Бөгелмә авазы

БӨГЕЛМӘ – БЕРЛИН АРАСЫ

II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, Белоруссияне, Варшаваны азат иткән, Берлинны алган өчен медальләре иясе һәм якташларының тирән ихтирамына лаек Бөек Ватан сугышы ветераны Бәдретдин ага Нуриев үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Ил башлыгы һәм шәһәр мэрыннан бәйрәм бүләге тапшырырга "Радуга" социаль тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары Алла Барышева килгән...

II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, Белоруссияне, Варшаваны азат иткән, Берлинны алган өчен медальләре иясе һәм якташларының тирән ихтирамына лаек Бөек Ватан сугышы ветераны Бәдретдин ага Нуриев үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Ил башлыгы һәм шәһәр мэрыннан бәйрәм бүләге тапшырырга "Радуга" социаль тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары Алла Барышева килгән иде. Шәһәр һәм районның ветераннар советы рәисе Камил Солтанов белән ветераннар советы президиумы әгъзасы Гайшә Хәсәнова да юбилярны күчтәнәчләр белән сөендерде.
Азнакай районы Туйкә авылы егете Бәдретдинне сугышка 18 яшен тутыргач, 1943 елның көзендә алалар. Бөгелмәнең Кызыл казармасында 4 көн тоткач, офицерлар килеп, тимер юл вокзалына алып китәләр. Товар ташый торган вагоннарга төялеп, көнчыгышка таба - ил чигенә юл тоталар. "Анда бер кар юк, ләкин йөрәк өзгеч җил, салкын. Без яшәргә тиешле казарманың яртысы җиргә кереп тора, яртысы җир өстендә, - ди Бәдретдин абый. - Йоклаганда аста шинель, өстә шинель, баш астында шинель. Шушында безне фашист белән сугышырга укытырга тиешләр бит инде. Ләкин төп шөгылебез солдат кабере казу булды. Ник дигәндә, "корткычлык" көчле иде, ашау начар, тәүлегенә 300әр грамм сохари белән 4әр бәрәңге, төш вакытында сыек кына шулпа. Әйбәт-әйбәт иптәшләрне күмәргә туры килде. Ачлыктан шешенеп үлде күбесе. Шуннан соң офицерлар арасыннан берсе Мәскәүгә барып, анда тиешле кешесенә бездәге хәлне җиткергән. Башкаладан тикшерү белән килеп тә җиттеләр, теге офицерларны шундук штрафбатка җибәреп, безнең белән яңа состав эшли башлады. Болар безне кеше иттеләр. Шулай итеп, март аенда көнбатышка - фронтка киттек без. Мәскәүне узгач төшерделәр поездан. Белоруссия чигенә барып җитәргә чак кына калган иде, шул урында оборонада торучы тәҗрибәле солдатларны алыштырдык без. Шунысы җайлы булды - җир казыйсы юк, әзер окопка килдек. Көн кичкә авышкан иде. Апрель ахыры, һава болай җылы гына, термос белән ашарга алып килделәр, каршыбызда - урман. Күрәбез, агачлар арасыннан күлмәк-яулыктан берничә кеше чыгып килә. Ата күрмәгез, белорус хатыннары бу, диләр безгә. Баксаң, бу немец разведкасы икән, безгә якынайгач, атарга тотындылар. Кул пулеметы бар иде, безнең як та ут ачты, 4сен үтердек, 7сен пленга алдык. Фашист белән беренче тапкыр шушында очраштым. Алар үзләре ябык, озыннар, мин, авыл хезмәтендә үскән тәбәнәк кенә авыл малае, аларга югарыга төбәлеп карыйм. Биредә оборонада 3 көн тордык. Шуннан безгә һөҗүмгә әзерләнергә куштылар, ләкин числосын әйтмәделәр. Тик инде берничә сәгатьтән үк хәбәр алдык - һөҗүмгә. Сул ягыбызда - Украина фронты, уң якта да гаскәр бар, Белоруссиягә кердек. Нык таланган иде. Өйләрнең яртысы гына утырып калган, бер кеше юк, берән-сәрән генә очрый. Белоруссияне азат иттек, Минск шәһәрен азат иттек. Мозырь шәһәрендә көчле сугыш барды, аны да алдык. Шуннан соң безне Мозырь дивизиясе дип йөртә башладылар. Минем муенга ярчык эләкте, күчеп йөри торган госпитальдә дәваландым.
Шулай итеп, без Польшага аяк бастык, сугышлар белән бара-бара, Висла елгасына килеп җиттек. Бу инде 1944 елның язына авышкан вакыт. Елганың бер ягында - без, икенче як ярда - нимесләр. Тегеләрдә көчле граммофон бар, иртүк, әле табигать тып-тыныч вакытта урысча кычкыралар безгә: "Руслар, бирелегез, безнең якка чыгыгыз, ләкин котелокларыгызны онытмагыз!" - дип көләләр бездән. Немец җырларын яңгыраталар.
Монда торганда эчәр өчен чиста су юк иде, елга суын кайнатып эчәбез. Тик чакрым ярым җирдә кое бар. Берничә солдат түзмәде, шунда суга китте. Без карап торабыз, атарлармы боларга, юкмы. Атмадылар, безнең иптәшләр исән-имин кайтты судан. Шуннан карыйбыз - тегеләр дә суга китте бит. Без дә атмадык.
Хәбәр килде - боз киткәнче һөҗүм башларга. Шуннан безнең берничә кеше, кое янына барып, сагалап торып, суга килгән 3 немецны пленга алып кайттылар да без сугышка кердек.
Польшада торганда төп көч күчкән вакытта сул як дозорда идек без. Алда тимер юл күрдек, шуның буенча барып, бер паровозга юлыктык. Бу хатын-кызлар зонасы булып чыкты. Паровозга ягу өчен урман кисүчеләр. Хатын-кызларны бөтен илдән җыйганнар. Машинистын үтердек, часовойларына тимәдек. Нәкъ менә кузгалыр алдыннан тоттык без боларны. Хатын-кызлар безне кочаклый-лар, үбәләр, елашалар. Хәбәр җибәреп, әсирләрне дә, азат иткән хатын-кызларны да тапшырып, алга таба киттек.
Шулай итеп, Германиягә дә барып җиттек, һөҗүм белән әкрен генә бара-бара, Берлинны да алдык бит. Җиңүне безгә 2 майда игълан иттеләр. И-и-ий, Рейхстагта безнең әләм җилферди, хис-тойгыларны аңлатып бетереп булмый!.. Безгә каршы французлар килә. Алар да, шатланыша-шатланыша, нәрсәдер сөйли, без дә сөйлибез, алар безнеңчә, без аларча белмәсәк тә, бик яхшы аңладык бер-беребезне. Шунда Одер елгасы буенда белдем французларның бака ашаганын. Ләкин барысын да түгел, ниндидер үзләре белә торган сортлысын", - дип сөйли Бәдретдин абзый бик эзлекле итеп.
Сугыш беткәч, әле тагын 3 ел хезмәт итәргә туры килә Б. Нуриевка. Брест шәһәрендәге механизация полкына җибәрәләр. Шунда ул шофер һөнәрен үзләштерә. Һәм туган ягына кайткач та машина йөртүче булып эшли. Лаеклы ялга Бөгелмәнең "ПАХ" оешмасыннан китә.
5 бала, 8 онык, 10 оныкчыкның горурлыгы Нуретдин абый белән Фәһимә апаның (аларның нур чәчеп торган шат, көләч йөзләренә карап, бабай, әби дип әйтәсе дә килми) бергә яшәгәннәренә быел 66 ел икән. "Ничек танышып-кавыштыгыз соң җәмәгатегез белән?" - дип сорыйм. "Урыссуда ГРЭС төзиләр иде, мин шунда эшләдем, ә Фәһимәләрнең авылына кич утырырга йөрим. Үзем оста гармунчы мин, сугышка киткәндә дә соңгы ике гармунчы бергә үзебезне үзебез уйнап-җырлап озаттык", - ди Бәдретдин абый, аның сөйләмен Фәһимә апа дәвам итә: "Мин дә оста гармунчы, гармуным да бар, ә Бәдретдиннеке юк. Уйнап карыйм әле дип, гармунымны алды да бу, бирми генә бит, китеп барды. Ә мин, нигә әле үз гармунымны кешегә бирергә тиеш дип, артыннан барам. Шулай бир-бир дия-дия, тыкрык б уйлап Ы к б уена к адәр җ иттек. 17 көн дус булып йөрдек тә кавыштык (астагы рәсемдә). Минем энем армиядә иде, әти, әни янына "килен" булып төште ул". (Бер-берсенә карап, кеткелдәп көлешеп алдылар).
Фәһимә апа башта үз авылында - Ютазыда, аннан Урыссуда мәктәптә татар теле укытучысы булып эшләгән. Балаларга киләчәктә белем алу өчен уңайлырак булыр дип, 1963 елны алар Бөгелмәгә күченәләр. Бәдретдин абый машина йөртүче булып урнаша, Фәһимә апа лаеклы ялга чыкканчы да, чыккач та мәгариф системасында хезмәт итә. Фотога төшкәндә ул да, медальләр тулы костюмын киеп, Бәдретдин абый янында горурланып утыра. Тыл хезмәтчәне, мәгариф ветераны Фәһимә Нуриеваның сугыш чоры хатирәләре үзе аерым мәкалә язарлык. Без аларны газетаның алдагы саннарында Фәһимә апаның үзе язган "Җиңү язы" шигыре белән бергә бастырырбыз.
Гаилә альбомын карап утырганда, бик матур итеп солдат хаты кебек өчпочмаклап төрелгән хат килеп чыкты. Нәрсә бу, дим. "Лукошенкодан хат", - ди Бәдретдин абый. Минем кызыксынуым тагын да артты. Белоруссияне азат иткәне өчен юбилей медале белән бергә килгән Белоруссия Президенты Александр Лукошенконың котлау һәм Рәхмәт хаты икән ул. Сугыш ветераны аларны Владимир Путинның Кремльдән килгән открыткалары белән бергә саклый. Һәм шул хатлар арасында, бәлки, "Бөгелмә авазы"ның әлеге чыгарылышы да урын алыр дигән өметебез бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: