Бөгелмә авазы

Булганның барысы да уңа

Газета укучыларыбыз, сезне бик тә уңган һәм булган бер хатын-кыз белән таныштырып китим әле. Тормыш иткәндә тирәюньдә андый кешеләрнең очравы, алар белән иңгә-иң торып эшләве - үзе бер бәхет. Сүзем - Бөгелмәбездә гомер итүче Мингаян Харис кызы Гайнанова турында. Мин аның белән 60 яшемә кадәр - лаеклы ялга киткәнче бер...

Газета укучыларыбыз, сезне бик тә уңган һәм булган бер хатын-кыз белән таныштырып китим әле. Тормыш иткәндә тирәюньдә андый кешеләрнең очравы, алар белән иңгә-иң торып эшләве - үзе бер бәхет.
Сүзем - Бөгелмәбездә гомер итүче Мингаян Харис кызы Гайнанова турында. Мин аның белән 60 яшемә кадәр - лаеклы ялга киткәнче бер ОРСта эшләдем. Бу ханым җитәкчелегендә пешекчеләр, кондитерлар телеңне йотарлык ризыклар әзерлиләр.
ПродОРСка килгәч, аны җитештерү мөдире итеп билгеләгәннәр иде, 2 ел шунда эшләгәч, эшкә осталыгын күреп, 9 нчы ашханәгә җитәкче итеп күчерделәр Мингаянны. Бу ашханә ябылгач, менә 40 ел инде Бөгелмә механика заводы ашханәсен җитәкли ул.
Завод эшчеләре ашларны тәмле итеп әзерләгәннәре өчен биредә эшләүчеләрне бик хөрмәт итәләр.
Мингаян үз кул астында эшләүчеләр белән беркайчан да каты итеп сөйләшмәс, сабыр холыклы ул, һәрвакыт ярдәм итәргә генә тора.
Гаиләдә дә барысы да ал да гөл дияр идем. Ире Җәмил белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр, икесенә дә югары белем бирделәр. Мингаянның кызлары да үзе кебек бик тырыш һәм эшчән булып үстеләр. Үз йортлары белән торалар алар. Бакчаларын күрсәгез сез! Ни генә юк анда. Аллы-гөлле чәчәкләр дисеңме, виноградка кадәр үстерәләр.
12 майда шушы күркәм ханымга - Мингаян Харис кызы Гайнановага
60 яшь тулды. Гаиләсенә тигезлек, бәхетле тормыш, саулык-сәламәтлек телим.
Иң изге теләкләр белән,
Тәскирә ЗӘМИНОВА.
Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: