Бөгелмә авазы

Эдуард Гафиятуллин: “Әни мине җитди һөнәр иясе итеп күрәсе килде” (Интервью)

Эдуард Гафиятуллин – тумышы белән Башкортстан Республикасы Ярмәкәй районының Ярмәкәй авылыннан.

Шунда мәктәпне тәмамлый һәм Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Армия сафларына чакрыла. Хезмәт итеп кайткач, Бөгелмә якларына юл тота. Монда педагогия көллиятен тәмамлый һәм Татар мәдәният үзәгенә эшкә урнаша. Бүгенге көндә шунда бүлек мөдире булып эшли.

 – Эдуард, беренче очрашуыбыз түгел, соңгысы да булмасын.  Күрешкән саен телгә бирелеп, дөнья хәлләре турында сөйләшәбез. Әйдә әле, бу юлы синең хакта гәпләшеп алыйк. Ничек һәм ни рәвешле Башкортстан егете Бөгелмәгә килеп эләкте? Язмыштан узмыш юк, дип әйтәләр бит. Бәлки, бу, чыннан да, дөрестер?

– Дөрес әйтәсең, Алсу, язмыштан узмыш юк! Минем маңгайга Бөгелмә якларына килеп, төпләнеп калырга язгандыр. Моның өчен мин язмышка рәхмәтле! Бу шәһәргә ничек килеп эләктем дисеңме? Очраклы рәвештә. Сәламәтлек какшау сәбәпле, Уфа сәнгать училищесын тәмамларга насыйп булмады. Армиядән кайткач, әнинең танышлары Бөгелмә педагогия көллиятенә укырга киңәш иттеләр. Тыңладым. Рәхмәт көллият директоры   Әнәс Гарипович Ибраһимовка, төркем җитәкчесе Фәния Җәләевна Ибраһимовага, татар теле укытучым Фирая Галимулловна Каюмовага. Миңа ышандылар, иҗади яктан үсәргә киртә куймадылар. Студент чорында ук Татар мәдәният үзәгендә эшләп йөрдем. Бүген дә шунда эшемне дәвам итәм.

– Сиңа моңны Ходай биргән. Шулай да әти-әнинең мирасы түгелме? Ничә яшьтән җырлыйсың?

– Бу сорауны миңа еш кына бирәләр... Элек моңа җавап бирергә яратмасам, хәзер тыныч кабул итәм. Еллар үткән саен яшәешкә башка күзлектән карый башлыйсың икән. Дөресен әйтәм,гаиләдә җыр белән дус булуымны яратып бетермәделәр. Әни мине җитди һөнәр иясе итеп күрәсе килде. Ә мин балалар бакчасыннан ук җырга тартылып үстем. Бу әти яклап әби-бабайлардан килә дип уйлыйм. Алар бик матур җырлаганнар, әти дә гармун тартып, җырларга ярата иде. Шаян сүзгә дә оста иде. Хәтерлим бабам мине урындыкка бастырып, җырлаткан чакларны. Мин үземне шунда чын артист кебек хис итә идем.     

– Синең өчен җыр – ул нәрсә? Күңелне бушатумы? Әллә эшме?

– (Озак вакытлы тынлык...) Яхшы сорау! Минем уйлавым буенча, җыр ул – күңелне бушату дип әйтсәм, дөрес булыр. Әйе, минем эшем җыр белән бәйле, шулай да... Фикеремне дәлилләр өчен армия елларын мисал итеп китерәсем килә. Була иде бик авыр чаклар, мөмкинлек туган саен, частьтагы клубка барып җырлый идем. Шул мизгелдә күңелдәге рәхәтлекне белсәгез, сүз белән әйтеп бетерерлек түгел. Җырны бит күңел аша үткәрәсең, ул синең һәр кылыңа кагылып, җанны дулкынландыра. Шуның өчен фонограммага җырлаучыларны аңламыйм. Алар сәхнәдә авыз ачып торудан нинди ләззәт алалар икән?   

– Ни өчен татар халык җырларын яратасың? Әллә син эстрада җырларыннан өстенме?

– Татар халык җырларының үз урыны бар. Шулай да өлкәннәр генә түгел, хәзер хәтта урта яшьтәгеләр дә нәкъ менә шул җырларга тартыла. Эстрада җырлары, кызганычка каршы, “ширпотреб”ка әйләнде. Әлбәттә, араларында колакка кереп, күңелдән чыкмый торганнары да бар. Шулай да “бер көнлек” җырлар күбрәк. Ә менә халык җырлары гомерлек, чөнки тексттагы һәр сүзгә тирән мәгънә салынган. Аларны башкарганда бер генә хәрефне дә ялгыш кына да үзгәртергә ярамый!

Татар халкының барлык җырлары да сиңа биреләме? Әллә син ала алмаган авыр җырлар бармы?

– Бар, әлбәттә, бар! Гасыр яшә, гасыр укы, дип әйтәләр, шулай булгач, уйлавымча, минем кебек иҗат кешесенең ниндидер бер җырга омтылышы булырга тиеш. Мин, мәсәлән, татар халкының “Кызыл төлке” җырын өйрәнәсем килә. Бик катлаулы җыр, әсәр! “Кызыл төлке”не җиренә җиткереп башкаручыга һәйкәл куяр идем. Заман җырчыларыннан алсак, әлеге җырны Айгөл Сагынбаева бик матур башкара. Мин ул югарылыкны әле ала алмыйм. Кабатлап әйтәм, бик катлаулы әсәр!

– Син балачакта һәвәскәр җырчы булырга хыялландыңмы, әллә башка һөнәр иясе булырга теләдеңме?

– Җырчы да, космонавт та булам, дип әйткәнемне хәтерләмим. Киләчәк һөнәрем хакында башкалар күбрәк әйтә торган иде. Мәктәптә, көллияттә укыганда еш кына дәресләрдән, лекцияләрдән концертларга китәргә туры килә иде. Укытучыларым турысын әйтә иделәр: “Син шул гомер буе җырлап йөрерсең инде”, – дип. Язмышыма мин бик ризамын. Яңадан шул юлны үтәсеңме дип сорасалар, “Әйе”, – дип әйтәм. Әни, әлбәттә, мине табиб итеп күрергә теләде. Тик мин каннан куркам! (Көлә).

Син бит әле артист та... Оста уйныйсың, сокланып карыйбыз синең рольләрне...  Ничек бирелә сиңа алар? Ни рәвешле үзеңне рольгә әзерлисең?

Иң яраткан ролем – “Моңлы бер җыр” спектаклендә Муса Җәлил роле. Образ өстендә эшләвемне искә төшергәндә, аркамнан салкын йөгерә. Төннәремне йокламыйча, саташып беткән чаклар булды, чөнки ул – бик катлаулы, эмоциональ яктан авыр, шул ук вакытта җаваплы роль. Сугыш вакыты... М. Җәлилнең бүген иртәдә башын кисәләр... Ә ул Ватан турында уйлана, шигырьләр яза... Башка рольләргә килгәндә инде... Беренчедән, сиңа персонаж ошарга тиеш, тик безнең сайлап алу мөмкинлеге юк. Татар артистларына кытлык кичерәбез. Әле күптән түгел сәхнәгә яңа спектакль куйдык. Фоат Садриевның “Безнең авыл кызлары”. Бик матур килеп чыкты. Монда мин колхоз председателе Хәйретдин ролен башкардым. Шул ук авыр тамаша... Сугыш еллары, ачлык, тылдагы авыр хезмәт... Шөкер, матур уйнадык. Барысы өчен дә режиссерыбыз Флюра Шәриповага рәхмәт. Ул – үз эшенең остасы! Боерган булса, бу спектакльне “Идел-йорт” фестивалендә дә әле жюри игътибарына тәкъдим итәрбез.

Әйт әле, Эдуард, безнең Бөгелмә татарларын уятып җибәрү өчен нәрсә кирәк икән? Ни өчен татар яшьләре үзләренең татар булуларыннан оялып, үз сәләтләрен ачып бирмиләр?

– Бик четерекле һәм актуаль сорау. Минем буын, шөкер, үз ана теленнән оялмый. Авыз тутырып, татарча сөйләшәбез. Бездән яшьрәкләр өчен бу оят дип санала. Бу – бик авыр тема, ул хакта күпме сөйләсәк тә, нәтиҗәсе юк. Без татарларда бердәмлек юк. Проблеманы юк итү өчен дөрес алгоритм булырга тиеш. Ә ул әлегә юк. Хәзер олы буын вәкилләре телләрен вата-җимерә русча сөйләшә. “Нигә?” – дип сорагач, “Шулай җиңел”, – дип җавап бирәләр. Бер мәдәният үзәге, бер мәктәп кенә телне, гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклап кала алмаячак. Б уюнәлештә күмәк эшләү мәҗбүри.

Шәхсән синең турыда күбрәк беләсем килә? Син нинди кеше? Шаян сүзгә оста булуыңны беләм, шулай да, син усалмы, юашмы?

Ничек дип әйтим икән? Мин үземне усал димәс идем. Мактанып әйтүем түгел. Шулай да әллә ни юаш та түгел. Дөресен әйткәндә, барысы да синең әйләнә-тирәңдәгеләрдән тора: гаиләңнән, хезмәттәшләреңнән һәм башкалардан. Әгәр әйтелгән һәр өлкәдә гармония була икән, кешегә яшәргә дә, иҗат итәргә дә рәхәт. Әлбәттә, барысын да гаиләгә яисә хезмәттәшләргә сылтау дөрес түгел, гармонияне үзеңдә дә булдырырга тырышырга кирәк. Мин шул урталыкны таптым һәм тормыштан бик канәгать. Ике көнлек бу дөньяда усалланып йөрергә теләгем дә юк.

Ә шаян сүзләрне каян аласың, барысы да тормыштанмы, әллә махсус берәр китабың бармы?

– (Көлә). Китап юк... Барлык шаян сүзләр тормыштагы хәлләрдән алынадыр инде. Шаян сүзләрне дә чамалап әйтергә тырышам. Чөнки арабызда юморны аңламаган кешеләр бар. Шаярам дип, үпкәләтеп куюың яисә кешене рәнҗетүең бар. Бу өлкәдә мин бик сак эш итәргә тырышам.

–  Син тормышта нәрсә белән мавыгасың? Бәлки, син балыкчыдыр яисә гөмбә җыярга яратасыңдыр?

– Мин балыкчы да, бакчачы да, гөмбәче дә түгел. Шулай да табигатьне бик яратам, аеруча, нарат урманына барып, рәхәтләнеп күкрәк тутырып сулаулары ни тора. Мавыгуларга килгәндә, мин значоклар җыям. Балачактан килгән инде бу. Коллекциядә ниндиләре генә юк! Бик күңелсез булганда, шуларны карап утырырга яратам.  

Пандемия чорында чикләүләр вакытында китап уку, кино карау өчен менә дигән мөмкинлек булды. Соңгы укыган китапларыңны атап үт әле, рәхим итеп.

– Дөресен әйтәм, соңгы елларда китап укырга да вакыт юк. Эш күп. Әлбәттә, бу сылтау гына! Бик теләсәң, вакытын табып була. Мин Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романын яратып кат-кат укыйм. Табибларның эшенә соклангангамы соң, бу әсәр күңелгә якын. Романны укып чыгасың да, дөньяны кочасы килә. “Зөләйха күзен ача” әсәрен укырга хыялланам. Планда шулай ук Мөнирә Сафинаның “Ай сылуы” китабын табып уку.  

– Ир-атның кайсы тәмле ашарга яратмасын, ә... Син искәрмә түгел бит инде? Нинди ризыклар белән сыйланырга яратасың? Ә үзеңнең аш-су әзерләгәнең бармы?

Мин ашарга да, аш-су әзерләргә дә яратам. Без – ир-егетләр ризык әзерләгәндә фәрештәләр ярдәм итә бит. Бик тәмле токмач ашы пешерәм, әлбәттә, катлаулы ризыкларга алынмыйм. Аларны башкарып чыгу өчен тәҗрибә кирәк. Үзем исә бәлеш ашарга яратам. Ул татар халкының иң тәмле ризыгыдыр!

– Эдуард, шундый тәмле “нокта”да әңгәмәбезне тәмамлыйбыз. Чираттагы очрашуыбыз түгәрәк өстәл артында, тәмле бәлешләр ашап үтсен. Ә сиңа мин исәнлек-саулык һәм, әлбәттә, иҗатыңда уңышлар теләп калам.    

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: