Бөгелмә авазы

ХЫЯЛЛАРНЫ ҖИЛКӘН ИТЕП...

Әйе, 2015 ел Бөгелмәдә Яшьләр елы дип игълан ителде. Шуңа да әлеге сәхифәбезне яшьләргә багышлыйбыз. Иң беренче чиратта, сезне, хөрмәтле газета укучылар, Бөгелмәне соңгы 5 ел эчендә дөньяга, илгә, республикага таныткан яшьләр белән таныштырырга булдык. Эштә уңганнар, укуда алдынгылар, спорт сөючеләр, гүзәллектә тиңнәре булмаган затлар турында сөйләргә җыенабыз. Александр Красных...

Әйе, 2015 ел Бөгелмәдә Яшьләр елы дип игълан ителде. Шуңа да әлеге сәхифәбезне яшьләргә багышлыйбыз. Иң беренче чиратта, сезне, хөрмәтле газета укучылар, Бөгелмәне соңгы 5 ел эчендә дөньяга, илгә, республикага таныткан яшьләр белән таныштырырга булдык. Эштә уңганнар, укуда алдынгылар, спорт сөючеләр, гүзәллектә тиңнәре булмаган затлар турында сөйләргә җыенабыз.

Александр Красных

Александр Красных - Европа чемпионатында йөзү буенча көмеш призер исемен алучы.
20 яшьлек егет Бөгелмә шәһәрендә туып-үскән. 2 нче лицейда белем алган Александр хәзер Казан федераль университеты студенты, геология факультетында белем ала. 3 нче сыйныфта ук үз тормышын спорт белән бәйләгән егет бүгенге көндә укуын туктатып, академик ял алган. Чөнки хәзер Александр җаваплы ярышка - Дөнья чемпионатына әзерләнә. Бүгенге көндә аны безнең шәһәрдә тотып та булмый. Көндәлеге минутлап язылган. Әле Мәскәүдә, әле Болгариядә, әле Казанда, әле Санкт-Петербургтагы ярышларда катнаша. Бөгелмәгә бары 5 апрельдә йөзү буенча традицион Р. Ибәтуллин истәлегенә багышланган ярышка кайтырга җыена.
19 апрельдә Мәскәүдә йөзү буенча Дөнья чемпионатына сайлап алу ярышлары узачак. Аннары Александр Казанда Россия данын яклаячак. Аңа уңышлар телибез!!!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: