Бөгелмә авазы

“Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш”

Бәйрәмнәр календаре төрледән-төрле истәлекле даталарга, һөнәри бәйрәмнәргә бик бай. Күптән түгел генә исә - сентябрь ахырында Профсоюз активистлары һәм Тәрбиячеләр көне булып узды. Шуларның икесендә дә Ольга Николаева котлаулар кабул итте. Ул инде 40 елга якын 14 нче "Торнакай" прогимназиясендә тәрбияче һәм 20 елдан артык шушы ук учреждениенең цехком рәисе...

Прогимназиянең үзендә дә, әйләнә-тирә территориясендә дә, Бөгелмәдә үткән мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенә туры китереп, ремонт эшләре узды. Аллы-гөлле гөлләр-гонҗәләргә чумып утыручы бина, чыннан да, балалар ыгы-зыгысы, уен-көлкесе белән тулган. Быел гына төзелгән яңа спорт мәйданчыгында да, шау-гөр килеп, башлангыч сыйныф укучылары физик тәрбия чыныгуы ала.
Инде яздан ук башланган матурлык туу тарихын сөйләп, Ольга Ильинична прогимназиядәге үзгәрешләрне саный. Яңа уку елына кадәр биредә яңа брусчатка җәелгән, балалар мәйданчыкларына яңа җиһазлар кайтарып урнаштырылган, бина тышкы яктан да, эчке яктан да яңартылган, ике төркемдә капиталь ремонт ясалган, видеокүзәтү системасы үткәрелгән. О. Николаева шулай ук прогимназия хезмәткәрләре көндәлек тормыштагы гап-гади әйбәрләрдән үз куллары белән әзерләгән күргәзмә фигуралар, чәчәкләр утырту чүлмәге вазифасын башкаручы паровозлар, күбәләкләр, әкәм-төкәмнәр, тагын әллә нәрсәләрнең фотоларын күрсәтә. "Хәзер кышка әзер-ләнәбез, боларның күбесен инде җыеп куйдык, - ди ул. - Җәй буе биредә хуш ис аңкыды, гүзәллек сирпелеп торды".
Хезмәт коллективының никадәр талантлы икәне цехком көче белән "ТНГ-Групп" җәмгыяте күләмендә әзерләнгән бәйрәм чараларында да күренә.
- Кечкенә балаларны әзерләп, алардан артист ясап, компаниянең күпсанлы хезмәткәрләреннән торган тамашачы алдына чыгару зур көч сорый. Бу хез-мәттә кемнәр катнаша, һәрвакыт заман яңгырашы белән аваздаш, шигъри формадагы җанлы сценарийларны кем әзерли соң? - дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
- Биредә һәркем катнаша, - ди ул. - Сценарийларны исә музыка хезмәт-кәрләре әзерли. Коллектив шундый бердәм, тату, балаларыбыз аеруча талантлы, шуңа күрә бернинди бәйрәм чарасыннан да куркып тормыйбыз.
Шуның өчен дә, профсоюз активисты буларак, Ольга Николаева үз җилкәсендәге җаваплылыкны тоя. Һәр кеше, туган көне кебек күңелле вакыйга булсын-мы, борчулы, кайчагында хәтта кайгылы көннәр булсынмы, һәрдаим игътибарга, кайгыртуга лаек.
- Әле яңа гына отпусклар сезоны төгәлләнде. Сәламәтләндерү юлламалары, балалар лагерьларына юлламалар биргәндә гадел булырга тырышам. Гомумән, әлеге вазифа беренче карашка гына җиңел сыман тоела. Күзгә күренми торган көндәлек мәшәкатьләр бик күп - кирәк булган мәгълүматларны "ТНГ-Групп" профсоюз комитетына тапшыру дисеңме, яңа урнашкан хезмәткәрләрне профсоюзга кабул итү дисеңме... Юбилярларыбызны котларга
да онытмыйбыз, өлкәннәребез-гә дә игътибар күрсәтәбез. Хәзер дә менә, Өлкәннәр декадасы уңаеннан, берничә чара планлаштырылган.
Шулай да һәр авырлык тирәңдә тугры хезмәттәшләрең, фикердәшләрең булганда күпкә җиңеләя. Ольга Ильинична әлеге гыйбарәне хуплый.
- Бердәм коллективта теләсә нинди бурыч үз чишелү юлын таба. Директорыбыз Елена Безрукованың, җитәкче буларак, хуплавын, ярдәмен тоеп эшлибез. Сүз дә юк, "ТНГ-Групп" профсоюз комитетының кайгыртучанлыгы да хезмәтебезне көйләүдә булыша.
Зур үрләр уртак көч белән яулана. "Торнакай"ның уңышлары да, яңа җөмлә төзеп сөйләшергә өйрәнгән сабыйларны зур колачлы очышка әзерләүнең сере дә - уртак хезмәт җимеше.
Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
/Фото - язма герое архивыннан/.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: