Бөгелмә авазы

Дөнья күзаллау – максатыбыз

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Сәлим кызы Галиева районыбызның мәгариф даирәсендә иҗади фикерләү, алдынгы караш һәм тирәнтен эрудиция белән аерылып тора. Кайда гына эшләмәсен, 8 нче мәктәптә, аграр көллияттә, 14 нче прогимназиядә - һәркайда, аңа гына хас булган ныклы эзлеклелек һәм максатчанлык белән, үзе ирешкән инновацион эш алымнарын һәрдаим...

Котадгу белек
Укуга, белегкә бу телмәчи тел,
Нурлы ирне яшерер телен, бел.
Кешег тел агартыр, булыр кот кеше,
Кешег тел очсызлар, йарыр ир башы.
Тел арслан торур, күр, ишектә ятар,
Әйа әз генә сансызлау башыңны ияр.
Күп сүзләмә сүз, берәр сүзләп яз,
Төмән сүз төгенен бу бер сүздә яз.
Тереклек теләсәң үзең үлмәгү,
Кылынышың, сүзең изге тот, әй бәгү!
/Йосыф БАЛАСАГУНЛЫ, 11 нче йөз/.
Мәдәниятләр арасында диалог
Хәзерге заманда кешеләр дөнья буйлап сәяхәт итәргә омтыла. Ә инде чит илләргә чыккан кеше, андагылар белән тигез дәрәҗәдә сөйләшә алырлык итеп, үз милләтенең мәдәниятен һәм тарихын, йолаларын яхшы белергә тиеш. Ул үз туган төбәге һәм аның горурланырлык истәлекле урыннары турында сөйли алмый икән, ике мәдәният арасында диалог та була алмый - татар теле дәресләрендә туган төбәк компонентын файдалану зарурлыгы шуннан туа.
Дәресләрдә мин милләтара багланыш шартларында үз илебезнең мәдәнияте турында аерым бер күзаллау формалаштыру өчен максатчан эш алып барам. Туган төбәгебез турындагы материал укучыларның шәхсән аралашуына җиңеллек тудыра һәм әңгәмә вакытында үзләре белгән фактларны тиешенчә кулланырга, ныгытырга мөмкинлек бирә.
Әлеге эшне берничә баскычта алып барам. Башта 5 - 8 дәрес дәвамында, темага туры китереп, туган шәһәребез (авылыбыз) турында сөйләшү үткәрәм. Аннары студентларга миниатюра яздырам, яисә әзер текст материалы табып килергә кушам. Коллективлар, аерым шәхесләр белән очрашулар үткәргәннән соң, нәтиҗәләр ясыйбыз. Өченче баскычта үзебездә булган (инде сөйләшкән) мәгълүматны күргәзмәлелек белән "парлыйбыз": я сәяхәт, я рольле уен, я иҗади конкурс үткәрәбез.
Яшәү мохитенең әһәмияте
Төбәк семинарында уздырган ачык дәресемдә, мәсәлән, укучылар рес-публикабызның күренекле урыннары, Татарстанның туристлык маршрутлары турында сөйләделәр, өйдә кече ватаннары турында хикәя төзеп килергә кушылды. Бу тема бик кызыклы иде, студентлар үзләре өчен бик күп ачышлар ясадылар: туган ягыбызга яңа күзлектән карый башладылар, калыплашкан бер фикерне кабатлау белән генә чикләнмичә, үз карашларын матур тел белән ачык итеп белдерергә өйрәнделәр.
Шушы ук семинар кысаларында уздырылган чара - "Йолдызлы сәгать" уены милли татар компонентын һәрбер очракта да куллану мөмкин һәм моның нәтиҗәсе бик яхшы икәнлекне тагын бер кат раслады. Викторина сораулары, бер сүздәге хәрефләрдән берничә сүз төзү, татар халык мәкальләрен куллану - барысы да, бердән, танып-белү чикләрен киңәйтә; икенчедән, җанлы сөйләм зиһен-хәтер күнекмәләрен үстерә.
Мондый чараларның бик тәэсирле булуына ышанычлы дәлил: хисләрен, тәэссоратларын студентлар шәһәр-район күләмендә чыга торган милли басма - "Бөгелмә авазы" газетасына да язып җибәрделәр һәм ул мәкалә 2 март санында басылып чыкты.
Күренекле шәхесләр үрнәге
Шагыйрь Хәсән Туфанның гыйбрәтле һәм аяныч язмышы, аның бай иҗади мирасы бу максатта файдалану өчен укытучыга үзе бер хәзинә булып тора. Шунысы игътибарга лаек, лирика, шигърият укучыларга фәлсәфи уйланулар өчен азык биреп кенә калмый, ә калебләрен сафландыруга этәрә, нинди генә шартларда да кешелекле һәм саф күңелле булып калырга мөмкин икәнлеккә ышандыргыч үрнәк булып тора.
Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап уздырылган чара милләт һәм аның батыр уллары белән горурлану хисләрен үстерүдә сизелерлек нәтиҗәле булды. Бөтен ил күләмендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган бердәнбер шагыйрьнең татар егете икәнлеген аңлау гына да патриотлык хисләренә канат куя.
Милли йолаларыбызны үстерү юнәлешендә эш алып баручы коллектив - "Мирас" ансамбле, җирле шагыйрьләр Наил Кәшиф һәм Флорида белән очрашу да, иманым камил, укучылар күңелендә тирән эз калдырды. "Тере шагыйрь" белән очрашулар, иҗат итү серләрен белү һәрчак кызыклы, шуңа да мондый очрашулар гадәттә бик җанлы үтә, укучылар күп сораулар бирәләр.
Күз белән күреп инану
Экскурсияләрдә укучылар җәмгыятебезнең узганы белән очраша дисәк тә, хата булмас. Шуңа да экскур-сияләрнең, педагогик күзлектән караганда, әһәмияте искиткеч зур.
Безнең көллият шәһәребездә иң өлкән уку йортларының берсе санала. Көллият музеенда (җитәкчесе - Людмила Пелевич) әле ФЗУ буларак эшли башлаган чорларда ук төшерелгән фотолар, шул вакытта кулланышта булган җиһазлар, экспонатлар бар.
Газинур Гафиятуллин музеенда булып кайту җуелмаслык тәэсир калдырды. Үлеме белән үзенә мәңгелек яшәү яулаган геройның гади бер кеше булганлыгын аңлау үзе генә дә көчле тәэсир итә, яшәү мәгънәсе турында уйлануга азык бирә.
Экскурсияләр укучыларга дәрес-лекнең эчтәлеге, дәрес һәм әйләнә-тирәдәге чынбарлык арасындагы бәйләнешне тоярга ярдәм итә, укытучы сөйләгәннәрнең дәлилен тормышта кү-рергә булыша, ягъни тирә-юньне тарихи күзлектән бәяләргә өйрәтә. Дәресләрдән аермалы буларак, экскурсияләр вакытында танып-белү объекты булып чын тарихи һәйкәлләр, күз белән күреп инанырдай нәрсәләр тора.
Җәмгыять белән багланыш
Безнең көллияттә студентлар пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерәләр. Шуңа да дәреслекнең "Татар халык ашлары" темасы аеруча кызыклы, алар милли ризыкларның ничек әзерләнүе турында бик рәхәтләнеп сөйлиләр. Студенткабыз Айгөл Гаделшина нәкъ менә шушы темага региональ фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясады. Моннан тыш, Габдулла Тукай һәм Хәсән Туфан иҗатына багышланган конференцияләрдә катнаштык. Олы аудитория алдында чыгыш ясау укучыларның үз-үзенә ышанычын арттыра. Йомгаклап әйткәндә, көллияткә гадәттә уку ягыннан йомшаграк балалар килә, шуңа күрә аларны фәнни эшкә өйрәтү ихтыяҗы зур.
Ел саен көллияттә татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе уза. Коллектив белән табигать кочагында уза торган бу зур чарага әзерләнү барышында
ук күп мәгълүмат бирелә. Ә инде йолаларны үз күзең белән күрү, уеннарда катнашу нәтиҗәсендә, ул, әлбәттә, күңел ачу чарасы булып кына калмый, ә аның тарихи әһәмиятен күңелләргә сеңдерә.
Нәтиҗә
Алда сөйләгәннәргә кыскача йомгак ясап, шуны әйтергә була: туган як турындагы материалларны кулланганда, дәрес, бары тик дәреслек буенча гына уздырганга караганда, күпкә җанлырак, кызыклырак уза. Программа материалы җиңелрәк үзләштерелә, хәтергә яхшы уелып кала, предметара багланышлар идеясе тормышка аша. Туган авылы, районы тарихын тирәнтен белү укучыларда аңлы рәвештә ярату хисен үстерә. Болар барысы да татар телле яшьләргә мәдәниятләр арасындагы диалог барышында үзләрен лаеклы тотарга ярдәм итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: