Бөгелмә авазы

Күркәм гомер бәйрәме

Бүген Фәүзия Таһир кызы Мәхмүтованың күркәм гомер бәйрәме - туган көне, юбилее. Озак еллар буе Бөгелмә шәһәре һәм районы мәгариф идарәсе милли бүлеген җитәкләгән, татар милли хәрәкәтендә актив катнашкан кеше буларак, үткәннәрне искә төшереп, башкарган эшләргә нәтиҗә ясый торган көн бүген. Шул максаттан, "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы", Каюм Насыйри исемендәге...

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
В.Салягин фотосы.

Тумышы белән ул күрше Башкортстан Республикасы Ярмәкәй районы, Иске Сүлле авылыннан. 1952 елның 11 апрелендә ямьле, кояшлы яз көнендә Тәскирә апа белән Таһир ага Мәүлиевлар гаиләсендә кыз бала дөньяга аваз сала. Әлеге язмабызның герое була инде ул. Аңа Фәүзия /гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә җиңүче; уңыш казанучы; тантана итүче дигәнне аңлата. Авт./ исеме бирәләр. Күп балалы гаиләдә тәрбияләнә ул. Мәктәп еллары сизелми дә диярлек үтеп китә. Авыл тормышы төрле мәшәкатьләрдән тора, үсмер чакта ук шул авырлыкларны җиңәргә өйрәнә Фәүзия. Кечкенәдән үк укытучы булырга хыялланган кыз Бәләбәй педагогия училищесына укырга керә, аны уңышлы тәмамлый һәм туган авылына кайтып, һөнәре буенча эшкә керешә. Тырыш яшь белгечне укытучылар коллективы үз итә, укучылары ярата, авыл халкы да зурлый. Белемгә омтылышы зур булган кыз, мәктәптә эшләү белән беррәттән, Башкорт дәүләт педагогия институтына читтән торып укырга да керә, өстәвенә, җәмәгать эшләрендә дә бик актив катнаша.

Героебызның тормышы 1980 елда тамырдан үзгәрә дисәк, хата булмас. Бөгелмәдә яшәүче иптәш кызының шәһәр тормышын мактап сөйләгәннәрен тыңлый-тыңлый кызыгып, үзе дә сизмәстән, монда килеп төпләнә. Кирзавод районындагы ятим балалар интернатында эшли башлый. Тормышка булган мөнәсәбәте шактый үзгәрә аның биредә эшләгәндә. Ятимлек ачысын тулы татыган балалар белән эшләү Фәүзиянең дөньяга булган карашын нык үзгәртә. Нәкъ шушы елларда аңарда башкалар кайгысына керә белү, авыр хәлдә калаганнарга ярдәм итү, сабырлык, кешелеклелек кебек сыйфатлар тагын да көчәя, киләчәк эшчәнлегендә өлгегә әверелә.

1984 елдан Фәүзия Таһир кызы хезмәт юлын Бөгелмә педагогия училищесында дәвам итә. Училище директоры Әнәс Ибраһимов җитәкчелегендә беренче татар төркеме оештырып җибәрәләр. Тәҗрибәле җитәкче әлеге эшне нәкъ менә Фәүзия Таһир кызына тапшыра да инде, башкарып чыгасына ышана чөнки. Шулай итеп, педагогия училищесында эшләгән елларда Фәүзия Таһир кызының кыйбласы тулысынча билгеләнә: туган милләткә хезмәт итү, бу эшкә башкаларны да мөмкин кадәр күбрәк тартудан гыйбарәт була ул. Шушы максатка тугрылык аның белән гомере буенча янәшә килә дә инде. Училищеда эшләгән еллары шундый якты хатирәләр булып уелып кала аның күңелендә. Өстәп шуны да әйтергә кирәктер, кияүгә чыгып, кызы Гөлназны табып, ана булу бәхете белән дә яши ул бу елларда.

Үткән гасырның 90 нчы елларында татар дөньясындагы милли күтәрелеш Бөгелмәне дә читләтеп узмый. Милләтебезнең асыл уллары һәм кызлары "уянып", татар мәнфәгатьләрен: беренче чиратта, милли мәгарифне үстерүне алга куялар. Шул дулкында шәһәрнең мәгариф идарәсендә милли бүлек булдырыла, әмма аны җитәкләргә алынучы гына табылмый. Озак эзләнүләрдән соң Фәүзия Мәхмүтова кандидатурасында тукталалар. Юкка гына түгел, бу вакытта инде аның абруе да, көче дә җитәрлек була. Һәм Фәүзия Таһир кызы ризалаша, җиң сызганып эшкә керешә. Ул еллар турында сорашкач, бүген дә тыныч кына сөйли алмый: "Һай, ул көннәр! Мәктәпләрдә татар сыйныфлары, балалар бакчаларында татар төркемнәре оештыра башладык, ләкин татар телендә белем, тәрбия бирерлек белгечләр җитешми. Ә милли хәрәкәт җыелышларында барысы өчен дә миңа җавап тотарга! Эшли башлаганда нибары 17 татар теле һәм әдәбияты укытучысы, балалар бакчаларында, гомумән, белгечләр юк иде. Мәктәпләрдә татар телен укыту кабинетлары җәмгысе - 7, татар мәктәпләре берәү дә юк иде. Менә шундый шартларда эшли башладык. Әмма ничек кенә авыр булмасын, күңелле иде ул чаклар..." - дип, хатирәләре белән уртаклаша ул. Әлбәттә, күңелле! Ул чактагы белән бүгенге көн арасында милли мәгарифтә җир белән күк аермасы шул. Милли балалар бакчалары, мәктәпләр гөрләп эшләп тора. Димәк, әлеге эшкә алынганда, булдыра алырмын микән дигән шик юкка булган. Менә нидән икән ул күңеллелек: үз хезмәтең җимешләрен күрүдән, гомернең заяга узмаган икәнен, исемеңне шәһәр һәм район тарихында милли мәгърифәткә керткән олы шәхес буларак, алтын хәрефләр белән язып калдыруыңны тоюдан!

Менә шундый күркәм гомер бәйрәмен үткәрә Фәүзия Мәхмүт кызы. Алдагы көннәрең аяз булсын, милләтебез мәнфәгатендә эшчәнлегең сүнмәсен, иҗат ялкының сүрелмәсен дигән теләктә калабыз.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: