Бөгелмә авазы

Гомер бит ул – бер мизгел...

Мин - хатын-кыз, Әле шундый чагым: Җырлы чагым, моңлы, бәһале. Күңел таңдай нурлы, кылдай нечкә, Әйтерсең лә бәллүр аһәңе... - бу искиткеч чыңлы шигъри юллар шәһәребездә туып-үскән, гомерен халыкка хезмәт итүгә, якташларыбызның калебен агартуга багышлаган тирән ихтирамга лаек зат - Наилә Мәгъсүм кызы Шәрәповага атап язылган кебек. Татар халкының бик...

Мин - хатын-кыз,
Әле шундый чагым:
Җырлы чагым, моңлы, бәһале.
Күңел таңдай нурлы, кылдай нечкә,
Әйтерсең лә бәллүр аһәңе...
- бу искиткеч чыңлы шигъри юллар шәһәребездә туып-үскән, гомерен халыкка хезмәт итүгә, якташларыбызның калебен агартуга багышлаган тирән
ихтирамга лаек зат - Наилә Мәгъсүм кызы Шәрәповага атап язылган кебек.
Татар халкының бик тирән мәгънәле бер әйтемендә шундый сүзләр бар: "Оясында ни күрсә, очканында шул булыр". Наилә ханым да бик тырыш, эш сөючән, тату, ярдәмчел гаиләдә игезәк сыңары булып дөньяга килә. Кечкенәдән китап укырга бик ярата. Китапханәдә ул укымаган бер генә китап та калмый. Менә шул галиҗәнап Китапка булган мәхәббәт аны башта - Алабуга мәдәният училищесына, аннары Казан мәдәният институтына илтә. Әле кайчан гына шулай иде, ә бүген инде Наилә ханымның хезмәт кенәгәсендә 37 еллык эш стажы теркәлгән! Шуның 15 елын ул районыбызның үзәкләштерелгән китапханәләр системасына җитәкчелек итә.
- Бу елларым сизелми дә үтте минем, хезмәт юлымны да күз ачып йомганчы уздым кебек, - ди үзе. Шулкадәр гомернең инде узып та киткәнлегенә, әмма үзенең һаман да яшь, мөлаем, зифа буйлы, чибәр булуына үзе дә беркадәр гаҗәпләнеп, аптырашта калган кебек тоелды Наилә ханым бу сүз-ләрне сәхнәдән әйткәндә.
Наилә Мәгъсүм кызы Шәрәпованы районыбызда һәм шәһәребездә белмәгән кеше аздыр. Аның кул астында бүген, аз да түгел, күп тә түгел, 31 ки-тапханә! Шуларның 8е - шәһәрдә, 1се - Карабашта, 22се - авылларда. Һәммәсе дә гөрләп эшли дию дөреслеккә хилаф булмас. Китапханәләрнең төрле бәйге-проектларда катнашуы, грантлар отуы, үзәк китапханәнең республика китапханәләре арасында лидерлар сафында булуы гына да моңа саллы дәлил бит. Көчлеләргә язмыш зур сынау куя - замандагы үзгәреш җилләре кузгаткан өермәдә бөтерелергә туры килә. Наилә ханым сынауларда сынатмый, аңа совет чорыннан килгән эш стилен, системасын, уңай традицияләрне саклаган хәлдә, бүгенге заман белән бер адымда атлау дәрәҗәсенә җиткереп, үзгәртеп корырга туры килә. Бу җитәкче, алга карап фикер йөртә белүе өстенә, үзе дә җиң сызганып эшли, кул астындагыларны да рухландыра, әйди белә. Шулай булмаса, югары профессиональ коллектив туплау, Мәдәният елында яңа казанышларга ирешү мөмкин дә булмас иде.
Ә инде хезмәтенә күрә - хөрмәте: моңа кадәр "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, Татарстан Республикасының "Иң яхшы җитәкче"се исеменә лаек булган күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары иясенә быел Президентыбыз указы белән "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем дә бирелде.
Әйе, гомер - бер мизгел. Әмма тормышта үз урынын тапкан, максатына ирешү юлында көчен дә, тырышлыгын да кызганмаган һәм игелекле га-мәлләре белән аны мәгънәле итә белгән кеше шул мизгелне "олы гомер юлы" дигән синоним белән алыштырып, анда халкы һәм милләте өчен фидакарь хезмәт итү, ватандашларының ихтирамын казану, ул һәм кыз үстерү, оныклар шатлыгын тою һәм тагын әллә никадәр югары әхлакый сыйфатларга бай гамәлләрне, күркәм эшләрне сыйдырып, һаман алга карап, яңа идеяләр белән янып яшәвен дәвам итә ала. Наилә Мәгъсүм кызы Шәрәпованың тормыш юлы - моның ачык мисалы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: