Бөгелмә авазы

Бөгелмә мөгаллимәсе

Рәйсә Фәттах кызы Әмирханованы шәһәрдә белмәгән кеше юктыр. Хезмәт ветераны, мәгариф отличнигы, тәҗрибәле рус теле һәм әдәбияты укытучысы, СССР туристы, бүгенге көндә мәгариф идарәсенең социаль педагогы, җәмгыять тәрбиячесе - күпләргә ярдәм кулы сузган кеше. Олы йөрәкле педагогка ата-аналар да, балалар да рәхмәтле. Бөгелмәнең танылган укытучысы шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек...

Рәйсә Фәттах кызы Әмирханованы шәһәрдә белмәгән кеше юктыр. Хезмәт ветераны, мәгариф отличнигы, тәҗрибәле рус теле һәм әдәбияты укытучысы, СССР туристы, бүгенге көндә мәгариф идарәсенең социаль педагогы, җәмгыять тәрбиячесе - күпләргә ярдәм кулы сузган кеше. Олы йөрәкле педагогка ата-аналар да, балалар да рәхмәтле.
Бөгелмәнең танылган укытучысы шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Без дә әлеге күренекле вакыйгадан читтә кала алмадык. Мин Рәйсә Фәттах кызы белән күрешеп сөйләштем һәм аның турында язарга булдым. Бу укытучыга беренче аралашудан ук гашыйк буласың, ачы язмышлы тормышын тыңлап, "ах" итәсең... Бер сүз белән әйткәндә, язар сүз диңгез кебек, иге-чиге күренми. Бүгенге язмамда Рәйсә Әмирханованың тормышында иң ачык булып истә калган кайбер вакыйгаларга тукталырга булдым. Гаилә темасы аның өчен ябык. Авыр минутларны Рәйсә ханым искә алырга яратмый. Мин дә аның күңел халәтен чамалап, бу хакта сораулар бирергә кыймадым.
Кичмибез тормыш диңгезен салават күпереннән,
Күтәреләбез күкләргә тормышның төпкеленнән.
Безгә яшәү насыйп булган җылы биреп дөньяга.
Күтәрелгән саен, йөрәк кояшка кушылып яна!
(Хәйдәр Гайнетдинов).
Шат күңелле, ачык йөзле Рәйсә Фәттах кызын күргәч, шушы шигырь юллары искә төште. Бу сүзләрдә олы йөрәкле педагогның тормыш принцибы чагыла. Ачы язмышлы тормыш аны сынмаскасыгылмаска өйрәткән, йөрәгеннән кан саркып еласа да, ул кешеләр алдында кояш кебек елмаерга күнеккән. Менә шул турыда тулырак...
Рәйсә Әмирханова Бөгелмәгә 20 ел элек Таҗикстаннан килгән. Әлбәттә инде, үз теләге белән түгел. Ул бу вакыйганы язмыш юлы дип атый. Рәйсә Фәттах кызы Таҗикстанда туып-үскән. Ә әти-әнисе анда Татарстаннан, әтисе "Наркомзем"га эшкә җибәрелгәч барып эләгә. Әнисе укытучы була. Шуңа күрә Рәйсә Әмирханова да педагог һөнәрен сайлаган. Кече яшьтән үк лидер булырга яраткан Рәйсә үзен иң беренче пионервожатый буларак таныта. Аннары ВЛКСМ шәһәр комитетының бюро әгъзасы, КПСС әгъзасы була, совет яшьләре составына керә. Шул рәвешле, Совет республикаларының барысын йөреп чыга. Орджоникидзе шәһәренең Валентина Терешкова исемен йөртүче мәктәбендә (бу исемне мәктәпкә бирү идеясе дә Р. Әмирханованыкы, соңыннан СССР космонавты хәтта мәктәпкә очрашуга килгән) үз карьерасын башлый. Озак еллар әлеге мәктәпнең директоры булып эшли.
Барысын да Таҗикстанда башланган сугыш боза. Бөтен туган-тумачаларын югалткач, Рәйсә Әмирханова туган ягына - Татарстанга юл ала. Аның кан туганнары Нурлат (әтисе ягыннан) һәм Аксубай (әнисе ягыннан) районнарыннан була. Фамилия аты алынган Әмирхан бабасы заманында бик абруйлы кеше булган, укымышлы зат, Нурлат районында ике мәдрәсә тоткан, чукындыру сәясәте башлангач, бөтен мал-мөлкәтен, байлыгын биреп, авыл халкын ачы язмыштан саклап калган. "Автобус Бөгелмәгә килеп кергәч, һава суларга чыктым, шунда, биредә калачакмын дип, автобустан төшеп калдым. Һәм бер укучымны эзләп табып, ач-ялангач килеш (өстемдә бер күлмәк кенә, акчам да чамалы иде) Бөгелмәдә төпләнеп калдым. Исемдә әле, сугыштан соң (Таҗикстанда ул вакытта берничә ел ачлык булды, йортларыбызга "Русским - в Рязань, татарам - в Казань" дигән язмалар элеп куйдылар) авыз тутырып беренче ипиемне шушында ашадым. Тәмен әле дә хәтерлим, 3 нче номерлы азык-төлек кибетеннән сатып алган идем",
- дип искә төшерә Рәйсә ханым.
Бөгелмәдәге эш стажын Рәйсә Фәттах кызы 1 нче урта мәктәптә башлап җибәрә. Аның бүгенге көндә эш стажының да юбилее. Педагог булып эшли башлавына 50 ел тулган икән. Шушы гомер эчендә Рәйсә ханым меңләгән укучыны аякка бастырган. Араларында кемнәр генә юк. "Мин белем биргән балалар дөнья буйлап чәчелгән. Алар Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә: Германиядә, Израильдә, Америкада яшиләр. Минем белән һәрвакыт элемтәдә торалар", - дип горурланып сөйли Рәйсә ханым. Аның хатирәләреннән бер мизгел минем дә йөрәккә үтеп керде. Рәйсә ханым сөйли: "Бөгелмә станциясенең перронында бер кыз белән поезд көтәбез. Яныбыздан тоткын белән конвой узып бара. Кинәт тоткын миңа борылды да: "Здравствуйте, Раиса Фаттаховна!" - дип сәлам бирде. Шул арада полиция хезмәткәре: "Молчать! Тут нельзя разговаривать", - дип, автоматын миңа борды һәм... үзе дә: "Здравствуйте, Раиса Фаттаховна!" - дип елмайды. Икесе дә минем укучыларым иде". Аннары Рәйсә ханым миңа "Мой любимый 5 "А" дип исемләнгән фотографиясен сузды (беренче карлыгачлары) һәм һәр укучысының исем-фамилиясен атап, алар турында сөйләп чыкты.
Орджоникидзе шәһәрендә узган 50 ел гомерен Рәйсә Әмирханова җылы итеп искә ала. Балалар белән туган якны өйрәнү экскурсияләренә йөргәнен сөйли. "Яз көне Таҗикстан аланнары кызыл төсле лаләләргә күмелә. Без 22 апрель көнне балалар белән әле ачылырга өлгермәгән чәчәкләрне җыеп, аэродромга очучыларга илтеп бирә идек. Ә алар исә чәчәкләрне Мәскәүдә Ленин мавзолеена сала иделәр. Бу эш турында аннары бөтен ил сөйләде", - дип искә төшерә ул. Гомумән, һәр хатын-кыз кебек, Рәйсә
ханым да чәчәкләр ярата. Укучылары да моны яхшы белә. Һәм бер юбилее уңаеннан, Рәйсә ханымга дип, мәктәп күршесендә торган йорттагы сирень агачын сындырып, берничә чиләк тутырып, чәчәк туплаганнар. Моны белеп, Рәйсә ханым (хәзер елмаеп сөйли) сыйныфта зур тәрбияви дәрес уздырган. "Гомумән, балалардан һәрвакыт: "Ике күршегезнең берсендә - туй, икенчесендә җеназа булса, кайсына барыр идегез?" - дип сорый идем. Аларда патриотизм, җаваплылык хисе уяту минем беренчел бурычым булды. Белем патшалыгы бер булса, балаларны тормышта яшәргә өйрәтү икенче тәрбияви ысулым иде", - ди гомер буе фәнен, балаларны сөйгән Рәйсә ханым. Ни дисәң дә, укучыларының бәгыре төбендә шыткан өмет орлыклары, алар исә һәрвакыт бу өметне акларга тырышкан. Язмыш дигәнең үзләрен бөтен дөньяга таратса да, "Кайларда гына булсалар да, укучыларым гел минем белән, я кунакка чакыралар, я үзләре минем янга килеп җитәләр", - ди горур укытучы. "Иманлы булып үскән, төпле белем алган балалар тормыш авырлыкларыннан курыкмый, югалып та калмыйлар. Ел фасыллары алмашынып торса да, укучыларым миңа зәңгәр күктәге Зөһрә йолдыз булып күренәләр. Аларның уңышлары, шатлыгы минем өчен дә сөенеч. Җирдә куанырлык әйбер булса гына яшәп була бит. Ә мин үземне шул кешеләр рәтенә кертәм һәм бик бәхетле дип саныйм. Мин балаларга кирәк икән, димәк, мин әле яшим! - дип елмая Рәйсә Фәттах кызы.
Соңыннан Рәйсә ханым аеруча җирле мәгариф идарәсе җитәкчесе Валентина Кульбедага зур рәхмәтен әйтте. "Бары аның ярдәме белән генә мин биредә, Бөгелмәдә яшәп китә алдым, тиз арада эш таптым", - ди ул аңа тирән ихтирам белән.
Рәйсә ханым, барчабыз да 70 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Тормышка булган мәхәббәтегез күпләрне сокландырырлык! Озак яшәгез, сәламәт булыгыз! Сез табигать тарафыннан яралтылган Мөгаллимә! Укучыларыгыз Сезне шулай дип атап йөртә икән, димәк, бу, чыннан да, шулай!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: