Бөгелмә авазы

Бөгелмә мэры Советлар Союзы Героеның тол хатынына “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды

Чәчәк бәйләме, бүләкләр һәм “Фидакарь хезмәт өчен”медален кулларына тотып Бөгелмә мэры Линар Закиров Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллинның тол хатыны Гыйльмурый Кашап кызы яши торган йорт бусагасын атлап керде

Кунаклар килүенә хезмәт ветераны бик шат иде. Шунда ук район башлыгы белән әңгәмә өчен гомуми темалар табылды. Олы яшьтә булуына карамастан, әби үзенең гаилә тарихын яхшы хәтерли, сугыш елларында Калинин исемендәге колхозда ничек эшләгәнен сөйли. Ул туган һәм үскән Шөгер авылыннан сугышның беренче көнендә өч ир-ат фронтка китә. Шуларның берсе аның ире Газинур Гафиатулла улы була. 1944 елның гыйнварында сугыш кызган мәлдә ул дошман дзотының амбразурасын каплый. Аңа Советлар Союзы Герое исеме үлгәннән соң бирелә. Аның бюсты Геройлар аллеясына килүчеләрне беренче булып каршы ала.

2020 елның гыйнварында Гыйльметура Кашап кызы 102 нче туган көнен билгеләп үтәчәк. Гаилә традициясе буенча бәйрәмгә бөтен нәсел җыела. Тантана сәбәпчесенең сигез баласы, 16 оныгы, 24 оныкчыгы һәм биш оныкасы бар.

 

Мэрия матбугат хезмәте материалы һәм фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: