Бөгелмә авазы

ДӘВЕР ПОЭМАСЫ ҺӘМ ЛЕГЕНДАСЫ...

"Сугыш инвалиды баласы, милли көрәшче, Һади Атласи хәйрия фондының "Мәгърифәтче" исемендәге премиясе лауреаты, татар милли хәрәкәтенең елъязмачысы Фазыл Габдулла улы Вәлиәхмәткә 2015 елның 14 мартында 60 яшь тула. Ул бу гомер бәйрәмен гаиләсендә ныклы терәк, улларына яхшы үрнәк булып каршылый, милләт өчен кылган изге гамәлләре белән билгеләп үтә... Ул, чын...

"Сугыш инвалиды баласы, милли көрәшче, Һади Атласи хәйрия фондының "Мәгърифәтче" исемендәге премиясе лауреаты, татар милли хәрәкәтенең елъязмачысы Фазыл Габдулла улы Вәлиәхмәткә 2015 елның 14 мартында 60 яшь тула. Ул бу гомер бәйрәмен гаиләсендә ныклы терәк, улларына яхшы үрнәк булып каршылый, милләт өчен кылган изге гамәлләре белән билгеләп үтә... Ул, чын мәгънәсендә, милләт улы, милләт хадиме, милләте өчен яши торган шәхес", - ди бүгенге юбилярыбыз турында татар халкының милләтпәрвәр кызы, язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова.
Фазыл Вәлиәхмәтнең кем икәнлеге турында аңлатыйм дисәң, моннан да кыскарак һәм моннан да тулырак итеп әйтеп буламы икән? Аны якыннан белүчеләр бу фикер белән тулысынча килешер, мөгаен. Бик күп замандашларыбызга хас булганча, гади генә биографияле авыл малае, югыйсә. Карабашта ишле гаиләдә төпчек бала булып туа, совет мәктәбендә укый, армия сафларында хезмәт итә, хезмәт биографиясен башлый, гомер буе туган авылында яши. 1987 - 1991 елларда мәктәптә укыта, читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый. 1991 елдан алып, 2004 елга кадәр "Бөгелмә авазы" газетасында башта - фотохәбәрче, соңрак хәбәрче булып эшли.
Шулай да Фазылның төп байлыгы - милләт, төп эше - милләткә хезмәт итү. Якташларыбыз аның милләтебезгә азатлык даулап, зур һәм кече мәйданнарда узган ачлык акцияләрендә катнашканнарын да, хәлиткеч сорауларга җавап эзләгән җыелышларда төпле фикерләрен әйткәнен дә хәтерлиләр, матди яктан да, рухи яктан да җитди кыенлыклар туып, "кем сөйләсә, шуныкы дөрес" кебек тоелган вәзгыятьтә халкыбыз нәрсәнең нәрсә икәнен аңласын, күзе ачыла төшсен, үзаңы үссен һәм үзен беркадәр генә булса да уңайрак хис итсен өчен дип, кулдан килгәннең барын да эшли торган кеше дип беләләр.
Каләм һәм фотоаппарат - менә милләтпәрвәр Вәлиәхмәтнең ышанычлы көрәш коралы. Ф. Бәйрәмова сүзләре белән әйтсәк, "Фазыл беркайчан да алга чәчрәп чыкмады, җыелышларда сүз сорап йөрмәде, әмма милләт өчен иң кискен мизгелләрдә ул иң алга чыкты һәм дәшми генә үз эшен эшләде. ...Аны, чын мәгънәсендә, татар милли хәрәкәтнең фотоелъязмачысы дип әйтергә була, аның архивында һәр корылтайның, һәр митингның, һәр лидерның тарих өчен гаять мөһим булган фотолары саклана, алар
киләчәктә зур музейларның түрендә урын алачак әле..." Моңа өстәп, 2002 елда - "Мизгелләр" дигән күләмле генә фотоальбом, 2007 елда - "Һади Атласи исемендәге музейкитапханә йорты" дигән буклет, 2013 елда "Еллар кайтавазы" дигән саллы китаплар чыгарган автор да әле ул.
Музей дигәннән, Фазыл Вәлиәхмәт - Карабашта уникаль музей-китапханә оештыруы белән дә тарихта үз сүзен әйткән кеше. Күренекле язучы Айдар Хәлим аның турында болай дип яза: "Фазыл үзе дә поэма һәм легенда: син үз авылыңда дүрт һәйкәл (проектлар авторы да - ул үзе. Ред.), атаңнан калган туган нигезеңдә милләт каһарманы, даһи тарихчы Һади Атласига тоташ бер музей оештырып кара әле! "
Инде күркәм юбилее якынлашкан бу көннәрдә Фазыл Вәлиәхмәт үзенә зур бүләк әзерләгән: "Уяну" дип атала торган яңа китабы "табадан төште". Әлеге хезмәттә татар милли хәрәкәтенең фотолардан һәм мәкаләләрдән торган зур тарихы тасвирлана. Милләтпәрвәр Фазыл мәсләгенә тугрылыклы: яңа китабы - Татарстан суверенитетының 25 еллыгы уңаеннан да бәяләп бетергесез зур хезмәт ул.

Котлыйбыз!

Фазыл Габдулла улы Вәлиәхмәтне олуг юбилее - 60 яше тулу уңаеннан ихлас котлыйбыз!
Азатлыгы һәм иминлеге өчен ялкынлы көрәштә үзүзен аямыйча, алгы сафларда атлаган улын милләтебез дә зурласын, татарыбыз да данласын - исемең еллар кайтавазында да яңгыраш тапсын!
Алга таба да кыю максатларыңа ирешү, ниятләреңне чынга ашыру өчен ныклы сәламәтлек, уңышлар гына юлдаш булсын! Гаилә иминлеге, бәхет телибез үзеңә!
Ихтирам белән, "Бөгелмә авазы" коллективы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: