Бөгелмә авазы

Гөлләр Гәүһәре

Гәүһәр Вәлидова (кыз фамилиясе Исхакова) безне үзе чыгып каршы алды. Ә бит быел аңа 90 яшь тулачак. Исләр китте, Гәүһәр апа сер бирмәскә тырыша, аякларын көчкә атлап йөрсә дә, елмая. Уңайлы итеп утырышкач, сөйләшә-аралаша башладык. Гәүһәр Габдерәхим кызы тумышы белән Азнакай районының Митрәй авылыннан икән. 1925 елда бик ишле гаиләдә...

Гәүһәр Вәлидова (кыз фамилиясе Исхакова) безне үзе чыгып каршы алды. Ә бит быел аңа 90 яшь тулачак. Исләр китте, Гәүһәр апа сер бирмәскә тырыша, аякларын көчкә атлап йөрсә дә, елмая. Уңайлы итеп утырышкач, сөйләшә-аралаша башладык.
Гәүһәр Габдерәхим кызы тумышы белән Азнакай районының Митрәй авылыннан икән. 1925 елда бик ишле гаиләдә (Исхаковлар гаиләсендә 7 бала үсә) дөньяга килгән. Бала чагы турында сөйләгәндә елмаеп утырган апам, яшьлеген искә алгач, елап җибәрде: "Яшьлегемә кире кайтыр идем, кире кайта торган юл булса" дип җырлыйлар. Ә мин яшьлегемә кире кайтмас идем!" - дип, Гәүһәр апа күз яшьләрен сөртте. Чәчәк аткан кыз баланың яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Бөек Ватан сугышы чорында Гәүһәр апа, "Барысы да - фронт өчен!" дип, колхозда тир түгә. Ул урак та урган, урман да кискән. "Иң авыры Бөгелмә аэродромын төзүдә булды", - дип сөйли Гәүһәр Вәлидова. 1941 - 1942 елларда оператив рәвештә сугыш чоры ихтыяҗлары өчен Бөгелмә районында 800х400 метрлы җирдә аэродром торгызалар. Бирегә почта, медикаментлар, яраланган солдатларны китерә торган самолетлар утыра торган була. Соңыннан аны хәрбиләр өчен җайлыйлар. Бу төзелештә Татарстанның барлык районнарыннан җыелган кешеләр катнаша. Алар ат белән аэродром җирлегенә таш ташый, юл төзи. Гәүһәр апа шуларның берсе була. "Ир-егетләр дә (төзелештә кулга алынган тоткыннар да эшли) ахылдап эшләгән җирдә, без, ачлы-туклы кызлар, ничек түзгәнбез микән, күзалла инде, кызым", - ди Гәүһәр Вәлидова. Аэродром төзелешендә эшләгәндә яшь кыз үзе кебек яшьтәшләре белән Таллы Бүләктә бер әбидә фатирда тора. "Кыш көне ягарга утын юк, аэродромда эшләгән өчен һәр кызга бер йөк салам бирәләр иде, шуның белән мич ягып, өй җылытып яшәдек", - дип искә ала ул.
Сугыштан соң Гәүһәр Вәлидова Уфа шәһәрендәге медицина институтына укырга керә, тик ике елдан соң практика башлангач, үзенең каннан курыкканын аңлый һәм аннан китәргә мәҗбүр була. Соңыннан ул педагог булырга укый һәм сайлаган һөнәре өчен беркайчан да үкенми. Биология укытучысын Бөгелмәдә дә яхшы беләләр. 7 нче гимназия территориясендәге аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән бакчага нигез салучы ул. Бу гөлбакча бүген дә шау чәчәктә. Совет заманында белем биргән укытучы Мәскәүдә ВДНХ күргәзмәләрендә үзе үстергән чәчәкләр, агач үсентеләре белән еш катнаша торган булган. Аннан җиңү яулап, алып кайткан медале дә бар Гәүһәр апаның. Гомумән, Гәүһәр Вәлидованың Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары санап бетергесез. 4 нче, 7 нче мәктәпләрдә белем биргән укытучының 40 елга якын эш стажы бар. Бүген кызы Рушан тәрбиясендә яши ул.
Шушы көннәрдә, тыл ветераны буларак, Гәүһәр Вәлидова Жиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан Президент күчтәнәчен алган. Кызыл кәгазь пакетка тутырылган сый-хөрмәтләргә ул чын күңеленнән шатланган. Андагы конфетлар, чәйләр, тортлар белән безне дә сыйлады. Табынга дип, үзе коймак та пешергән иде. Аны ул "фирменный Мәскәү коймагы" дип атап йөртә. Чыннан да, коймак тел йотарлык булып чыкты. Бик сорагач, Гәүһәр апа аның серләрен безгә дә ачты һәм газета укучыларга да җиткерергә кушты.
"Бөгелмә авазы" газетасы укучыларына гына!!!
Иң элек чүпрә белән баш ясарга кирәк. Аннары аны кабартып, ярты литр сөткә салалар. Анда 3 йомырка кушалар, тәменә карап тоз, шикәр һәм он салалар. Камыр каймак сыеклыгында булырга тиеш. Ул кабарып чыккач, ярты литр сөтне җылытып, камырга салабыз, 15 минуттан соң аны кайнар табага салып пешерәбез. Коймагыгыз тәмле булсын!
/Фотолар - гаилә архивыннан/.
Рәсемнәрдә: Гәүһәр Вәлидова беренче укучысы, "ВНИИ"ның элеккеге генераль директоры Рәшит Әбделхәеров белән; Гәүһәр апа яшь чагында (арткы планда ул).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: