Бөгелмә авазы

"Безнең тату гаилә" бәйгесенә Бөгелмәдән Амелия, Резеда һәм Рамил Нусамиевлар гаиләсе кушылды

"Безнең тату гаилә" бәйгесенә Бөгелмәдән Резеда һәм Рамил Нусамиевлар гаиләсе кушылды. Әлеге тату гаилә фотода кызлары Амелия белән. Дуслар, вакыт бик аз калып бара! Сездән дә тату гаиләгез белән төшкән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон...

"Безнең тату гаилә" бәйгесенә Бөгелмәдән Резеда һәм Рамил Нусамиевлар гаиләсе кушылды. Әлеге тату гаилә фотода кызлары Амелия белән.

Дуслар, вакыт бик аз калып бара! Сездән дә тату гаиләгез белән төшкән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз.

Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерыгызны да юллавыгызны сорыйбыз. Аларны lai-ru@yandex.ru электрон адресына яки "ВКонтакте" челтәрендәге администраторга https://vk.com/id378693978 "Безнең тату гаилә!" дип җибәрүегез сорала.

Фотолар 15 майга кадәр кабул ителә. Тавыш бирү формасы һәм нәтиҗәләр игълан итү вакыты турында соңрак хәбәр итәрбез.

Бәйге турында барлык мәгълүмат "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында һәм "ВКонтакте" челтәрендә газетаның шәхси битендә булачак.

Җиңүче пар тавыш бирү нәтиҗәсендә ачыкланачак.

Бәйгенең исеменә күрә җисемен дә туры китерергә тырыштык. Җиңү яуланган тату, матур гаиләне Бөгелмә һәм күрше шәһәрләрдә танылып өлгергән фотограф Елена Минаҗевадан җәйге фотосессия өчен сертификат көтә. Икенче һәм өченче урын ияләренә исә, фотосессия узу өчен 1 000 сумлык һәм 500 сумлык ташлама сертификатлары каралган. Тормышыгыздагы иң матур мизгелләрне истәлеккә калдыру мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Алга, дуслар, фотосессиягә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: