Бөгелмә авазы

Гомерлек һөнәр

Әнисә Әбелкәрам кызы Гәрәева - мәктәпнең йөзек кашы, аның җаны, йөрәге булды... ("Буыннар очрашуы" дигән кичәдә яңгыраганнардан). Ул нәкъ менә ел фасылының иң соклангыч, табигатьнең купшы кыяфәткә кергән, асыл җимешләре, мул уңышлары белән куандырган мизгелендә дөньяга килгән. 1944 елның кояшлы 1 сентябре була ул. Әйтерсең лә, күкләр хуҗасы үзе аңа...

Әнисә Әбелкәрам кызы Гәрәева - мәктәпнең йөзек кашы, аның җаны, йөрәге булды...
("Буыннар очрашуы" дигән кичәдә яңгыраганнардан).
Ул нәкъ менә ел фасылының иң соклангыч, табигатьнең купшы кыяфәткә кергән, асыл җимешләре, мул уңышлары белән куандырган мизгелендә дөньяга килгән. 1944 елның кояшлы 1 сентябре була ул. Әйтерсең лә, күкләр хуҗасы үзе аңа хәер-фатиха юллап: "Мөгаллимә булырсың, кешеләргә аң-белем, тәрбия биреп, дөньяны балкытып яшәрсең", - дип ишарә ясаган.
Әти-әнисе дә укытучылар бит әле аның. Әбелкәрам Әхмәтгариф улы Бөек Ватан сугышы ветераны, пулеметчы була. Сталинград өчен барган аяусыз сугышларда каты яралана һәм 1943 елда демобилизацияләнә. Туган авылы Карабашның беренче татар мәктәбендә хәрби хәзерлек дәресләре алып бара. Аннан соң партия кушуы буенча Свердлов исемендәге колхозда ферма, склад мөдире вазифаларын башкара. Ярты гасырлык хезмәт стажы бар. I дәрәҗә Бөек Ватан сугы-шы ордены кавалеры ул Әбелкәрам абзый!
Хатыны Мөршидә Фәтхетдин кызының да хезмәт стажы 54 ел, шуның 30 елы балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышланган. Ул да "1941 - 1945
елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән.
Шулай итеп, Әнисә педагогик белемне, туган көненнән башлап, һәр көнне үз йортында ала. Укытучы күнекмәләре, укытучы намусы, укытучы рухы, балаларга мәхәббәт...
- Әмма мин табибә булырга хыялландым, - ди ул. - Укытучы булырга уйламадым да, чөнки әти-әнине өйдә юньләп күрми идек тә...
Ничек шулай булмасын ди?! Ул заманнарда укытучы җилкәсенә, укытудан тыш, нинди генә йөкләр өймиләр иде: колхозчылар арасында культура-агарту эшләре алып бару, фермаларга шефлык итү, бәйрәмнәр җитә башласа, докладлар уку, газеталар чыгару, концерт-спектакльләр оештыру дисеңме? Политукулар, Маркс-Энгельс, Ленин-Сталин тәгълиматларын конспектлаштыру. Педсоветлары гына да бит аның төн урталарына кадәр сузыла иде... Өч тиенлек хезмәт хакына таулар күчерерлек эшләр башкара иде укытучы! Күрәсең, укыту ләззәте хезмәт хакыннан өстенрәк булгандыр...
Мөгаллимнәр энергиясе яктылыгында үскән кыз кечкенәдән үк бик тере, сөйкемле бала була. Яхшы укый, җырлый, бии, барлык балалар кебек сикерергә, йөгерергә, хәрәкәтләнергә ярата. Белем көнендә дөньяга аваз салуы язмыш кисәтүе булгандыр, мөгаен.
- Укытучы булып китүемә физкультура укытучысы Миңнулла Низаметдин улы Чинкин сәбәпче булды, - дип искә ала Әнисә ханым.
Чинкин абый (аны шулай дип йөртә идек) безнең мәктәптә узган гасырның 50 нче еллар ахыры - 60 нчы еллар башында укытты. Авыл тарихында кү-
релмәгәнчә күтәрде ул спорт эшләрен! Район, зона, республика спорт ярышларында беренчелекне бирмәделәр безнең мәктәп укучылары! Әнисә Гәрәева
да шулар арасында була. Чаңгыда җилдерә генә! Җиңел атлетикада аңа тиңнәр юк. Беренче разрядлы спортчыга Чинкин абый, мәктәпне тәмамлагач, шул юнәлештә укуын дәвам итәргә киңәш итә. Остазына каршы килми кыз, 1962 елда Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетына укырга керә һәм, 1966 елда аны тәмамлап, эшкә кайта. (Бу вакытта Чинкин абыйны техникумга укытырга чакырып алган булалар. Соңыннан ул Олимпия чемпионнары әзерләде, үзе дә халыкара ярышларда катнашып, орден-медальләр яулады, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины булды).
- Әлбәттә, шундый күренекле укытучыдан соң эшләп китүе җиңел булмады, - дип дәвам итә Әнисә Гәрәева. - Үземә бик катгый таләпләр куярга туры килде. Балалар белән контакт урнаштыру, үзеңне санлату юнәлешендә укытучыларым бик нык ярдәм иттеләр. Рәхмәт аларга!
Спортны Чинкин абый дәрәҗәсендә тотарга! Яшь педагогның девизы әнә шундый була һәм моның өчен ул белемен дә, көчен дә кызганмый, ял көннәре белән дә хисаплашмый. Мәктәпнең спорт залы, мәйданчыгы ул елларда Казан универсиадасы кебек гөрләп торды. "Күңелле стартлар", "Йөгерүчеләр көне", "Аҗаган", "Ягез әле, кызлар (егетләр)!" уеннары, 1 Май, Җиңү көне, Октябрь бәйрәмнәренә багышланган әләмле, быргылы-барабанлы, маршлы-җырлы демонстрацияләргә хәзерлек бик күңелле, үтә дә дәртле, тантаналы була иде.
Спорт ярышларында укучылар районда гына түгел, республика күләмендә дә призлы урыннар яуладылар. Укучысы Фәния Корбыева йөгерү буенча СССРның спорт мастеры дәрәҗәсенә күтәрелде (кызганыч, гомере кыска булды, урынын оҗмахтан әйләсен).
Бүгенгедәй хәтеремдә: мәктәптә һәр дүшәмбе саен озын тәнәфестә линейка уздырыла, анда район, зона, республика күләмендә үткән спорт бәйгеләрендә җиңүчеләрне алга чыгарып бастырып, тантаналы рәвештә призлар тапшыралар иде. Атна саен кабатлана иде бу гүзәл манзара! Җиңүчеләрнең күзләре борынгы грек каһарманнарыныкы кебек ялтырый. Без алар белән горурлана идек!
Әнисә Әбелкәрам кызы укыткан укучылар арасыннан шактый гына талантлы спортчылар, укытучылар чыкты. Әмма илдә килеп туган базар мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә, аларны бизнес сферасы суырып алды.
Үз эшенең остасы, балаларның яраткан остазы, кешеләр белән уртак тел таба белүчән Әнисә Әбелкәрам кызына директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары, аннан соң мәктәп директоры вазифаларын ышанып тапшыралар.
Мәктәп реформасын, "Татарстан халыклары телләре турында"гы Законны тормышка ашыру, укучыларда милли горурлык хисләре, туган җиргә мәхәббәт, белем һәм тәрбия алучыларда югары әхлак сыйфатлары тәрбияләү юнәлешендә максатка ярашлы чаралар үткәрүне бурыч итеп куя ул коллектив алдына.
Мәктәптә татар рухын саклап калырга! Иң үзәккә үткәне шул була ул елларда, чөнки ата-аналар балаларын урыс мәктәбенә бирергә тырышалар иде. Имеш, татар мәктәбендә укып, югары уку йортларына керә алмыйлар. Бервакыт мәктәптә нибары 50 генә укучы кала. Уку йорты ябылу чигенә килеп җитә. "Әгәр без татар мәктәбен бетерсәк, милләтебезгә ясин чыгу булыр иде", - дип уйлый алдынгы карашлы җитәкче һәм кичекмәстән чараларын күрергә керешә. Төгәл фәннәрне урысча укытуга күчкәч кенә ата-аналар балаларын киредән әлеге мәктәпкә бирә башлыйлар. Ләкин тәрбия эшләре туган телдә оештырыла. Балага Ана биргән алтын ачкыч - тел, милли җырлар, милли ризыклар, милли киемнәр. Татар милләте сагында менә шушы кыйммәтләр тора. Мәктәптә Ана телен укыту тиешле югарылыкка куела. Әледән-әле шигырь һәм җыр бәйрәмнәре, әдәби атналыклар, күренекле татар шәхесләренең юбилейлары, китап сөючеләр конфе-ренцияләре һәм башка чаралар уздырыла.
Кечкенәдән җырга-моңга гашыйк Әнисә ханым әле тәрбия эшләре буенча урынбасар булып эшләгәндә үк мәктәптә "Наза" фольклор ансамблен оештыра. Әлеге коллектив озак еллар буе сәхнәләрдә чыгыш ясап, күз өстендә каш булып йөри.
Халкыбызның онытылган җырла-рын, әби-бабайларның гореф-гадәтләрен, йолаларын тергезәләр алар. "Каз өмәсе", "Кич утыру", "Нәүрүз", "Сабан
туе" кебек халкыбызның милли бәйрәмнәрен, уеннарын, бишек җырларын халыкка кайтаралар. Район, зона, республика бәйгеләрендә, сәнгать фестивальләрендә катнашып, аннан лауреатлар булып кайталар.
Яңа уку елы алдыннан мәктәпне "ялт" итеп ремонтлау, уку-укыту өчен кирәкле җиһазлар юллау, аларны кайтару кебек исәпсез-хисапсыз мәшәкатьләрне ерып чыгарга да җай таба тырыш җитәкче. 1987 - 2010 елларда әлеге мәктәптә физика һәм астрономия фәннәрен укыткан Гөлнура Гайфулла кызы Газизова болай дип искә ала: "Дәресләрдә тәҗрибәләр үткәрү өчен һәрвакыт күргәзмә җиһазлар сатып алырга тырыша идем. Әмма үзгәртеп кору елларында кибетләрдә аларның эзе дә калмады. Бәхеткә, Бөгелмәгә белемнәрне күтәрү курсларына җибәрделәр. Анда безгә радиоэлектрон приборлар җыелмасы сатып алырга тәкъдим иттеләр. Күзләр кызды: укучыларга шулкадәр кирәкле бит болар: әмма ун комплект өчен 7 500 сум акча табарга кирәк. Бу минем ике айлык хезмәт хакым дигән сүз. Хәлне Әнисә Әбелкәрам кызына аңлаттым. Ул мең бәлаләр белән (еллары нинди бит!) иганәчеләр тапты һәм без приборлы булдык".
Әнисә Гәрәева эшләгән елларда мәктәптә тулы тәртип була: төрле түгәрәкләр гөрләп эшли, фәннәр югары дәрәҗәдә укытыла, укучылар фән олимпиадаларында һәм спортта призлы урыннар яулыйлар, югары уку йортларына тоткарлыксыз керәләр.
Әнисә Әбелкәрам кызының фидакарь хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде.
Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен "Татарстанның иң яхшы физкультура хезмәткәре" исеме, "ТАССР төзелүгә 90 ел" медале, "Халык мәгарифе отличнигы", "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгеләре, "Мактау билгесе" ордены, Татарстанның беренче Президенты М.Ш. Шәймиевнең Рәхмәт хаты, мәшһүр якташыбыз, күренекле мәгърифәтче, тарихчы Һади Атласи исемендәге фондның "Фидакарь укытучы" премиясе, "Хезмәт ветераны"
медале бүләкләренә лаек була.
Үзе кебек хезмәт сөючән, булдыклы һәм игелекле балалар үстерде Әнисә апа. "Аларны тәрбияләүдә әти-әнием бик нык булыштылар, аларга рәхмәтемнең чиге юк, - ди ул. - Урыннары җәннәт түрләрендә булсын!"
Кызы Венера, улы Динар Казанда югары уку йортларын тәмамладылар. Хәзер берсе - нефть, икенчесе элемтә өлкәсендә эшлиләр. Әнисә ханымның инде оныклары үсеп буй җиткерделәр. Алар дүртәү. Олысы - Мәскәүдә, югары уку йортында, икенчесе - Бөгелмәдә, төрек лицеенда, тагын икесе мәктәптә белем алалар. "Аллаһы Тәгалә аларга бәхет һәм тәүфыйк бирсен", - дип изге теләкләр юллый әбиләре.
Гомер искән җилләр, аккан сулар кебек тиз уза. Әнисә апа бүген лаеклы ялда. Әмма тынгысыз йөрәкле ханым өйдә кул кушырып утырырга җыенмый. Соңгы елларда ул мәчеткә йөреп, намазга басты, Коръән укырга өйрәнде, күп сүрәләрне яттан белә. Аның мамыктай йомшак көй белән укыган догалары тәнемнең һәр күзәнәгенә шифалы яңгыр кебек тәэсир итте, җанымны иркәләде. "Коръән мәҗлесләрендә ос-табикә булып утырырлык бит бу ханым!" дигән сокланулы уй баш миемнән яшендәй йөгереп узды.
Гомеренең 42 елы (шул исәптән 18 елы - директор) узган мәктәп тормышында да "кайнавын" дәвам итә Әнисә апа. Бай тәҗрибәсе белән уртаклаша, "Буыннар очрашуы" кичәләрен оештыруда башлап йөри.
Өлкән буын укытучыларын соңгы юлга озатканда да женаза эшләрен күпчелек ул оештыра. Әйе, һәр заманда да бик кирәкле кеше ул ачык йөзле, олы йөрәкле Әнисә Әбелкәрам кызы.
Ул яшәгән йорт газиз мәктәбенә терәлеп үк тора. Мәктәпкә юллама бе-лән килүче яшь укытучылар беренче итеп Гәрәевлар йортына аяк басалар иде. Йорт каршында җанны сафландыручы, рухи юаныч бирүче мәчет урнашкан. Элек, без бәләкәй чакларда, биредә клуб булып, укытучылар, укучылар концерт-спектакльләр күрсәтәләр, Казан артистлары да килеп, дөнья мәшәкатьләрен оныттырып, күңелгә азык, җанга сихәт биреп китәләр иде. Аларны да Әбелкәрам абый белән Мөршидә апа якты йөз, тәмле сүз белән кунак итәләр иде.
Моннан егерме ел элек көмеш айлы мәчет кабат халыкка кайтарылды.
Шушы изге урыннар, зыялы шәхесләр арасында үсеп, мөгаллимә булмыйча кала ала идеме соң ул? Юк, мең мәртәбә юк! Табибә булу хыялын тормышка ашыра алмаса да, коеп куйган мөгаллимә чыкты Әнисә Әбелкәрам кызыннан! Хәер, табиб кешеләр сәламәтлеге өчен үзенең намусы алдында ничек җавап бирсә, укытучы да нинди белем һәм тәрбия бирә, вөҗданы алдында шулай җаваплы бит!
Укытучы булып туган һәм гомере буе укытучы булып кала алган Әнисә ханымның шәкертләре алдында йөзе якты. Авылдашлары алдында йөзек кашындагы бриллиант булып балкый ул! Бәхетле, бик бәхетле зат ул Әнисә апа, чөнки туган җиренә, туган халкына җаны-тәне белән хезмәт иткән, хәзер шуның әҗерен күреп, туган нигезендә тыныч кына гомер кичерә.
Әйләнә дә еллар үтә. Тагын 1 сентябрь килеп җитте. Белем көне. Мәктәп дигән серле дөнья тагын көмеш кыңгырау чыңы, эчкерсез, садә күңелле балаларның шат авазларына күмелде. Ул көнне дә авыл өстендә моңлы, аһәңле көй-азан тавышы яңгырады. Бу сихри авазлар хезмәттәшләре, шәкертләре, авылдашлары котлавына кушылып, мөгаллимә Әнисә Әбелкәрам кызының фидакарь хезмәтенә мәдхия укый, күркәм юбилее белән тәбрик итеп, аңа бәрәкәтле озын гомер, тән сихәтлеге, күңел бәйрәмнәре тели...
Дания РӘҮПОВА,
Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: