Бөгелмә авазы

Иң якты бәйрәм

Без билгеләп үтә торган бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу - беркемне дә битараф калдырмый торган иң якты бәйрәм. Иң кадерле кешеләребезгә - әнкәйләргә иң җылы, иң матур сүзләрне әйтәсе килә. 25 ноябрь көнне Туган якны өйрәнү музеенда "Әни канаты астында" дип аталган гаилә-уен программасы оештырылды. Бу...

Без билгеләп үтә торган бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу - беркемне дә битараф калдырмый торган иң якты бәйрәм. Иң кадерле кешеләребезгә - әнкәйләргә иң җылы, иң матур сүзләрне әйтәсе килә.

25 ноябрь көнне Туган якны өйрәнү музеенда "Әни канаты астында" дип аталган гаилә-уен программасы оештырылды. Бу чарада балалар әниләренә багышлап шигырь сөйләделәр, алалрның портретларын ясадылар, әниләр турында матур мәкальләр әйттеләр, чәчәк бәйләме әзерләделәр. Төрле ярышларда әниләр газиз балаларының ничек оста эш итүенә шатланып, аларга көч-куәт биреп утырдылар, кайберләрендә үзләре дә бик актив катнаштылар.

Чара ахырында балалар әниләргә "Әни - һәр язмышта иң мөһим сүз" дигән медаль тапшырдылар. Бәйрәм һәркемгә ошады: күңелләрдә бары тик шатлык хисе генә тулы иде.

Г. ГАРИПОВА,

музей-мәгариф эшчәнлеге буенча методист.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: