Бөгелмә авазы

Дөньяга балаларча гашыйк ул

Күрше Баулы районының Яңа Шалты авылындагы бер генә бәйрәм дә, бер генә кичә дә халык җырларына гашыйк кыз Фәридә катнашыннан башка үтми торган була ул үскән елларда. Авылда урта мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия институтына юл тота - гомерлек хезмәт юлын балалар белән эшләүдә күрә ул. 1983 елда Ютазы районының Бәйрәкәтамак...

Күрше Баулы районының Яңа Шалты авылындагы бер генә бәйрәм дә, бер генә кичә дә халык җырларына гашыйк кыз Фәридә катнашыннан башка үтми торган була ул үскән елларда. Авылда урта мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия институтына юл тота - гомерлек хезмәт юлын балалар белән эшләүдә күрә ул.
1983 елда Ютазы районының Бәйрәкәтамак авылы мәктәбенә эшкә юллама ала. Тырыш, итагатьле, тумыштан педагоглык сәләтенә ия булып, балаларны чын сөю белән яратучы яшь мөгаллимә укучылары арасында да, хезмәттәшләре арасында да бик тиз абруй казана. Чибәр, актив кызны авыл халкы да үз итеп өлгерә, бу авылда да концерт-спектакльләр, барлык мәдәни чаралар аның катнашы белән уза. Шунда ул гомер юлдашын - гармунчы егет Мөдәррисне очрата...
Икесе дә яңалыкка омтылучан булгангамы, яшь гаилә Әлмәт районының Габдрахман авылына күчеп китә, 1987 елда Бөгелмәгә килеп төпләнә. Фәридә шәһәрнең 2 нче номерлы балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша.
Бу өлкәдә эшли башлавының беренче көннәреннән үк методиканы һәм балалар психологиясен яхшы белүе, максатчанлыгы, эзләнүчән һәм тынгысыз
булуы белән коллективта аерылып тора ул. Бигрәк тә әлеге бакчаның милли тәрбия юнәлешендә эшли башлаган "беренче карлыгач" буларак танылуында Фәридә Мөхәммәдулла кызының хезмәт өлеше зур: татар халкының инде онытылып беткән уеннарын, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, балалар җырла-рын берәмләп барлап, җыеп, кабат балалар аңлар дәрәҗә-дә эшкәртеп-әзерләп, аларны балаларның үзләренә генә түгел, ә әти-әниләренә җиткерү өстендә дә күп тырышырга туры килә ул чорда. Эзләнүчән, тынгы белмәс тәрбияченең сәләтен мәгариф идарәсендә дә тиз күреп алалар, зур ышаныч баг-лап, 22 нче татар балалар бакчасына мөдир итеп билгелиләр үзен. Ә 1999 елдан инде Фәридә Кадыйрова - мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты (рәсемдә - уңда. Сулда хакимият башлыгы урынбасары Л. Гайфуллина).
Бөгелмә татар бакчаларының, мәктәпләрнең үз йөзе булсын дип тырыша, милләттәшлә-ребез балаларын татар сыйныфларына җәлеп итүнең яңа ысулларын эзли тынгысыз педагог. Тәрбия-белем бирү йортларында халкыбызның милли бәйрәмнәрен үткәрү, җыр-шигырь, милли курчаклар әзерләү, милли киемнәр бәйгеләре, татар балалар иҗатын үстерүгә багышланган "Язгы тамчылар" фестивален үткәрү, Татар мәдәният үзәге белән тыгыз элемтәдә эшләү, тәрбиячеләрнең педагогик укулары, "Ел тәрбиячесе" конкурслары - болар барысы да Фәридә ханым җитәкчелегендә уза.
Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районында 54 балалар бакчасы эшли, шуларда 62 төркемдә укыту һәм тәрбия эшләре татар телендә алып барыла. Төркемнәр санының артуы, аларда эш сыйфатының күтәрелә баруы - барысында да талантлы педагог, оста җитәкче Фәридә Мөхәммәдулла кызының хезмәт өлеше зур. Әлбәттә, тырыш хезмәтен бәяләүнең билгесе булган министрлык Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, Дипломнары бихисап, "Фидакарь укытучы" дигән мактаулы исем, "Мәгърифәттәге казанышы өчен" ТР күкрәк билгесе һәм башка бүләкләр иясе дә әле ул.
Гаиләсе дә үрнәк бу күркәм затның - уңган хатын, кайгыртучан әни, диләр аны якыннан белгән кешеләр. Ире Мөдәррис белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Уллары Илнурның инде үз гаиләсе бар. Казан федераль университетының өченче курсында укучы кызлары Альбина исә Бөгелмәдә мәдәният сөючеләрнең күпләренә таныш - ул бала чактан ук Татар мәдәният үзәге артисты булып үсте. Хәзер дә уку йортында "ШТМ" командасын җитәкли, үзе республика "Сәләт" балалар лагеренда директор ярдәмчесе вазифаларын да башкара. Кыскасы - әнкәсенә, һичшиксез, лаеклы алмаш әзер.
Әлфинур Шәвәлиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: