Бөгелмә авазы

Ибраһим турында бәян

Ятим Ибраһим 1919 елны гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Гомумән, "4" саны аның язмышында хәлиткеч роль уйный торган сан була кебек. Дүртенче ае белән барганда сабый һәм аның ике абыйсы белән бер апасы әнисез калалар. Апасына ул чакта нибары алты яшь, ә ул елларда алты яшьлек бала өйдә һәм...

Ятим
Ибраһим 1919 елны гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Гомумән, "4" саны аның язмышында хәлиткеч роль уйный торган сан була кебек. Дүртенче ае белән барганда сабый һәм аның ике абыйсы белән бер апасы әнисез калалар. Апасына ул чакта нибары алты яшь, ә ул елларда алты яшьлек бала өйдә һәм хуҗалык эшләрендә катнаша башлаган була инде. Шулай итеп, Әсма күкрәк баласының әнисен алыштыра, тик имезә генә алмый нарасыйны.
Әлмәт районының Кама-Исмәгыйль авылы кечкенә авыл түгел, бер ятимне туйдырырга хәленнән килерлек яшь әниләр дә була анда. Менә шулай итеп, Әсма "апа-әнкәсе" комсыз бәләкәчне күтәреп, имезергә йөртә. Фәүзиянең өе яныннан узганда, кисәтеп куя: "Иртә белән Ибраһимны имезергә онытма, синең чират", - ди ул. Тегесе, барысын да аңлаганын белгертеп, тәрәзә аша гына баш кага. Иртән Ибраһимның тамагын туйдыргач, эстафетаны Гөлчирәгә тапшыра... Менә шулай итеп, төрле әни-ләрнең сөте белән туенып, Ибраһим исән кала. Яшь әниләрнең сөте үз балаларына да, ятимне туендырырга да җитә.
Өч яшенә җиткәч тә әле Ибраһимны Фәүзия урамда тотып алып имезә торган була. Үзенең чираттагы нәние зәгыйфьрәк булганмы, сөтне имеп бетерә алмый, ә Ибраһим сөт әнкәсенә чат ябыша, ялындырып-нитеп тормый гына туйганчы имә, Фәүзиянең бармаклары белән чәчләреннән сыйпап-сыйпап утыруы малайга тагын да ныграк ошый торган булган күрәмсең, әни исен татымаган бала мондый наздан, әлбәттә, мышный-мышный рәхәтләнә, ләззәт һәм яшәү көче ала. Авыртулардан арыну өчен Фәүзиягә дә бик кирәк була баланы имезү.
Элек күкрәктән аерылган балага ипи йомшагы чәйнәп бирәләр, юка чүпрәккә шуны төен итеп төйнәп, авызына каптыралар иде. Чүпрәк аша бала шуны суырып, үзенә ризык ала. Ә инде авызыннан төшеп китмәсен, яисә ялгыш йотып җибәрмәсен өчен аны баланың түшенә тагалар - элеп куялар иде. Мондый имезлекне Ибраһимга башкаларга караганда иртәрәк кабарга туры килде. Төнлә белән, яисә иртән бала уянуга әниләре имчәк каптырганда, Ибраһимга шундый имезлек белән канәгатьләнергә туры килә торган була. Тынычлану өчен бик ярап тора, әлбәттә.
Авыл урамында ул чорларда авызына шундый төен-имезлек каптырылган балаларны еш очратырга була иде. Муеннан эшкә чумган әниләр тиз генә ипи йомшагы чәйнәп, аны балага каптырып куялар. Авызында андый имезлеге булган сабый еш елап, әнисен гел генә бимазалап тормый инде.
Ибраһимның әтисе Миңнулла балага теләсә кайда һәм теләсә ничек итеп, бигрәк тә урамда, имезлек каптыру ягында түгел иде. Ул Әсма кызын ипине дә башкалар кебек чәйнәп түгел, ә агач савытта кәҗә сөте өсти-өсти төеп әзерләргә өйрәтте. Куе ботка хәленә китереп әзерләнгән имезлек эчлегендә
ипи төерләре калса да, яшь баланың авызына алар эләкми, тамагына утырып, чәчәтми.
Ә ихатада кәҗә малы беркайчан да бетеп тормады. Әле Ибраһимнан соң да гаиләдә яшь бала тавышы озак өзелмәде. Үги әни булып килгән Сәкинә үзе дә дүрт бала тапты. Балаларга исә кәҗә сөте эчерәләр иде.
Ибраһим бик хәрәкәтчән, нык, тере бала булып үсте. Сөйләшүе дә, әтисене-кенә охшап, итагатьле, чиста һәм матур тембрлы иде.
Яшүсмер чагында ук шәһәргә - инде кияүгә чыгып шунда төпләнгән Әсма апасы янына китте. Анда башта мәктәптә 6 сыйныф белем алып, аннары Бөгелмә станциясе паровоз депосындагы тимер юлчылар училищесын тәмамлап, Кызыл Армия сафларына алынганчы, паровоз кочегары булып эшләде.
Сугыш сугыш шул инде...
Кочегар булып эшләгән егет армиягә киткәндә егерме яшен тутырган, буыны шактый ук ныгыган була инде. Ә сугыш башлану аларның Белоруссия лагерен-да өйрәнүләр узган чагына туры килә.
Ике хезмәттәше белән төшкән фотосурәтен Минск янындагы Крупки шәһәреннән апасына 1941 елның 15 июнендә җибәргән ул. Хатта, әлбәттә, сугыш ту-
рында бер сүз дә юк. Аның матур киләчәккә хыялларын бәян итеп, яшьләргә хас булган оптимизм белән язылган юлларын туганнары укыганда, солдатларны фашист самолётлары бомба яудырган, туплар утка тоткан вакыт була инде.
Әйе, һәркемнең - үз язмышы. Ибраһимның иптәшләренең күбесе, ни өчен үлгәнен дә белмичә, шунда ук һәлак була. Арада мылтыкларыннан бер генә
тапкыр да атарга өлгермәгәннәре күпме! Хәер, кем белә бит, алар бәлки кайберәүләргә караганда бәхетлерәктер дә әле...
Сугыш башланган елда Ибраһим хәтта госпитальгә дә эләкми. Җиңелчә генә яраланып, җәрәхәтләренең урында гына төзәлүләре исәпкә алынмый, әлбәттә. "Госпитальгә озатырлык булганда гына яралы санала солдат" дигән караш яши ул чорда. Беренче җитди ярасы шактый ук тирән була аның, әмма сөягенә зарар килми. Андыйларны фронттан ерак түгел генә урнашкан госпитальләрдә дәвалыйлар. 12 көн ятып чыга Ибраһим, җәрәхәт эзе кызарып җөйләнүгә, егетне кире фронтка озаталар. Тагын бер ай чамасы, аягын кысып бәйләгән килеш, аксап йөри әле ул. Яралануы турында апасына язып тормый, шулай итеп, өйдәгеләр бу хакта берни дә белми калалар. Үзеннән алты гына яшькә олы булса да, әнисе урынына күргән Әсма апасын да, якыннарын да борчыйсы килми егетнең.
...Үги әниләре Сәкинә үзе дүрт кыз бала таба, шулай итеп, аның инде үскән олы үги балаларына игътибары бик тәтеми дә, өч ир балага калкан булып, шул бердәнбер Әсма апалары кала. Ибраһимның уртанчы абыйсы кырык бернең июлендә үк хәбәрсез югала, нибары бер хаты килеп кала. Өлкәне яраланганнан соң каты авырып китә, кайдадыр бик еракта дәвалана. Ә Ибраһим, үзе карап үстергәнгәме, апасына аеруча якын була, һич уеннан чыкмый, чын-чынлап улы кебек хис итә ул аны...
Ялга кайту
1942 елның җәйге челләсендә Ибраһимның җилкәсе яралана. Сугышка ул кабат ныклап дәваланганнан соң, сентябрь аенда гына кайта.
Госпитальдә озак тотмыйлар аны: "Йөреп торасың, син аяктагы кеше, бар, өеңә кайт, терелгәнче анда дәвалан", - диләр.
Бөгелмә военкоматында бер айдан комиссиягә килергә кушалар. Берәр атна чамасы апасының булдыра алган кадәр әзерләгән сый-хөрмәтендә яшәгәч, Ибраһим сугышка кадәр эшләгән җиренә - депога юл тота. Анда исә егетне күреп алуга, чат ябышалар: эшче кулларга кот-очкыч кытлык вакыт, шуңа тиз генә паровоз бригадасына эшкә җибәрәләр үзен. Ул вакытта кочегар итеп хәтта хатын-кызларны да алалар, дөрес, үзләренең ризалыгы белән генә.
Бер кул белән Ибраһим бу эшне ничек башкаргандыр, моны сыңар кул белән соскычлы көрәк тотып эшләгән кеше үзе генә беләдер. Ә паровозга пар кирәк, мичтә күмер өзелеп тормаска тиеш, тутырып кына өлгер. Ни гаҗәп, көрәк тотып эшләү Ибраһимның ярасына шифа гына бирә.
...Өченче тапкыр баруында хәрби комиссариатта аны сәламәт, фронтка китәргә яраклы дип табалар. Яраланып терелгәннәр кабат өлкә хәрби комиссариаты аркылы озатылалар, Ибраһимның бу чорда Казанда төшкән фотосурәте дә сакланган әле.
Гарипләнү
Яңа китерелгән яралыларны баш табиб, хәрби медицина хезмәте полковнигы үзе һәм аның кул астында эшләүче хирурглар бергәләп карыйлар. Менә ул Ибраһимның итле-канлы тоташ массага әйләнгән сул кул чугын игътибар белән карый да бер генә сүз әйтә:
- Ампутация.
- Иптәш полковник, бәлки башта чис-тартып караргадыр, - дип сүзгә кушыла янәшәдә торган хирургларның берсе. - Мин яраны караган идем, анда исән калган урыннар бар кебек...
- Ә боларын кая куясың? - дип кырт кисә җитәкче ярдәм сорап ыңгырашып, кычкырып яткан берничә дистә яралыга ишарәләп.
Ибраһимга укол ясыйлар. Коточкыч авырту беркадәр басыла төшкән кебек булгач, егетнең зиһене бераз ачылып китә, начальникның әйткәннәре башына
суккандай була: "Ничек? Кулсыз калыргамы? Юк, бу мөмкин хәл түгел! Юк, юк!"
Барысы да күз ачып йомганчы һәм аның ихтыярыннан башка эшләнә кебек - ул ут чыккандай чәчрәп торып, коридорга чабып чыга. Ишекнең кайда икәнен дә карап тормый, ачык тәрәзәдән аткан ук кебек тышка атыла. Ничек төшкән, егылгач бәрелгәнме, егылып яткан мизгелләре озакка сузылганмы,
берни хәтерләми, башына беренче килгән уе: "Куа чыкмадылармы икән?" - дигән курку була.
Кая инде куа чыгулар?! Аның юклыгын операциягә чират җиткәч кенә белеп алалар.
Рәис АБДРАХМАНОВ.
Бөгелмә шәһәре.
Ә. Шәвәлиева тәрҗемәсе.
/Фотолар - гаилә альбомыннан/.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: