Бөгелмә авазы

Эшчән халык кадер-хөрмәткә лаек

Бүгенге көндә Карабаш бистәсендә матур картлык көннәрен кичерүче Рәзинә һәм Рифкать Камәретдиновларның бергә гомер итүләренә агымдагы елның 15 маенда 60 ел тулды.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Карабаш бистәсе.
Үрнәк гаилә башлыгы Рифкать абый Татарстанның Апас районы Тутай авылында 1934 елның 3 февралендә дөньяга килә. Күрше Аксу авылы мәктәбендә ун сыйныфны тәмамлагач, Тәтеш техникумында агрономлыкка укый. Әмма Татарстанда башланган нефть чыгару шаукымы аны да үзенә тарта. Карабаш бистәсендә ул нефтьчеләр өчен йортлар салуда катнаша. 60 нчы елларда биредә зур битум заводы төзелә башлый. Шул елларда пар казаннары бүлеге начальнигы булып эшләгән хезмәт ветераны Рифкать Камәретдинов бүген болай дип искә ала: "Ун кешене Краснодар шәһәрендәге нефть эшкәртү заводына укырга җибәрделәр. Без анда 5 ай дәвамында тизләтелгән курсларда нефть-битум эшләп
чыгару җайланмасы операторы һөнәренә өйрәндек. Укуны тәмамлап кайткач, яңа заводта өлкән оператор, аннары баш технолог булып эшләдем. Завод төзүне җитәкләгән һәм гомеренең соңгы көннәренәчә аның алыштыргысыз директоры булып эшләгән Линар Зәйнуллин: "Безнең күңелгә бик тә якын булган битум исе синең сменада барлыкка килде бит", - дип әйтә торган иде".
1969 елның декабрь аенда завод беренче продукциясен бирә һәм шул вакыттан бирле 1991 елга кадәр, Шөгер битум заводын исәпкә алмаганда, Татарстан һәм күрше-тирә республикалар өчен битум эшләп чыгаручы бердәнбер завод булып тора.
Быел 80 яшен тутырган хөрмәтле аксакалыбыз, 1994 елдан лаеклы ялда булган завод ветераны Рифкать абый җитәкләгән котельный ул елларда нефть-битум җайланмаларын һәм биналарны пар белән тәэмин итеп тора. Өч пар казанының һәрберсе сәгатькә дүртәр тонна пар эшләп чыгара.
Язмабызның тагын бер герое - Рәзинә апа Газизуллина 1934 елның 18 маенда Карабашта туып-үсә. Авыл мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлагач, мәктәптә җыештыручы була, аннары чәйханәдә эшли. Нефтьчеләрне укыту комбинаты төзелгәч, 1953 елда кочегар һөнәренә укый. Шунда ул булачак гомер юлдашы Рифкать абый белән таныша.
1954 елның 15 маенда алар гаилә корып җибәрәләр. 1955 елда - кызлары Римма, 1963 елда - уллары Ринат, 1974 елда төпчекләре Резидә дөньяга килә. Сабыйлар тату гаиләне тагын да ямьләп, матурлап һәм ныгытып җибәрәләр.
1989 елда пенсиягә чыкканчыга кадәр Рәзинә Якуп кызы кочегарлар бригадиры булып, бик күп эшләрдә катнаша. Лаеклы ялга чыккач та әле 1994 елга кадәр хезмәт итә.
"Газ хуҗалыгы отличнигы", "Хезмәт ветераны" дигән мактаулы исемнәргә лаек була.
Хөрмәтле ветераннар бүген - балаларының киңәшчесе, сигез оныкның яраткан әбисе һәм бабасы. Ике оныкчыклары бар инде. Һәммәсенең шатлыгына шатланып, кулдан килгәнчә, ярдәм итәргә тырышып, тигезлектә матур гына гомер итеп ятышлары. Без бу мөхтәрәм затларны юбилейлары елында күркәм даталары уңаеннан ихлас котлыйбыз, хәерле озын гомер, сәламәтлек теләп калабыз.
Сүз соңында үземнең күңелне тырнаган бер нәрсә турында әйтеп узмый кала алмыйм. Ветераннарның йорт бусагасын атлап керүгә, алар минем аяк киемен салып тормавымны үтенделәр. Идәннәре бик салкын булып, үзләре дә өйләрендә кыска кунычлы итек-ләрдән йөриләр икән. Узган гасыр урталарында нефтьчеләр өчен салынган бу йортлар инде бик искергән (язмабыз геройлары үзләре дә аларны сафка бастыруда катнашканнар). Илебезгә
3 миллиард тоннадан артык нефть биргән республикабыз халкы шундый шартларда яшәүгә лаек микән дигән сорау туа биредә.
Рәсемнәрдә: Рәзинә һәм Рифкать Камәретдиновлар 1958 елда һәм бүген.
/Фотолар - авторныкы һәм гаилә альбомыннан/.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: