Бөгелмә авазы

Хәтерләүдән курыкма син, үткәннәрне онытма син

1941 елның 22 июнь иртәсе искиткеч матур, күк йөзе зәп-зәңгәр. Көннең кызу булачагы сизелеп тора. Ләкин менә шундый матур күк йөзен кинәт самолётлар гөрелтесе, шартлаулар, янгын төтене каплап ала. Бу көнне, фашистлар Германиясе хыянәтчел төстә һөҗүм итеп, илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш... Күпме ачы күз яшен, кайгыхәсрәтне үз эченә...

1941 елның 22 июнь иртәсе искиткеч матур, күк йөзе зәп-зәңгәр. Көннең кызу булачагы сизелеп тора. Ләкин менә шундый матур күк йөзен кинәт самолётлар гөрелтесе, шартлаулар, янгын төтене каплап ала. Бу көнне, фашистлар Германиясе хыянәтчел төстә һөҗүм итеп, илдә Бөек Ватан сугышы башлана.
Сугыш... Күпме ачы күз яшен, кайгыхәсрәтне үз эченә алган бу шомлы сүз. Аны ишетүгә үк күз алдына янып каралган иген басулары, ятим калган сабыйлар, газиз ирләрен, сөекле балаларын югалткан аналар килеп баса. Бөтен халык белән бергә безнең шәһәребездәге ир-егетләр дә Ватаныбызны явыз, кансыз илбасарлардан саклап калу өчен көрәшкә күтәрелә. 1941 елның 15 августында Бөгелмәдә 352 нче укчы дивизия оеша башлый. 1941 елның 7 ноябрендә 352 нче Орша укчы дивизиясе хәрби марш белән, тигез сафларга тезелеп, тимер юл вокзалына юнәлә, шуннан фронтка озатыла. Аның составына татарлар, руслар, украиннар, чувашлар һәм башка милләт кешеләре кергән. Аларның күбесе - Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Нурлат, Чирмешән һәм башка якын-тирәдәге район һәм авыллардан, ягъни 90 процентка якыны - Татарс тан кешеләре. Генерал Ю.М. Прокофьев командалыгында бу дивизия Мәскәүдән алып, Чехословакиягә кадәр сугыш юлы уза. Шулай ук Волоколамск өчен сугышта, Мәскәү һәм Смоленск өлкәләрен, Белоруссия һәм Польшаны азат итүдә катнаша. Орша шәһәре өчен сугыш 3 тәүлеккә сузыла. 27 июнь көнне шәһәр фашистлардан азат ителә. Бу батырлык өчен дивизиягә Орша исеме бирелә. Минскины азат иткән өчен - Кызыл Йолдыз ордены, Днепрдагы каһарманлыклары өчен Суворов ордены белән бүләкләнә. Бөгелмәләрнең батырлыгын мәңгеләштерү йөзеннән, 1983 елның 9 маенда Гафиятуллин һәм Калинин урамнары чатында 352 нче укчы дивизиягә багышланган стела ачыла. Аның архитекторы - А.Ә. Идрисов.
Шушы дивизиянең батырлыклары турында күбрәк беләсем килеп, элек үзем укыган мәктәптә урнашкан 352 нче дивизиягә багышланган музейга кердем. Биредә сугыш экспонатлары, фоторәсемнәр саклана. Күзем бер фоторәсемгә төште. Астына зур хәрефләр белән Маслов Иван Дмитриевич дип язып куелган.
Ә кем соң ул Иван Дмитриевич Маслов? Нинди батырлыклар эшләгән? Шулчак миндә: "Аны белүчеләр, якын туганнары, балалары, оныклары исәнме икән?" - дигән сорау туды. Музей җитәкчесе Рәмилә Мөфәсим кызы Сәлимова, кызыксынуымны күреп, миңа Иван Дмитриевичның кызы Нина Ивановна Иванованың телефон номерын бирде. Шулай Нина Ивановна белән элемтәгә кердем. Аңа үземнең теләкләремне җиткергәч, ул Орша урамындагы 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан 352 нче укчы дивизиягә багышланган музейга Иван Дмитриевичның 2 фоторәсемен, туу турында таныклык, хезмәт кенәгәсе, профсоюз билеты, гаиләгә килгән хатлар, үз к улы белән язылган автобиография һәм башка бик к үп док ументларның күчермәләрен җибәрде. Нина Ивановна бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши, лаеклы ялда. Ул гомере буе мәктәптә балаларга рус теле һәм әдәбияты фәнен укыткан, мәктәп директоры булып эшләгән.
Иван Дмитриевич Мас лов 1900 елның 29 маенда Октябрь районы (хәзерге Нурлат районы) Иске Чаллы авылында туган, шунда башлангыч белем алган. Чирмешән урман хуҗалыгында экономист-статист булып эшли. Үзенең хәләл җефете Александра Филипповна белән иңгә-иң куеп, гөрләп яшиләр. Бер-бер артлы өч кызлары туа: Зоя, Нина һәм Мария. (Бүгенге көндә Нина Ивановна исән, Зоя һәм Мария инде мәрхүмәләр). Масловлар гаиләсе авылда укымышлы, алдынгы карашлы, хөрмәтле гаиләләрдән саналган. Нина Ивановна сүзләренә караганда, Иван Дмитриевич татарча бик яхшы белгән, үзенең балаларына да телләр өйрәнүдә ярдәм һәм теләктәшлек күрсәткән. Нина Ивановна, рус милләтеннән булуына карамастан, үзе дә татарча чиста
сөйләшә.
Хәрби әзерлек курслары үтеп, 1941 елның 25 августында Иван Дмитриевич Маслов та Кызыл Армия сафларына алына.
"Правда" газетасында (22.09.19 42 ел, № 265 (9036)) басылган "Миномётчыларның төгәл уты" мәкаләсендә дә Иван Дмитриевич Маслов батыр, курку белмәс шәхес буларак яктыртыла. Инде фашистлар безнең чик буена килеп җитәләр. Куркусыз Иван Маслов үзенең миномётыннан аларга ут ача. Ә инде траншеяга бер-бер артлы немец фашистларының гранаталары очып төшә башлагач, кыю, батыр йөрәкле Иван аларны очкан чакта ук тотып, кире фашистларга таба томыра. Шулай итеп, батыр миномётчы һавадан 8 граната эләктереп ала. Берничә көн эчендә а лар 10 немец батареясын юкка чыгарганнар, сугыш кирәк-яраклары сакланган ике складны шартлатканнар. Минемчә, болар барысы да Җиңү көнен якынайту өчен, изге Ватан өчен эшләнгән. Бу юллардан совет солдатының чын патриот икәнлеген аңлыйбыз.
Минем кулымда тагын бер истәлек - алар гаиләсенә язылган хатлар. Бу хатларны укыганда күңелемне ниндидер әйтеп бетергесез хисләр биләп алды, йөрәгем күкрәгем читлеген бәреп чыгарлык итеп тибә башлады, тәннәрем өшеп куйды. Ул хатлар 60 елдан артык кызы Нина Ивановна өендә сакланган. Яшь, матур Александра Филипповна (ул Иван Дмитриевичның хатыны) бу өчпочмаклы хатны 1943 елның 28 сентябрендә үзенең иреннән ала. "Хәерле көн, минем кадерлеләрем Шура, Зоя, Нина һәм Маруся! Чын күңелдән сезгә кайнар сәламнәремне юллыйм... Сәлам шулай ук урман хуҗалыгы коллективына, якын дусларга. Сезнең язган
хатыгызны 1943 елның 25 сентябрендә алдым. Без алга - көнбатышка таба барабыз. Немец фашистларын үз территориябездән куабыз. Кышка таба, аларны кырып бетереп, тыныч тормышта яшәргә өмет итәбез. Минем өчен борчылмагыз, монда барысы да яхшы. Тиздән күрешкәнгә кадәр. Сәлам белән, Иван Маслов. 28.09.1943 ел".
1943 елның 12 ноябрендә Масловлар гаиләсенә Кызыл Армия командирларыннан һәм сугышчыларыннан кайгылы хат-хәбәр килә:
"Ваш муж старшина Иван Дмитриевич Маслов, уроженец ТАССР, Октябрьского района, с. Старые Челны, в бою за социалистическую Родину, верный воинской присяге, проявивший геройство и мужество, погиб в бою 12 октября 1943 года и похоронен в Могилевской области, Горском районе, деревни Конгресс". Нина Ивановна әтисенең кабере турында дөрес һәм
тулы мәгълүмат эзләп, Могилев өлкәсенең Е.Р. Романов исемендәге туган якны өйрәнү музеена (Белоруссия) мөрәҗәгать итә. Ул әтисе Иван Дмитриевичның Могилев өлкәсе, Горецкий районы, Ленинский үзидарәсенә караган Стефанов авылының хәрби зиратында җирләнүе турында мәгълүмат ала. Монда җирләнгән солдатлар истәлегенә һәйкәл куелган.
Нина Ивановна белән элемтәгә кереп, әтисе Иван Дмитриевич Маслов белән бергә 352 нче Орша укчы дивизиясендә сугышчан батырлыклар күрсәткән шәфкать туташы Елизавета Ивановна Хвалеева (Хохлова) (Бөгелмә шәһәренең Пржевальский урамында 11 нче йортның 7 нче фатирында яшәгән) һәм Баймөнир Нәүрүзовларның 352 нче Кызыл Байрак орденлы Орша укчы ивизиясендә булуы турында мәгълүмат алдык. Без алга таба бу шәхесләрнең исемнәрен халыкка җиткерү өчен эшләргә уйлыйбыз.
Без, яшьләр, сугыш афәтен, аның фаҗигасен язучыларыбыз әсәрләре аша, елдан-ел сирәгәя баручы ветераннарыбыз сөйләгәннәрдән, кинофильмнардан күреп кенә күз алдына китерәбез. Әмма теләгебез бер: Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, Чечня сугышлары кебек афәтләр кешелек дөньясындагы иң соңгы фаҗигаләр булсын иде.
 
Рәсемнәрдә: 1943 елның 2 мартында өлкән сержант Иван Дмитриевич Маслов, СССРның Югары Советы Президиумы карары (№ 01) нигезендә, "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Карардан өземтәдә хәрби хезмәтне бик яхшы үтәве, 1943 елның 24 февралендә Сорокино авылы янында дошманның ике утлы ноктасын юк итүе турында язылган.
Иван Дмитриевич Маслов үзенең гомер юлдашы Александра Филипповна белән (Бөгелмә шәһәре, 1941 ел).

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: