Бөгелмә авазы

Ибраһим турында бәян

Гарипләнү Госпитальдә әле мондый хәлнең булганы булмый. Яралының югалуы гайре табигый вакыйгага әйләнә. Инде чираттагы егетнең аягын ампутацияләп ташлыйлар, эшне бетереп киләләр, ә кул чугы изелгән егет юк. Начальникка хәбәр итәләр, анысы исә бу гадәттән тыш хәл турында, әлбәттә, тиешле органнарга җиткерә. Ә Ибраһим бу вакытта тузанлы юл буйлап солдат...

Гарипләнү
Госпитальдә әле мондый хәлнең булганы булмый. Яралының югалуы гайре табигый вакыйгага әйләнә. Инде чираттагы егетнең аягын ампутацияләп ташлыйлар, эшне бетереп киләләр, ә кул чугы изелгән егет юк. Начальникка хәбәр итәләр, анысы исә бу гадәттән тыш хәл турында, әлбәттә, тиешле органнарга җиткерә.
Ә Ибраһим бу вакытта тузанлы юл буйлап солдат кая барырга тиеш булса, шунда бара: туплар гөрселдәгәне ишетелеп торган җиргә, сугыш барган җиргә таба атлый ул. Бинт белән чолгап куйган кулын бер җай белән генә селкетеп, сызлауны басарга тырышып, хәтта үзалдына җыр көйләре дә көйләп карый. Ач сабыйны көйлимени, ә кул игътибарны торган саен ныграк таләп итә, тынычлык кирәк, авыртуны басарга кирәк, ди... Ибраһим күз алдындагы томанны ерып, бара да бара, бара да бара. Менә аны кемдер эләктереп ала, шул мизгелдә күз алдындагы томан да юкка чыга...
Язмыш елмая егеткә. Берничә сәгатьтән инде аның яралы кул чугы хәрәкәттәге госпиталь хирургының ышанычлы "кулларында" була. Бик озак булыша хирург-капитан бу кул белән, алга таба ни эшләргә икәнен җентекләп уйлар өчен бер биш тапкыр тәмәке көйрәтергә генә чыгып керә. Әйе, кул чугы тәмам имгәнгән: чәнти бармак өзелгән, ә калган дүртесе урында кебек. Әмма аларны хәрәкәтләнерлек итеп саклап калырга кирәк бит әле. Тырыша капитан: сөякләрнең бер өле-
шен кисәргә, бер өлешен чүпләп ташларга туры килә, ничек итсә итә, әмма, төгәл үк булмаса да, кул чугына охшаган орган "ясап куя" һәм ул кул Ибраһимга әле тагын илле ел хезмәт итә: сугышта солдат булырга, тормышта киенергә-чишенергә, кирәкле барлык эшләрне башкарырга ярдәм итә...
"Качу" бәясе
"Особистлар" Ибраһимны әле хәле авыр вакытта ук эзләп табалар. Тамактан ризык үтмәү турында әйтеп тә торасы юк, кулын чорнаган бинттан кан саркый, температурасы югары, вакыт-вакыт аңын югалтып, саташып та ала торган чагы була аның. Хәле һаман шулай начар булса, кулны кисү ихтималы да каралган була. Егетнең документларын, бүләк погоннарын тартып алалар: бездән беркая да кача алмассың, янәсе.
Хирургны да игътибарсыз калдырмыйлар органнан килүчеләр. Әмма ул - табиб, яралыга операция ясаган, күз алдында бары тик яралы кулны гына күргән, ә ул кул кемнеке - анда аның эше юк. Кешене кем имгәткән яки яралаган, операция өстәленә авыру ничек килеп эләккән, табибның анда эше юк, ул - дәвалаучы гына.
Тикшерүчегә Ибраһим эшен алга "этәрергә" кирәк, ә ул һаман каты авырый. Җитәкчелек бу эшне Ибраһимов дигән тикшерүчегә тапшырырга була, татар эшен татар карасын, уртак тел табып куймаслармы дигәннәрдер инде...
"Особист" нинди генә сораулар биреп бетерми аңа: татарчалап та, русчалап та сөйләп карый. Ибраһим үзен арурак хис иткән көннәрдә дә, тәмам хәлсезләнеп яткан көннәрдә дә тинтерәтә ул аны. Кайбер көннәрдә ярыйсы гына сөйләшәләр, хәтта дустанә елмаю белән аерылышалар. Ә инде кайбер көннәрдә, сугышыр чиккә җитеп, ызгышалар.
Татар авылында үскән Ибраһим үзенең саф татарлыгы белән еш кына Ибраһимовны чыгырдан чыгара, чөнки тегесенең татарчасы бик чамалы була. "Нервларда уйнау" партияләре орган хезмәткәре эшендә ничек чагылгандыр, ә менә Ибраһимның бу хәлдән кулы бик авырлык белән төзәлә, җитмәсә, иске җәрәхәтләре дә ачыла башлый.
Мондый тарткалашның бер чиге булырга тиеш була, әлбәттә, һәм куркынычсызлык хезмәте "качкын"ны штраф батальонына озатырга дигән карар чыгара - үз ипиен бушка ашамаганын күрсәтергә кирәк бит инде аларга да...
Менә шулай итеп, Ибраһим штрафбатка барып эләгә һәм Җиңү көненә кадәр хәрәкәттә-ге армиядә була.
Каян чыккан штрафбат ул?
Чыңгызовка, һичшиксез, аның училищеда офицерлыкка бергә укыган сабакташы ярдәм итә. Штрафникларның документлары да аның аркылы үтеп, штаб офицеры буларак, кемнең кайсы штрафбатка җибәреләчәген дә ул билгели. Шулай итеп, Чыңгызовның батальоны хәрәкәттәге армиянең инде өченче ел дәвам иткән сугышта Ибраһим кебек утны-суны кичкән "гаепле" сугышчылары исәбенә тулылана тора. Бу юлы Чыңгызовка төрле "кыңгыр эшләре" өчен "эләккән" элекке өч сержант Гусев берьюлы килеп эләгә. Ә кырык дүртенче ел башында берничә ай дәвамында анда хәтта җиде Гусев була. Җор теллеләрдән кемнәрдер: "Гусаклар иттарткычка кереп китте", - дип тә әйткәли торган булалар.
Сөйләүләренә караганда, капитан үзе дә приказны бозып, хутор янындагы тауда түгел, ә шул тауның ике ягындагы калкулыкта окоплар казып урнашалар, дошманга һөҗүм итәр өчен шулай уңайрак буласын чамалап эшли командир. Өстәвенә, таң алдыннан хуторда исән калган
барлык мичләргә ягып җибәрергә куша, төтен күбрәк булсын дип таләп итә. Бу торбалар немецларны гына түгел, үзебезнең начальствоны да аптырашка калдыра. Немецлар беркадәр атып карыйлар да, җавап күрмәгәч, хуторга киләләр. Әмма анда, үзләре көткәнчә, русларны күрмиләр. Чыңгызовныкылар исә ике як-лап көтмәгәндә давылдай ябырылып, немецларны тар-мар итәләр. Берничә яраланучыны исәпкә алмаганда, бер-
нинди югалтуларсыз башкарып чыгалар алар эшне. Бу офицер кул астында алып барылган иң яхшы алышларның берсе була.
Ә инде безнекеләрнең команда пунктында немецларның бернинди каршылыксыз хуторга кергәннәрен күрүгә, моны боерыкка буйсынмау дип
саныйлар һәм янәшәдә генә булган "особист" шунда ук хәлне ачыкларга дигән күрсәтмә ала. Ә анысы инде тырыша...
Бүген дә армиядә махсус частьлар бар. Ә сугыш елларындагы штарфбатлар, нигездә, үз теләкләре белән фронтка килгән җинаятьчел дөнья вәкилләреннән тора.
Әлбәттә, Чыңгызовның майор погоннарын салдыралар, рядовой итеп калдыралар, шулай да штрафбатка командир итеп җибәрәләр. Фуфайкасы погонсыз булса да, кул астындагылар аңа "иптәш капитан" диеп мөрәҗәгать итәләр. Капитанның үзе белән һәрчак каләме һәм үзләре урнашкан җирләр белән дошман позицияләре билгеләнгән картасы була, биремнәрне үтәгәндә тиешле карарларны тиз таба белә. Кул астында ике геодезисты була аның, аларны аеруча хөрмәт итә, батальон икенче урынга күчкәләгәнче, ул тиешле картаны таләп итә инде. Разведчиклар ничек өлгерә - анысында эше юк, аңа, иң мөһиме, "кәртинкә" булсын.
Рәис АБДРАХМАНОВ.
Бөгелмә шәһәре.
Ә. Шәвәлиева тәрҗемәсе.
/Фотолар - авторның гаилә альбомыннан/.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: