Бөгелмә авазы

Бөгелмәгә – яңа автомобильләр

Бөгелмә районының мәгариф идарәсенә бер мәктәп автобусы тапшырылды.

18 декабрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башлыкларына һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды. Моннан тыш, муниципаль берәмлекләр мәктәп автобусларының чираттагы партиясен алдылар, бу автобуслар мәктәп маршрутлары буенча укучыларны йөртәчәкләр. Бөгелмә районының мәгариф идарәсенә бер мәктәп автобусы тапшырылды.

«Без муниципалитетларга системалы ярдәм күрсәтәбез. Бүген республикада 38 төрле программа гамәлгә ашырыла, шуларның күбесе авыл җирендә томыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлә», – диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада муниципалитетларның матди-техник базасын ныгытуга, аерым алганда, транспорт мәсьәләләрен хәл итүгә зур игътибар бирелә. «Яңа автомобильләр җитәкчеләргә урыннарда  оперативлыкны һәм мобильлекне арттырырга ярдәм итәчәк. Бүген шулай ук без мәктәп автобуслары ачкычларын да тапшырабыз, чөнки кайда яшәвенә кармастан, бала сыйфатлы белем алырга тиеш», – диде ТР Президенты.

Мунициципаль районнар вәкилләренә 100 яңа хезмәт автомобиле ачкычы, шулай ук 57 мәктәп автобусы тапшырылды. Бөгелмә районының ике авыл җирлеге: Карабаш һәм Яңа Александровка җитәкчеләре Президент кулыннан яңа хезмәт автомобильләреннән ачкычлар кабул итеп алды.

Ләйсән ЙОСЫПОВА әзерләде.

Фото – ТР Президентының рәсми сайтыннан.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: