрашуларда даими катнаша, дәһшәтле сугыш хатирәләрен сөйли (түбәндә аның берничәсен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез), үзенең озын һәм бай гомер юлында күргән-белгәннәре, туплаган тормыш тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша. Ә аның сөйләгәннәре гыйбрәтле дә, тетрәндерерлек тә. Ару-талу белмәс могтәбәр ветераныбызга алга таба да хәерле озын гомер, якты көннәр, тыныч тормыш телибез. Сүзебезне Хәсән Туфанның шигырь юллары белән төгәллисе килә, чөнки бу юллар мөхтәрәм аксакалыбызның бүгенге күңел халәтен бик ачык чагылдыра кебек:
Омтыла җан, бәйге аты сыман,
Мәйданнарга һаман, яшәүгә.
Тагын бер кат шулай яшәр идек,
Ике килсә гомер әгәр дә.
Канлы югалту
1944 елның 3 - 17 июль тирәләрендә булды бу хәл. Курск дугасы районында, Прохоровка янындагы танк сугышлары вакыты. Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле вакыйгасы буларак тарихка кереп калды ул бәрелеш. Станция белән Псёл елгасы арасындагы әллә ни зур булмаган участокта сугыш бара. Безнең яктан да, Германия ягыннан да катнашкан танкларның саны, бергә исәпләгәндә, 1000нән артып китә. Бик эссе, танк чылбырлары, машиналар тәгәрмәче астыннан, бомба-снарядлар шартлавыннан күтәрелгән тузан һәм туфрак дөньяны томалый, күз күреме дә, гөрселдәү-шартлаулардан колак ишетүе дә начарлана.
Кабинасында минем иң якын дустым утырган "Катюша"га бомба эләкте, җайланма күз алдында ишелеп төште. Тизрәк аның кабинасына таба атылдым, анда бар нәрсә җимерелгән, авыр сулап ятучы канга баткан дустымны көчкә-көчкә сөйрәп чыгардым. Кулларыма күтәреп, үзебезнең иптәшләр янына киттем. Тик алып барып җиткерә алмадым мин аны, Куклин кулларымда җан бирде. Ул кыска гына вакыт эчендә шулкадәр күп кан югалтты ки, аны күтәреп барган вакытта минем дә күкрәк турыннан алып, тезләремә кадәр бөтен киемем, суга төшкән шикелле, лычма юешләнгән - канга баткан иде.
Алмаш киемнәр кич белән генә килеп җитәчәк икән, көне буе дустым канына манчылган киемнәрдә сугышырга туры килде...
Ә Куклинны без икенче көнне кич белән, сугыш бераз тына төшкәч кенә җирли алдык...
Сугышта шулай да була...
Бервакыт без басу уртасында яткан ертык бер капчыкта борчак белән он таптык. Шуннан озак та тормый, тагын бер иптәшебез сыерга юлыгуын әйтеп шатландырды.
Солдатларның белмәгән нәрсәсе юк бит аның, тиз арада оннан ипи әвәләделәр, борчак ашы да пешерделәр. Аш пешеп җиткәч, миңа да бүлеп бирделәр. Карыйм, шулпада нәни бөҗәкләр йөзеп йөри. Тапкан борчагыбыз кортлы булган икән, ләбаса. Әй, аңа ис китмәде - аш сирәк тәти торган ризык - без аны ялт итеп, ашап бетереп куйдык. Күрәләтә торып, ачтан үлеп булмый бит инде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: