Бөгелмә авазы

Хәерле картлык юрыйк һәркемгә

Җир йөзендә күп әниләр яши. Алар арасында бик бәхетлеләре дә, шул ук вакытта бәхетсезләре дә бар. Күп еллар мәктәптә балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирү дәверемдә укучылар белән язучыларыбызның Аналарга мәдхия җырлаган әсәрләрен байтак өйрәндек. Ә халык мәкальләре? Мисалга берничәсен генә китерәм: "Ана - шәфкать диңгезе", "Ата-ана теләге утка-суга...

Ә татарның бөек галиме Ризаэддин Фәхреддин Аналар һәм балалар бәйләнеше турында менә нинди тирән фикерләр әйткән: "Үзләренә карата зур кайгыртучанлыкка, түземлеккә, яхшы мөгамәләгә һәм тәрбиягә ата-анадан да лаек беркем юк. Әти-әнисе картайгач, алар турында кайгырту, аларны үз өендә яшәтү балаларның бурычы булып тора. Картлар йортына җибәреп, алардан котылырга тырышу - әдәпсезлек кенә түгел, ә бәлки оятсызлык та".
Югарыда китерелгән барлык сүзләрнең дә никадәр хак икәненә бер очрашудан соң тагын да ныграк инандым мин. Күптән түгел шәһәр һәм район ветераннар советы исеменнән 99 яшен тутырып килүче шәһәрдәшебез Җәүһәрия Шакированы тәбрикләргә бардым. Ул шушы гомерендә бик күп җирләрдә хезмәт куйган, соңгы 13 елда исә хәрбиләштерелгән янгын сүндерү частенда эшләп, шуннан лаеклы ялга киткән. Элек бит хезмәт кенәгәсе дигән нәрсә күпләрдә юк иде, Җәүһәрия әбинең дә эшләгән урыннары бер җирдә дә теркәлмәгән. Шуңа күрә пенсиясе дә артык күп түгел - 10 мең сум тирәсе икән. Тормыш иптәше (1980 елда бакыйлыкка күчкән, урыны җәннәттә булсын) белән 6 бала (уллары Фәрит, Равил, Эдуард, кызлары Талия, Сания, Мәдинә һәм киленнәре Наҗия белән Любовь) үстергәннәр. Кулыннан килгәнчә, балаларына онык-ларны тәрбияләүдә булышкан. Әле менә күптән түгел - 27 февральдә оныгының оныгы туган.

Җәүһәрия әби, өлкән яшьтә булуына карамастан, яхшы ишетә, күрә, матур, ипле итеп сөйләшә. Аяклары гына йөрми икән. "Балаларым тәүфыйклы, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре булсын үзләренә", - дип, балаларына, оныкларына атап дога кылып, дисбе тартып утыра ул.
Әбекәйне балалары, киленнәре чиратлашып тәрбия итәләр икән. Аның яткан урыны бик пөхтә, чиста. Кыскасы, биредә анага ихтирам һәм игътибар ярылып ята. Мин бу балаларга карап, сокланып туя алмадым. Килене Люба да: "Берүк яшәсен әле, без аны бик яратабыз", - дип кенә тора. Менә нинди бәхетле картлык дип чыктым мин бу өйдән.

Ә бит бар шундый балалар, картайгач, эшкә ярамый башлагач, ничек котылырга белмиләр, картлар йортларына илтеп ташлыйлар газиз әниләрен. Хәдистә әйтелгәнчә, бүген син әти-әниеңә карата нинди мөнәсәбәттә булсаң, үзеңне киләчәктә шундый язмыш көтә. Бер хакыйкатьне һичничек тә онытырга ярамый: әни кеше бик яшьли үлеп китсә дә - Ана, ә аның баласы сакалы агарганда да бала - мәңге бурычлы
бала булып кала.

Даимә РАКАЕВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: