Бөгелмә авазы

ХЕЗМӘТ ТӨБЕ – ХӘЗИНӘ

Гадәттәгечә, апрель аеның беренче якшәмбесендә Геологлар көне билгеләп үтелә. Җир катламнарын өйрәнүчеләрне, планетабызның сулышын ишетә, Җир шары пульсын тоя белүчеләрне үз эченә ала бу һөнәр иясе. Кышкы суыклар инде артта калып, табигать үзенең кар юрганыннан чыккан вакытка - геология тармагы белгечләренең җәйге кыр эшләре, экспедицияләргә әзерләнгән чорга туры килгәнгәдер, Геологлар...

Гадәттәгечә, апрель аеның беренче якшәмбесендә Геологлар көне билгеләп үтелә. Җир катламнарын өйрәнүчеләрне, планетабызның сулышын ишетә, Җир шары пульсын тоя белүчеләрне үз эченә ала бу һөнәр иясе. Кышкы суыклар инде артта калып, табигать үзенең кар юрганыннан чыккан вакытка - геология тармагы белгечләренең җәйге кыр эшләре, экспедицияләргә әзерләнгән чорга туры килгәнгәдер, Геологлар бәйрәме ял көне итеп уздырылмый. Хезмәт төбе - хәзинә, ди халык мәкале.
Геологлар көне уңаеннан "ТНГ-Групп" ҖЧҖ фәнни-техник идарәсе начальнигының фән буенча урынбасары, техник фәннәр кандидаты В.В. БАЖЕНОВ белән очрашып сөйләштек.
- Владимир Валентинович, Бөгелмә өчен геология нәрсәне аңлата?
- Беренчедән, шуны әйтәсем килә, геологлар һәм геофизиклар һөнәри яктан бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар, чөнки икесенең дә өйрәнү
объекты - җир куены. Геологлар геофизик күрсәткечләргә таяна, геофизиклар геологик үзенчәлекләрне исәпкә алып эшли. Икенчедән, безнең регионда беренче нефть эзләү һәм чыгару идарәсе Бөгелмәдә ачылуы мәгълүм. Ул соңыннан гына Әлмәткә күчә, ә биредә геофизика тресты һәм "акыл хезмәте"
- "ТатНИПИнефть" институты кала. Шуңа күрә дә Бөгелмә тарихы геофизика тармагы үсеше белән тыгыз бәйле дияргә була. Үз вакытында Татарстанда зур нефть запаслары барлыгын ачу республиканың көньяк-көнчыгышы, шул исәптән Бөгелмә шәһәренең дә ныгуына, үсүенә көчле этәргеч бирә. Геофизикларның ярдәме белән зур торак фонды, мәдәни биналар, мәктәпләр төзелде. Хәтта "ТНГ-Групп" җәмгыяте Бөгелмәнең йөзе дисәм дә, арттыру булмас.
- Ә Сезнең хезмәт юлыгыз ничек башланды? Ни өчен әлеге һөнәрне сайладыгыз?
- Бу минем әти-әниемнең үрнәгендә сайланган һөнәр, алар икесе дә "Татнефтегеофизика" трестында эшләделәр. Шуңа да мин, ике уйлап тормыйча, әтием укыган М. Губкин исемендәге Мәскәү нефтехимия һәм газ сәнәгате институтының геология факультетына укырга кердем. Шунысын да әйтим, минем бабам, геофизик булмаса да, сугыштан соң Самара өлкәсендә нефть промыселында эшләгән кеше.
Ә хезмәт юлымны ерак Сахалиннан башладым. Институт тәмамлагач, юллама белән шунда җибәрделәр. Нәкъ шунда, төньякның зәмһәрир шартларында, геофизик белгечлегенең асылына төшендем. 4 елдан соң, 1985 елда Бөгелмәгә кайтып, "Татнефтегеофизика" трестына урнаштым.
- Фәнни-техник идарәдәге хәзерге хезмәтегез нәрсәдән гыйбарәт?
- Безнең бүлекчә скважина тикшерүләре, геофизик аппаратуралар, интерпретация методикаларының яңа төрләрен эшләү һәм аларны камилләштерү белән шөгыльләнә. Шулай ук Россиянең һәм чит илләрнең нефть чыгаручы регионнарында инде кулланылучы алым һәм җиһазларны безнең шартларга яраклаштыру да безнең өстә. Ә нәкъ менә минем һөнәри бурычым - ул нефть чыга торган урыннар эшкәртмәләрен геофизик яктан контрольдә тоту.
- Бу өлкәдә Сахалинда алган тәҗрибәгезгә таянасызмы?
- Әлбәттә, мин үземне нык уңдым дип саныйм. Сахалинның сейсмоактив зонада урнашуы сәбәпле, җир катламнарының геологик төзелеше анда аеруча катлаулы. Казылган һәр скважина ул үзенә бер төрле, кайчакта әле геологлар өчен чып-чын башваткыч була иде. Андый тәҗрибә бәһасез дияр идем.
- Һөнәрегез, эшегез белән горурланасызмы?
- Нык горурланам. Мин 1981 елдан инде әлеге һөнәрдә, ә бу 34 ел тәҗрибә дигән сүз. Тормышым шушы хезмәткә багышланган дип тә әйтеп була. Геофизика - ул ерак юллар романтикасын, һәр яңаны белергә тырышуга иҗади омтылышны бергә берләштерүче һәм шушыларны Hi-Tech технологияләр, яңа алымнар белән кулланучы һөнәр.
Ә тагын үземнең гаиләм белән горурланам. Без бик тату гаилә. Җәмәгатем дә "ТНГ-Групп" системасында эшли. Кызыбыз, укуын тәмамлап, Казанда яши, ул - химик предприятиедә икътисадчы. Улыбыз мәктәптә укый, аның әле барысы да алда. Без - әти-әни балаларыбыз өчен тормышта үз урыннарын табуда лаеклы үрнәк булсак иде дип телим.
- Ә коллектив нәрсә белән горурлана?
- Безнең горурлык - традицияләрдә. Коллектив узган гасырның 50 нче елларында ук тупланган. Кешеләр алмашына, нәсел алмашына, ә традицияләр кала. Җәмгыятьнең геофизика мәктәбен узган белгечләр арасында - фән кандидатлары, докторлар, дәүләт һәм тармак премияләре лауреатлары. Күргәнебезчә, планкабыз югары тора, тарих ихтыярны йомшартырга юл куймый.
- Эштән соң ялыгызны ничек үткәрәсез?
- Спорт яратам. Студент елларында альпинизм, туризм белән шөгыльләндем. Хәзер исә - теннис. Үзебезнең энтузиастлар төркеме бар, атнага ике мәртәбә спортзалга җыелабыз. Мөмкинлек булганда күрше Лениногорск, Әлмәт шәһәрләренә барабыз. Анда нефтьчеләр заманча теннис кортлары төзеде. Ә Бөгелмә әлегә калыша.
- Владимир Валентинович, әңгәмәбез ахырында илдәге икътисади кыенлык турында сорамыйча булдыра алмыйм. Коллективта кризис
сизеләме?
- Сүз дә юк, финанс ягыннан кыенлык бар, чыгым һәм ресурсларны экономияләү юлларын эзлибез. Ә фәнни-җитештерү эшчәнлеккә килгәндә, активлыкның кискен күтәрелеше сизелә. Нефтьчеләр телендәге заманча сүз белән әйтсәк, "импортозамещение" хәзер бездә. Көнбатыш компанияләрдән ала торган технологияләрне үзебезнекеләр белән алыштырабыз. Әйтер идем, аларга альтернатива булырлык технологияләр бездә бар. Үзләренең характеристикасы белән алар хәтта чит илнекеләреннән күпкә алдыралар да. Бездә бары исем казанган "бренд" юк. Көнбатыш илләрендә алга киткән өлкәләр бар, әлбәттә. Ләкин кытайлар мисалына күз салсак, алар кыска вакыт эчендә көнбатыш илләре белән уңышлы көндәшлек алып барырлык үрнәкләр җитештерә башлады. Шуңа күрә кризис безгә технологик үсешнең яңа баскычына күтәрелергә булышырга тиеш дип саныйм.
- Владимир Валентинович, әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Һөнәри бәйрәмегез белән сезне. Уңышлар һәм сәламәтлек телим.
Фото - гаилә архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: