Бөгелмә авазы

Һөнәргә тугрылык

Хрущев заманында, аннан соң да һәр эштә Америка белән ярышканыбыз бик тә хәтердә әле минем. Авыл хуҗалыгындамы, удар төзелешләрдәме, без һәрвакыт алда булырга омтылдык бит.

Әбүзәр ШАКИРОВ.
Бөгелмә шәһәре.

Космос турында әйтәсе дә юк инде. Юрий Гагарин исеме генә дә ни тора! Совет кешеләре өчен моннан да зуррак горурлыкның булуы мөмкин идеме соң?! Без - бүгенге өлкән буын вәкилләре нәкъ менә шулай уйладык. Ул чорларда, минемчә, кешеләр чын энтузиастлар иделәр, киләчәгебезнең якты һәм матур булачагына чын күңелдән ышандылар һәм моны эштә расладылар. Атаклы Магнитка, Беломор-Канал, Байкал-Амур магистрале төзелешләре, Себер һәм Ерак Көнчыгышны, чирәм җирләрне үзләштерү һ.б.лар моның ачык мисалы булып торалар. Комсомол яшьләр коммунизм төзүгә үзләрен-нән өлеш кертергә омтылып, мондый төзелешләргә ашкынып киттеләр. Билгеле, бу хәлләргә дөрес бәя бирү, алар турында җентекләп өйрәнү - тарихчылар эше. Мин исә язмамда якташым - заманында комсомол путевкасы буенча үзенең өч ир туганы белән бергә ерак Себер җирен үзләштерергә, төгәлрәк итеп әйткәндә, Омскида синтетик каучук заводы төзелешендә беренче көннән үк катнашкан гап-гади бер егет - Шәһим Рәхмәтулла улы Насыйров турында сөйләп үтәрмен.
Булачак заводны нигезеннән алып төзегән бу яшь егетләргә бар һөнәрне дә эш барышында үзләштерергә туры килгән. Мәсәлән, башта эшкә гади эшче булып урнашкан Шәһимне тиздән мастер итеп куялар, аннары прораб… Киләчәкнең белемлеләр кулында икәнлеген аңлаган егет укырга омтыла, төзүчеләр техникумына укырга керә. Һәр эшкә кулы ятып торган яшь егетне тиз күрәләр, Омск өлкә комсомол оешмасы аны 1963 елның сентябрендә Красноярск шәһәрендә узган Себер һәм Ерак Көнчыгыш төзүчеләренең I Бө-тенсоюз яшьләр слетына делегат итеп җибәрә. Беләсезме, кем белән очрашкан ул бу слетта? Юрий Гагаринның үзе белән! "Беренче космонавтның очрашуга киләчәген алдан әйтмәгәнгәдер инде, безнең өчен көтелмәгән хәл булды, - дип искә ала дулкынлану хисләре белән ул мизгелләрне Шәһим Рәхмәтуллович. - Ничек шулай булгандыр, җыелган халык арасында Юрий Гагарин янәшәмә туры килде һәм мин аның белән сөйләшү бәхетенә ирештем". Очучы-космонавт яшь төзүченең исемен, кайсы яклардан булуын, нинди төзелештә эшләвен сораган. Менә шушы бер-ике минут эчендә ул Гагаринның никадәр гади, үз кеше икәнлеген бөтен күңеле белән аңлый алган. "Менә бит нинди кеше, югыйсә, бөтен планетада бердәнбер герой иде заманында. Ә халык белән шундый гади аралаша. Димәк, "йолдыз чире" йокмаган инде үзенә", - ди төзүче ветеран.
Слет программасы һәртөрле семинарлар, очрашуларга бик бай була. Мәсәлән, Красноярскига төзүчеләр өчен концерт программасы белән ул вакытта әле япь-яшь Иосиф Кобзон, Александра Пахмутова, Николай Добронравовлар килә. Слет барган алты көн дәвамында делегатларны төрле истәлекле урыннарга экскурсияләргә дә алып барганнар. Гасырның иң зур төзелешләреннән булган Красноярск ГЭСында, әле нигезе генә салынып килә торган Дивногорск шәһәре төзелешләрендә булганнарын Шәһим бүген дә ачык хәтерли.

Яшь төзүче өчен бу слет бик тә истә калырлык булган шул. Комсомол Үзәк Комитетының беренче секретаре Павлов кулыннан байтак Грамоталар, бүләкләр алуга ирешкән. Ә менә ветеран өчен иң кадерле бүләк - Юрий Гагаринның имзасы. Бу турыда Шәһим планетабыздан читкә очкан беренче кешедән очра-шу вакытында сораган булган. Беренче номерлы космонавт риза булып, егетнең делегат кенәгәсенә зур канәгатьлек белән кул куйган…

Бу чордан соң инде 50 елга якын вакыт узып киткән. Ярты гасырлык стажы булган эш остасы Шәһим Рәхмәтулла улы Насыйров - шәһәребез төзелешенә дә үзеннән зур өлеш керткән шәхес. Бүгенге көндә Бөгелмәдә гомер кичерә. Нинди генә кыен шартларда да үзенең төзүче һөнәренә тугрылыклы булып кала алган, чөнки Себернең кырыс табигать шартлары аны чыныктырган, авырлыклардан курыкмаска өйрәткән.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: