Бөгелмә авазы

Ерак илләр якын була икән...

Азәрбайҗан диаспорасы - безнең Татарстан Республикасында иң күп санлы һәм иң активлардан санала. Шул исәптән Бөгелмәдә дә азәрбайҗан милли-мәдәни автономиясе дистә елдан артык инде эшләп килә һәм шулай ук шәһәрдә иң актив оешмаларның берсе булып тора.

2004 елда аның рәисе итеп Мирҗәфәр Баһиров сайланган иде. Оешкан чорыннан ук алып, азәрбайҗаннар шәһәр күләмендә уздырыла торган барлык чараларда да диярлек катнашып килә, хакимият органнары белән дә, җирле халык белән дә дус-тату яши, килешеп эшли. Ураза гаете, Нәүрүз, Татарстан Республикасы, Азәрбайҗан Республикасы көннәре, татарларның милли бәйрәме - Сабан туе - берсе дә азәрбайҗан диаспорасы активистлары катнашыннан башка узмый, алар мәдәни чараларда да, хәйрия акцияләрендә дә актив катнашалар. Аларның катнашуы исә әлеге бәйрәмнәрне баерак, эч-тәлеклерәк, матуррак итә, җирле халык тормышына да үзенчәлекле төсмерләр өсти. Мисал өчен, Рамазан аенда шушы юлларның авторына шәһәребезнең "СУ-2" микрорайонында "Ирхәм" мәчетендә азәрбайҗан диаспорасы вәкилләре уздырган ифтар ашында катнашу насыйп булды. Алар белән аралашу нәтиҗәсендә, бу халыкта туганлык-кардәшлек җепләренең шулкадәр дә нык булуына бер соклансам, ханымнарның өстәмә рәвештә өйдә махсус әзерләп алып килгән милли ризыкларын авыз итеп, икенче хозурландым, ә инде аларның ашта утырган татар апалары белән рәхәтләнеп татарча сөйләшүен ишеткәч, сүзсез калдым, бу халыкка хөрмәтем бермә-бер артты. "Үз татарымыз" газиз баласына татар телен өйрәтүне артык кирәксенмәгән бер чорда бит бу...
Бу язмабыз - шәһәребездә әлеге эшкә үзеннән шактый көч куючы, Бөгелмә азәрбайҗан диаспорасы вәкилләре арасында иң актив затларның берсе - Шамама ханым Бәхетдин кызы Саттарова турында булыр.
Шамама ханым Азәрбайҗан Республикасының Загатала шәһәрендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, башта мәдәният техникумында белем ала, аннары Бакуда мәдәният институтын тәмамлап, "Хореография" һәм "Укыту методикасы" белгечлекләре буенча дипломлы була.
Тәкъдирендә шулай язылгандыр күрәмсең, Шамама ханыма җаны теләгән эш белән шөгыльләнү һәм үз милләтенә шул рәвешле хезмәт күрсәтү өчен Татарстан һавасын суларга, Бөгелмә суын эчәргә кирәк булган икән. Менә дүртенче ел инде Татар мәдәният үзәгендә азәрбайҗан халык биюләре түгәрәге эшли. Ул оештырган коллектив "Инджи", безнеңчә әйтсәк, "Энҗе" дип атала. Беренче дәрескә 14 бала килгән булса, хәзер инде бирегә олысыннан алып, кечесенә кадәр бик теләп йөри. Табаннарыннан ут чыгарып бииләр. Алай гына да түгел, биредә балалар үз милли горефләрен, традицияләрен өйрәнәләр, ана телләрендә аралашалар. Ерак илләрдән килеп, Бөгелмәдә гомер итүче азәрбайҗан кешеләре үзләрен туган илләрендәге кебек хис итсен, телен-динен, миллилеген җуймасын өчен тырышалар биредә Татар мәдәният үзәге коллективы ярдәме белән. Шамама ханым үзе: "Балалар белән эшләү дә, зурлар белән эшләү дә бик ошый", - ди. Бәйрәмнәргә сценарийларны үзе яза, оештыра һәм алып баручы да ул үзе.
Сәнгатькәр булуы кызга - әнисе ягыннан, ә шигырь язу сәләте бабасыннан, күренекле азәрбайҗан шагыйре Ашыг Шәир Азимнан күчкән. Шамама ханымның "Гаделлек тантана итәрме?", "Беренче укытучым", "Хыялга илтүче юллар" кебек иҗат җимешләрендә тормыш фәлсәфәсе чагыла, алар азәрбайҗан телендә язылган, бик тантаналы һәм матур яңгырыйлар да. Шамама ханым үз шигырьләрен бик тәэсирле, аһәңле итеп укый да.
Шамама Саттарова Бөгелмәдә 1999 елдан бирле яши. Биредә улы туган, инде мәктәптә белем ала, үз дусларын тапкан. Шамаманың яраткан эше һәм шөгыле бар. Шуңа да ул: "Бөгелмә - минем дә шәһәрем, ул минем икенче Ватаным", - дип саный. Биредә күп милләт халыкларының үзара тыныч һәм дус яшәвенә соклануын яшерми. Без исә ерак илләрдән килеп, безнең Бөгелмәдә бәхетен тапкан бу гүзәл ханымның үзенә сокланабыз: төп халкыннан бик еракта яшәсә дә, милләтенә ихлас хезмәт итә һәм милли традицияләрне саклау, мәдәниятне үстерү юлында уңышлы эшләп килә. Афәрин, Шамама!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: