Бөгелмә авазы

Чын күңелдән рәхмәт!

Сезнең куллар таш пулатлар салмый, Манаралар өйми күкләргә; Ләкин тыйнак, ихлас хезмәтегез Маяк булды юлда күпләргә. Укытучы... Кем соң ул? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы... Беренче чиратта, ул бала күңеленә яхшылык, рәхимлек, сафлык орлыкларын салучы дип уйлыйм. Фәүзия Зәйнуллина, 2 нче лицейның милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары. Әлбәттә, замана...

Сезнең куллар таш пулатлар салмый,
Манаралар өйми күкләргә;
Ләкин тыйнак, ихлас хезмәтегез
Маяк булды юлда күпләргә.

Укытучы... Кем соң ул? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы... Беренче чиратта, ул бала күңеленә яхшылык, рәхимлек, сафлык орлыкларын салучы дип уйлыйм.

Фәүзия Зәйнуллина,
2 нче лицейның
милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары.


Әлбәттә, замана күз­ле­геннән чыгып караганда, укытучы һөнәре җиңелләрдән түгел, лә­кин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә кил­сәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа тө­бәлгән карашларын күр­сәң, барлык арулар югала һәм хезмәтеңнән ка­нәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.

Укытучы... Күпме генә дәресләр үткәрсә дә, һәр дәрес алдыннан ул беренче тапкыр кебек эчке бер дулкынлану белән класс­ка керә. Дәрес башлана... Ана те­ле дәресләре... Үз те­лендә "әти", "әни" дип тә әйтә белмәгән балаларга телне өйрәтү, милләтенә булган ихтирамны үстерү, халкыбызның чын зыялы кешесе итеп тәрбияләү җиңел эш түгел.

Реклама

Сүзем күп еллар дә­­­­вамында 2 нче лицей­да татар теле һәм әдә­бияты укытучысы булып эшләгән Гөлсинә апа Хисамова турында. Ул 30 елга якын гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, хәзер лаеклы ялда. Бу тыйнак ханым - балаларда, ата-аналарда үз туган теленә яңа караш тәрбияләүгә күп көч салган шәхес. "Гөлсинә Вахит кызы - һәр дәресне ачык дәрес дәрәҗәсендә үткәрүче, яшь укытучыларга һәрчак ярдәмгә килүче, үз тәҗрибәсен һәрдаим алар белән уртаклашучы, чын мәгънәсендә, педагогик хезмәт остасы", - дип искә алалар аны бүген дә лицейда.

Мәктәптә эшләү дәве­рендә Гөлсинә Вахитовна, әти-әниләре балаларына татар телен өйрәтүне кирәк дип санамаган - ялгышкан бер чорда мәктәпкә килеп, шул балаларга туган телне өйрәтү дигән кыен эшне башлап җибәрүчеләрнең берсе булды.
Гөлсинә ханым укучы­лары белән шәһәр күлә­мендә үткәрелә торган чараларда актив катнашты. 1985 елда беренче тапкыр үткәрелгән һәм хәзер традициягә әверелгән Габдулла Тукай туган көненә багышлап уздырыла торган Шигырь бәйрәмен оештыруда да ул күп көч куя. Алай гына да түгел, Гөлсинә Вахитовна җирле шагыйрьләр-язучылар иҗатына хөрмәт белән карый, аларның һәр язганын газета битләреннән кисеп алып, туплап бара. "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары белән даими очрашулар оештырып, балаларны аларның иҗатлары белән таныштыручы да ул була.

Г.Хисамова шул елларда шәһәрдәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсен дә җитәкли. Конференцияләр, тәҗрибә уртаклашулар, семинарлар, ачык дәресләр... Ничек өлгергән, каян көч тапкан диген?! Фидакарьлек… Үз-үзен аямыйча эшләү, хезмәт батырлыгы үрнәге бу! Бары тик яраткан эшенә чын күңелдән бирелгән кеше генә моны булдыра һәм уңышларга ирешә ала. Гөлсинә Вахитовна нәкъ менә шундый сыйфатларны туплаган да инде. Татарстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Һади Атласи фондының "Фидакарь укытучы" бүләге лауреаты һәм башка мәртәбәле исемнәр иясе булу - аның хезмәтенә бирелгән бәя­нең бер өлеше.
Бөтен илебез укытучыларга дан җырлаган бу көннәрдә Гөлсинә Вахит кызы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилеегыз белән Сезне, хөрмәтле Гөлсинә Вахитовна!

Моңаймагыз картлык килә диеп,
Ташлыйм, диеп, туган мәктәпне.
Каршылыйдыр Сезне колач җәеп,
Хезмәт даны, халык рәхмәте.

Үз иттегез бары хезмәтне,
Булдыгыз да шуңа хөрмәтле.
Тәбрик итә Сезне коллектив,
Читләп үтәр аны картлык, дип.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: