Бөгелмә авазы

Чәчәкле хыял

Шаталовлар гаиләсе яшәгән йорт Галиәсгар Камал исемендәге урамның күрке булып тора. Бу йорт каршында ел саен күкрәп чәчәкләр үсә, кышын көмеш боз сыннары урамны бизи. Шул урамнан сабыйлар бакчага, мәктәпкә атлый һәм эстетик зәвык тәрбиясе ала. Урамнан үтеп йөргән кешеләр моңа шуның кадәр күнекте инде, ямь биргән шушы йорт булмаса,...

Гөлләр үскән түтәлләр (аларның биредә барлыгы 50 төре тупланган) бөтен әйләнә-тирәгә хуш һава сибә: нечкә генә бал катнашкан кояш исе. Һәрбер түтәл аерым манзара булып балкый, һәркайсының үз композицион сурәте. "Менә монысында зәп-зәңгәр диңгез дулкыны чайкалган кебек... Үсемлекләр тудырган манзараны икенче каттагы бүлмәм тәрәзәсеннән еш күзәтәм, аларны тагын да матуррак итеп урнаштыру турында уйланам. Яшь бакчачыларга да мин үз бакчаларына биектән ешрак карарга киңәш итәр идем. Шәһәребездәге һәр йортның коймасы матур булсын, тирәсендә яшел газон үссен, каршыда декоратив агачлар чәчәк атып утырсын иде".
Нина ханымның фикерләре матурлыкка һәм мәгънәгә бай. Ул гади көнкүреш сөйләмендә дә югары төшенчәләр кулланып сөйли: "Бу тормышта бәхетле мизгелләр шундый аз бит, шуңа күрә шатлыкны үзебезгә булдырырга кирәк. Йортны торгызу белән беррәттән, ял урынын да ясый башларга. Ал бакчага агачтан эшләнгән беседка куярга, олылар һәм балалар өчен таган тагарга, өсте ябулы мич чыгарырга, яисә учак урынын тергезергә. Шулчак йорт та күтәрелер, җанга ләззәт биргән ял урыны да булыр. Таганга утырып сәленү йөрәккә ял бирә, уйны баета: ул мәңгелек маятник кебек. Ә беседка - балаларның иң яраткан урыны, анда самавырдан чәй эчәргә, бергәләп китап укырга, җырларга мөмкин. Иң матур хыялым һәрвакыт шундый иде: бөтен тирә-юнь - чәчәкләр, чәчәкләр арасында балалар уйный".
Нина ханымның хыялы миңа баштан ук әллә ничек, бик газиз булып тоелды. Шундый кояшлы иртәдә үрмә гөлләр үскән бакчада җырлап та күрсәтүен үтенгәч, һич ялындырмады, җырын (бәлки, минем кызыксынуыма күрәдер) украинча җырлады. Гаҗәп, ул үзе беркайчан да анда булмаган, җырларны әнисеннән өйрәнгән; шулай ук әнисенең дә Украинаны күргәне юк икән, бары әби-бабалары гына аларның Тын (Дон) казаклары булган. Хәзер инде аңлашылды: аның чәчәкле хыялы Украинаның ак-кызыл костюмнар киеп, чәчләренә такыялар үреп, әйлән-бәйлән уйнаган чәчәктәй кыз балаларын хәтерләтә икән.
Нина ханым Шаталова гомере буена "ТатНИПИнефть" институтының төзелеш бүлегендә инженер-проектлаучы булып эшләгән. 5 ел элек пенсиягә чыккан. Шәһәр бәйгесендә беренче тапкыр катнашуы, гәрчә үткән елларда аның клумбалары тагын да матуррак булган булса да. Быел муниципаль хакимият үзе чакырган, шуңа күрә беренче урынны алу аңа һич көтелмәгән куаныч булган.
Шәһәр көненә багышланган тантанада аңа, бик лаеклы рәвештә, кыйммәтле бүләк - йорт алдын тагын да матуррак итеп бизәү максатыннан сертификат бирелде.
Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотолары.
Рәсемнәрдә: бүләкләү тантанасы; ал бакчаның бер күренеше - беседка, таган һәм уң як арткы почмакта кызыл кирпеч мич күренә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: