Бөгелмә авазы

Хөрмәткә лаек Мөнирә апа

10 апрель көнне Карабаш мәдәният йортында ветераннарга юбилей медале тапшыру тантанасында Мөнирә Әхмәт кызы Сөярбаеваны хөрмәтләгән вакытта мин бу мөхтәрәм авылдашымның лаеклы гаилә язмышын кабат хәтеремнән кичергәндәй булдым (рәсемдә - уңнан икенче). Карабаш бистәсендә матур картлык көннәрен кичереп ятучы Мөнирә Әхмәт кызы Сөярбаева 1924 елның 22 гыйнварында Әлмәт районы Тайсуган...

10 апрель көнне Карабаш мәдәният йортында ветераннарга юбилей медале тапшыру тантанасында Мөнирә Әхмәт кызы Сөярбаеваны хөрмәтләгән вакытта мин бу мөхтәрәм авылдашымның лаеклы гаилә язмышын кабат хәтеремнән кичергәндәй булдым (рәсемдә - уңнан икенче).
Карабаш бистәсендә матур картлык көннәрен кичереп ятучы Мөнирә Әхмәт кызы Сөярбаева 1924 елның 22 гыйнварында Әлмәт районы Тайсуган авылында туа. Авыл мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлый. 1941елда дәһшәтле сугыш башлангач, Әлмәт шәһәрендә тракторчылар курсында укый һәм колхоз кырларында хезмәт итә, куәтле "ЧТЗ" тракторын йөгәнли.
1946 елда бик эшчән, намуслы, гадел егет Әмир Асылгәрәй улына кияүгә чыга һәм Карабашка күченеп килеп, анда тырыш хезмәтен дәвам итә.
Өйдә дә үрнәк хуҗабикә була ул: бәйли, тегә, чигә, милли ризыклар пешерергә оста. Шәхси хуҗалыкларында терлек асрыйлар, кош-корт үрчетәләр. Ә бакчасындагы тәртип күршетирәләргә дә үрнәк булып тора аның: хәзергә кадәр ел саен бәрәңгесен чәчә, җиләк-җимеш, яшелчә, күз явын алырлык матур гөлләр үстерә.
Сүз уңаеннан, дүрт бала анасы Мөнирә апаның кызы Дания Рәүпова игелекле кешеләр турындагы кызыклы язмалары белән безнең газета укучыларга да яхшы таныш. Халкыбызның телен, мәдәниятен, рухи мирасын тергезүдә җан атып йөрүчеләрдән булган бу ханым "Өлешемә тигән көмешем", "Мөгаллимгә мәдхия" дигән китаплар авторы да.
Мөнирә апа ил-көн вакыйгаларыннан хәбәрдар булып яши. Гомере буе "Сөембикә" ("Азат хатын"), "Казан утлары" ("Совет әдәбияты") журналларын, "Бөгелмә авазы" газетасын алдыра. Бүген дә яраткан басмаларыннан аерылмый. Гарәп графикасын үзләштергән Мөнирә апа андый китапларны да йөгерек укый.
Бүгенге тыныч матур көннәрне ире Әмир абый гына күрә алмады - 2010 елда вафат булды. Ул да 1924 елгы иде. Туган авылы Карабашта сигез сыйныф тәмамлый. 1942 ел көзендә армия сафларына алына һәм канкойгыч сугыш юлларын Мәскәүне саклаудан башлый...
1946 елда демобилизацияләнеп кайта. Башта урманчылыкта эшли, аннары "Татбурнефть" тресты автотранспорт колоннасына урнашып, машина йөртүче һөнәрен үзләштерә. Әмир абыйның барлыгы 43 еллык хезмәт стажы бар иде, шуның 33 елын ул шофёр булып эшли. Соклангыч хәл - бу гомер эчендә ул бер генә юл-транспорт вакыйгасына да юлыкмый. Беренче класслы шофёрның машинасы һәрчак тулы тәртиптә, төзек була. Техник карау вакытларында аннан алга чыгучы булмый. Хезмәт кенәгәсе рәхмәт һәм мактау сүзләре белән тулы. Алдынгы хезмәтчәннең сурәте Мактау тактасыннан төшми, Грамоталары гына да бихисап. 1970 елда В.И. Ленинның 100 еллык юбилеена багышланган медаль белән бүләкләнә. Ел саен урак өсләрендә Татарстанның, Башкортстанның төрле районнарына командировкага җибәрәләр үзен, ил амбарларына меңләгән тонна ашлык кына ташый ул. Фидакарьлеге өчен ТАССР Министрлар Советы һәм Татарстан өлкә профсоюзлар комитеты президиумының Мактау кәгазьләренә лаек була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: