Бөгелмә авазы

Алар – безнең горурлыгыбыз!

Шәһәребезнең 230 еллыгы уңаеннан оештырылган мәдәни чаралар арасында халык күңеленә аеруча хуш килгәннәреннән берсе - Татар мәдәният үзәгендә узган "Алар - безнең горурлыгыбыз!" дип аталган мәдхия кичәсе булгандыр, мөгаен. Халкыбыз, милләтебез дип яшәгән, туган төягебездә социаль-икътисади, милли-мәдәни тормыш алга китсен дип, фидакарьләрчә хезмәт иткән һәм итә торган, шул хезмәтләре белән...

Шәһәребезнең 230 еллыгы уңаеннан оештырылган мәдәни чаралар арасында халык күңеленә аеруча хуш килгәннәреннән берсе - Татар мәдәният үзәгендә узган "Алар - безнең горурлыгыбыз!" дип аталган мәдхия кичәсе булгандыр, мөгаен.
Халкыбыз, милләтебез дип яшәгән, туган төягебездә социаль-икътисади, милли-мәдәни тормыш алга китсен дип, фидакарьләрчә хезмәт иткән һәм итә торган, шул хезмәтләре белән ил-көн алдында абруй казанган, тирән ихтирам яулаган, тырышлыклары өчен зур рәхмәт сүзләренә лаек замандашларыбыз күп безнең. Бу урында шагыйрь Мәхтүм Мостафинның әлеге чараның мәсләген һәм максатын ачып салырдай итеп язып калдырган матур шигырь юллары китерәсе килә:
Кеше гомере болай да бик кыска,
Рәхмәт әйтик кылган эшенә.
Күңел эретерлек җылы сүзне
Исән чакта әйтик кешегә.

Шәһәребезнең олы бәйрәме уңаеннан могтәбәр затларны барлау, зурлау бик тә урынлы булды. Бу кичтә алты кешегә шундый игътибар күрсәтелде. Җырлы-моңлы, ә иң мөһиме, тирән мәгънәле бу матур кичә аның геройларының гына түгел, мәгәр ул затлар белән танышырга килгән барлык тамашачыларның да күңеленә уелып калгандыр. Шәһәребезнең һәм якташларыбызның, чыннан да, горурлыгы булган бу мөхтәрәм кешеләр турында, хөрмәтле укучыларыбыз, мөгаен, ишетеп я күреп беләсездер инде. Ә бүген исә сезне алар белән якыннанрак таныштырасыбыз килә.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Гүзәл Медведева фотолары.


Әнәс Гариф улы Ибраһимов: "Укытучы гомер буе укырга тиеш"

Бөгелмә педагогия училищесының беренче һәм 24 ел дәвамында алыштыргысыз булган директоры ул. Төз гәүдәле, яшьләргә генә хас булганча, очкынланып янган нурлы карашы, чибәрлеге, пөхтәлеге күзгә ташланып торган, итагатьле һәм зыялы булуы белән җәлеп итүче мәһабәт кеше ул Әнәс Гарифович.

1944 елның 10 июлендә Татарстанның Балтач районы, Арбаш авылында дөньяга килә. Әтисе Гариф ага заманасына күрә тирән белемле, кешелек-ле һәм эшлекле кеше була аның, тик, ни кызганыч, 1947 елда авырып китә һәм шуннан терелә алмый, дөнья куя. Берсеннән-берсе кечкенә 4 баласын кочаклап, Җәмилә апа ятим кала. Ялгыз ана бөтен гомерен балаларын аякка бас-тыруга багышлый. "Без аның йоклаган вакытын күрмәдек тә бугай", - дип искә ала Әнәс Гарифович үскән чакларын.

Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, укытучысы Зәйтүнә апа киңәшен тотып, яшь егет Арча педагогия училищесына укырга керә. Уку йортына ул елны искиткеч күп кеше дәгъва кыла - 30 урынга
240 гариза! Шундый зур конкурста җиңеп, гап-гади авыл егете студент була.

...Күңел түрендә иң җылы хатирәләр генә калдырып, ул еллар сизелми дә үтеп китә. Дипломлы яшь белгечне Арча районының Яңа Кенәр интернат-мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Әмма шул елда ук армия сафларында хезмәт итәргә алына, өч ел дәвамында анда тормыш мәктәбен уза. Демобилизацияләнеп, 31 август көнне өенә кайтып кергән егет 1 сен-тябрьдә укытучы сыйфатында яңа хезмәт юлын башлап җибәрә. Аннары Югары Субаш мәктәбе директоры, Балтач районы мәгариф бүлеге мөдире булып эшләү дәвере... "Ул еллар минем дөньяга карашымны киңәйтте, күп санда мәгариф белгечләре, үз эшенең осталары белән очраштырды, аларның эш тәҗрибәләре белән баетты", - дип искә ала Әнәс Гарифович әлеге чорларны. Әмма балалар белән турыдан-туры эшләгән вакытларын юксына ул, хезмәт вазифаларын чын күңел биреп, намус белән башкарса да, күңелен һаман да бер канәгатьсезлек хисе бимазалый. Мәктәптә, уку йортында турыдан-туры балалар белән эшләү, укыту-тәрбия эшләре белән шөгыльләнәсе килү теләге көчле булып чыга, түзми, җитәкчелектән үзен укытучы эшенә кайтаруларын сорый.

Һәм менә 1984 елның 24 сентябреннән аның тормышында яңа дәвер башлана: Татарстан Мәгариф министрлыгы Әнәс Гариф улы Ибраһимовны Бөгелмә шәһәрендә яңа ачылган педагогия училищесына директор итеп билгели. Училище башлангыч сыйныф укытучылары, балалар бакчалары өчен тәрбиячеләр, моннан тыш, татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучылары да әзерли. Ә.Ибраһимов директор булып эшләгән 24 ел эчендә бу уку йорты 6500дән артык белгеч әзерләп чыгара, республика күләмендә алдынгы мә-гариф учакларының берсенә әверелә, хезмәт коллективы бик күп Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек була, ә менә героебызга "Татарстанның атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелә. Бу, чыннан да, үзенең яратып башкарган эше, гаилә тормышы белән дә һәрьяклап үрнәк булган (җәмәгате Фәния ханым белән ил тоткасы булырлык менә дигән биш бала үстергәннәр!), шигърият сөюче УКЫТУЧЫ һәм ОСТАЗның олы казанышларын тану, фидакарь хезмәтенә вакытында бирелгән олы бәя булып тора.

Әнәс Гариф улы - үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән кеше, инде лаек-лы ялда булуына карамастан, очрашуда сөйләгән сүзләре дә гел мөгаллимлек хезмәте, чын укытучының нинди булырга тиешлеге турында барды. Бу һич гаҗәп түгел: ил-көн алдында олы абруй казанган, шәкертләренең ихлас мәхәббәтен һәм ихтирамын яулаган остазның уртак-лашыр тәҗрибәсе, яшьләргә әйтер сүзләре, әлбәттә, күп. "Укытучы ул - мәңгелек һөнәр. Яшәү барда укытучы кирәк. Укытучы үзе дә туктаусыз укырга, өйрәнергә тиеш", - ди ул.

Реклама

Фәһимә Ислам кызы Тәхаветдинова: "Спорт яшәү өчен көч бирә"

Ютазы районының Кәрәкәшле авылында туып-үскән кыз 14 яшеннән ат җигеп, абыйлары өйрәткәнчә, әче итеп сызгыра-сызгыра сабан сөргән, 5 нче сыйныфта укыган чакта ук район күләмендә узган чаңгы ярышында беренчелекне алган, авыл клубы сәхнәсендә көтүче малай рольләрен башкарган чакларында бу "үнәрләре" алга таба да тормышында чагылыш табачак, кайберләре гомере буе озата барачак, дөнья уңлы-суллы яңаклаган чакларда үзенең шундый активлыгы белән яшәү өчен көч алачак икәнлеге турында уена китереп карады микән?

...Спорт мәктәбенә укырга ке-рергә хыялланган кыз 1951 елда Бөгелмәгә килә һәм... шлактан блок-лар җитештерә торган заводка эшкә керә. Әлбәттә, спорт белән мавыгуын ташламый. 1954 елда шәһәрдә стадион ачыла, спортның яңа төрләрендә дә үзен сынап карау мөмкинлеге туа, чаңгычы да, сөңге, ядрә ыргытучы да, волейболчы да... Шул елны бер үзенчәлекле вакыйга була: Лениногорск шәһәрендә "Яшь ленинчы" газетасы призына уздырылган чаңгы ярышында 5 километрның 3сен узгач, Фәһимәнең чаңгысы сына. Аптырап калмый кыз - сынган чаңгы башын бияләе белән каплый да, алга омтыла. Бу вакыйга газета битләрендә дә урын ала. Менә шуннан соң спортчы кызны шәһәрнең җыелма командасына кабул итәләр, ә 1955 елда ул "спорт мастеры" исеменә лаек була. Шул ук елны булачак ире Хәнәфи белән танышалар, тагын бер елдан гаилә корып җибәрәләр. Ире аның спорт белән шөгыльләнүенә башта каршы була, әмма тормышын шуннан башка күз алдына китерә алмаган Фәһимә үз дигәнендә нык тора: "Хет үтер, ташламыйм!" - ди ул катгый итеп.

1956 елда аны, шул ук спорт ярдәме белән, гомерлек һөнәри эше "эзләп таба". Казанга ярышларга баргач, спортның төрле төрләрендә уңышларын күреп, 12 нче хәрбиләштерелгән янгын сүндерү часте башлыгы П.Синильников аны эшкә чакыра. Уяу, сизгер, төгәл, җаваплы диспетчер-радиотелефонист коллективта бик тиз үз кеше булып китә, хөрмәт казана. Янгын сүндерүчеләрнең авыр да, игелекле дә хезмәтләре нәтиҗәсендә күпме кешенең гомере, илнең һәм халыкның күпме матди байлыгы, милек-мөлкәте саклап калынган! Боларның барысында да гомере буе шунда эшләгән Ф.Тәхаветдинованың да өлеше зур. 1971 елда тырыш хезмәтләре өчен аны янгын сүндерү частеның Мактау китабына кертәләр; ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 2004 елда бастырып чыгарган "Вехи боевого пути" китабында да Фәһимә Тәхаветдинова исеме тарих битләренә теркәп куелган, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да бихисап.

Бер-бер артлы өч улы тугач та спорттан читләшми ул. Үзешчән сәнгатьтә дә үз кеше була: өздереп гармунда да уйный, җырлый... Җәмәгать эшләрендә актив катнашып яшәүдән башкачаны күз алдына да китерә алмый ул.

Ә тормыш исә үз сынауларын тезә тора: олы улы Салават әфган сугышында яралана. Пәһлевандай улының мәгънәсез сугыштан аяксыз калып кайтуы ана өчен нинди авыр кайгы! Әмма күрәсе әче хәсрәтләре моның белән чикләнмәгән булган әле: ике газиз улын җир куенына салырга туры килә аңа...

Яше инде сигезенче дистәгә якынлашып килсә дә, тормышның ачысын-төчесен күп күрсә дә, бирешми әле Фәһимә апабыз: җитез хәрәкәтле, җиңел гәүдәле, тормыштан тәм һәм ямь табып яши белә. Бүген дә кешеләр арасында, җәмәгать эшләренең үзәгендә кайнап яши: Татар мәдәният үзәгенең бер генә чарасы да аның катнашыннан башка узмый дисәк тә, арттыру булмас, "Дуслык" клубы, "Мирас" ансамбле әгъзасы. Театр сәнгатенә мәхәббәте хәттин ашкан: "Әниләр һәм бәбиләр", "Йөрәк маем", "Әбиләргә ни җитми?" спектакльләрендәге рольләре өчен тамашачы аны артист буларак та яратып өлгерде. Фәһимә Тәхаветдинова, үзе кебек тынгы белмәс ветераннар белән бергәләшеп, милли һәм дини йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне киләчәк буыннарга җиткерүдә зур эш алып бара, актив тормыш позициясе, гомумән, тормышны яратуы белән һәркем өчен соклангыч үрнәк ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: