Бөгелмә авазы

Бәхетле тәрбияче

Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүчеләр - иң бәхетле һәм иң авыр хезмәт ияләредер. Бәхетле, чөнки алар - явызлыкның ни-нәрсә икәнен белмәүче самими күңелле сабыйларга беренче тормыш дәресе бирүчеләр. Эшләре авыр, чөнки чыр-чулы икешәр дистә нарасыйны көн дәвамында җайларга-көйләргә, һәркайсына күңел җылыңны бирергә кирәк. Ата-ананың күпчелеге әле бер-ике баласына да түзә...

Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүчеләр - иң бәхетле һәм иң авыр хезмәт ияләредер. Бәхетле, чөнки алар - явызлыкның ни-нәрсә икәнен белмәүче самими күңелле сабыйларга беренче тормыш дәресе бирүчеләр. Эшләре авыр, чөнки чыр-чулы икешәр дистә нарасыйны көн дәвамында җайларга-көйләргә, һәркайсына күңел җылыңны бирергә кирәк. Ата-ананың күпчелеге әле бер-ике баласына да түзә алмаган заманда тәрбияче үз төркемендәге бала өчен иң-иң якын кешегә әйләнә дә куя.
Шундыйларның берсе - гомерен 22 нче "Алтын балык" балалар бакчасында балалар тәрбияләүгә багышлаган, күптән түгел 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Гөлнур Гыйльметдин кызы Солтанова. Ул дошманнарны көнләштерерлек, якыннарны куандырырлык, ә яшьләргә үрнәк булырлык искиткеч матур гомер юлы буйлап атлап килә. Яхшы тәрбияче, уңган хуҗабикә, яраткан хатын, әни һәм әби буларак, аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.
- Гөлнур Гыйльметдиновна, үзегез турында сөйләп үтсәгез иде, кайсы төбәкләрдә туып-үстегез?
- Мин Азнакай районы Яхшыбай авылында колхозчылар гаиләсендә туып-үстем. Кечкенәдән оештыру сәләтем бик көчле иде, хорлар оештырып, шигырьләр, җырлар өйрәнеп, авыл халкына концертлар күрсәтә идек. Мәктәпне тәмамлау белән авылыбызның мәдәният йорты мөдире булып та эшләп алырга туры килде үземә. Бераз соңрак Сарман районы Җәлил бистәсендәге балалар бакчасына тәрбияче булып урнаштым. Шул вакытта Казанга тәрбиячелеккә укырга барырга әзерләндем. Ләкин, ничектер бу уемнан кире кайтып, Бөгелмәгә юл алдым - иң элек фарфор заводына эшкә килдем, аннан 75 нче училищеда 4 - 5 еллап комендант, тәрбияче вазифаларын башкардым. Гаиләдә иң өлкән бала буларак, барлык ир, кыз туганнарымны да үз артымнан Бөгелмәгә алып килдем. Иң элек Газинур тартылды. БИПТта белем алганнан соң, бераз 8 нче урта мәктәптә эшләп алды, соңрак кирпеч заводына урнашты, әле дә шунда эшли. Аннан соң Рушаниябез дә Бөгелмәне үз итте - бүгенге көндә инвалидлар җәмгыятендә хисапчы вазифасын башкара. Ә менә өч сеңлем бер-бер артлы Бөгелмә педагогия көллиятендә укып, балаларга белем бирүне, нәниләрне тәрбияләүне кулай күрделәр. Айсылу - 5 нче урта мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы, Гөлназ - 7 нче, Гүзәл 10 нчы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
- Сез - зур стажлы тәрбияче... Әй-тегез әле, гомерегезнең ничә елын мәгариф өлкәсенә багышладыгыз?
- Ноябрь аенда тәрбияче булып эшләвемә 26 ел була. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, ул елларның барысы да 22 нче "Алтын балык" балалар бакчасында үтте. Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, иң элек рус төркеменә тәрбияче булып килдем. Соңрак балаларга татар теле укытырга тәкъдим иттеләр. Бакчада татар төркеме ачылгач, бик зур канәгатьлек белән шунда күчтем. Сеңелләремнең барысы да диярлек хезмәт юлларын минем янымда башлап җибәрделәр. Аларга беренче киңәш бирүче, күрсәтүче, өйрәтүче дә булдым. Музыка җитәкчеләре барысы да диярлек рус милләтеннән булу сәбәпле, татар төркеме өчен бәйрәм, кичә сценарийларын һәрвакыт диярлек үземә төзергә, аларны оештырырга, өйрәтергә туры килде. Кайвакыт, татар булуларына да карамастан, үз телләрендә исәнләшә дә белмәгән балалар килә. Уеннар, җырлар, шигырьләр, әйтем-такмаклар ярдәмендә яхшы гына татарча сөйләшергә өйрәнәбез. Сюжетлы-рольле уеннар да бик нык ярдәм итә. Мәгариф өлкәсендәге хезмәтем дәверендә бер генә вакытта да ата-аналар белән ачуланышканым булмады, алай гына да түгел, мондый уйның бер генә тапкыр башыма да кереп караганы юк. Мөгамәләләрне ныгыту максатыннан, еш кына алар белән чәй өстәлләре әзерлибез, гаилә бәйрәмнәре, татар ашлары кичәләре оештырабыз.
- Сезнең ирегез гомерен шәһәр һәм районның авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлаган танылган кеше - Мирзанур Муллагабит улы Солтанов. Аның белән тормыш юлыгыз ничек кушылып китте?
- Ул тумышы белән Омскидан. Соңрак гаиләләре Мөслимгә кайтып төпләнгән. Ә аның белән танышу, кавышуыбыз бик үзенчәлекле булды. Минем фарфор заводында эшләгән вакытым. 23 февральдә үзебез яши торган тулай торакта бәйрәм кичәсе оештырдык. Бер чуваш кызына пар юк иде. Шуннан соң БИПТта укучы малайлар күп уйлап тормадылар, үзләре белән бергә белем алучы Мирзанур исемле малайны чакырып алып килделәр. Шул көнне, шул сәгатьтә мин бер күрүдән гашыйк булуның чыннан да хак булуына ышандым. Әлеге егет миңа шулкадәр яхшы, кадерле, якын һәм матур булып тоелды. Ул да мине шундук ошаткан икән. Шул көннән безнең мәхәббәт тарихы башланып китте. 1980 елда бер гаилә булып яши башладык. Алланың рәхмәте бе-лән 2015 елның мартында тормыш сукмагыннан бергә атлап килүебезгә 35 ел була.
- Гөлнур ханым, бәхетегез йөзегез-гә чыккан. Әйтегез әле, сезнең өчен бу төшенчә нәрсәдән гыйбарәт?
- Әйе, Аллага шөкер, янымда ныклы терәгем - Мирзанурым бар. Ул мине күтәреп кенә йөртә дисәм дә, ялгыш булмас, эшкә алып бара, алып кайта, һәрвакыт ярдәм итә, гаилә өчен бөтен нәрсәне таба, тырыша, миңа - ышанычлы ир, балаларга - терәк әти, әти-әниләргә - олы ярдәмче, дусларына тугры иптәш була белә. Аның белән берсеннән-берсе акыллы ике ул үстердек. Балаларым тәртипле булдылар, бервакытта да мәктәптә дә, югары уку йортында да алар өчен кызарырга туры килмәде. Руслан белән Марсель икесе дә югары белем алып, тормышта үз урыннарын таптылар. Олысы Казанда яшәп эшләсә, кечесе Бөгелмә электр челтәрендә инженер вазифасын башкара. Икесе дә гаиләле, берсеннән-берсе матур, сөйкемле оныкларыбыз - Амалия һәм Алинабызга сөенеп туя алмыйбыз. Шуның өстенә, әле бүген дә әти-әнием - Гыйльметдин белән Миңнур, бианай һәм биатаем - Муллагабит һәм Зәлифә исән-саулар. Алар белән күрешеп-аралашып утыру үзе ни тора. Бәхет өчен тагын ни кирәк!
- Әйе, чыннан да шулай. Олы тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, бәхетле оя булдыру серләре белән дә уртак-лашмассыз микән?
- Бәхетле гаилә кору өчен мәхәббәт кенә җитми. Ир белән хатында бик күп уртак кешелек сыйфатлары булу зарур. Мәсәлән, намуслы булу, бер-береңнең ышанычын аклау, сабырлык, уртак тел табу, эш ярату, ир-атка авыр йөкне үз җилкәсенә алу кирәк. Хатын-кызларга да зур җаваплылык йөкләнә. Тикмәгә генә яхшы хатын - ярты бәхет димәгәннәр. Ә яшьләргә теләгем шул - вакытында түзеп, барысын да үткәреп җибәрә белергә кирәк. Яшь чакта һәрбер гаиләдә дә аңлашылмаучылыклар, кыенлыклар була. Гаилә, ирем, балаларым, туганнарым дип бер мәлне түзеп үткәрсәң, гаиләгә татулык килә. "Агач көзен җимеш бирә" дигән әйтемдәге кебек, бөтен сөенечләр, шатлыклар олыгайгач килә икән. Без гомер буе бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшәдек. Шуның белән бәхетне булдыра алдык. Ә бүгенге көндә мин иң яраткан, тугрылыклы кешеләрем янәшәсендә, шуның өчен бик сөенәм.
55 яшь һәрбер хатын-кызның тормыштагы иң матур мизгеле дисәк, бер дә ялгыш булмас. Чөнки тормышлар инде җайланган, янәшәңдә гомер юлы буйлап бергә атлап килгән терәгең бар, балалар үсеп җитеп, үз тормышларын корган, үз юлын тапкан, ә синең тирәңдә баладан да татлы оныкларың йөгереп йөри. Әлеге бәхет мизгелләрен татып яшәүче Гөлнур Гыйльметдин кызына киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, гаилә, балалар бәхете телибез!
Тигез парлар булып,
Тату яшәгәндә,
Бик күңелле гаилә бәйрәме.
Киләчәкне уйлап,
Бергә-бергә генә
Бәхетлеләр саклый гаиләне.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: