Бөгелмә авазы

Безнең кеше

Шәһәребездә һәм районыбызда ил-көн вакыйгаларыннан хәбәрдарлыгы, иҗтимагый активлыгы, җорлыгы, зирәк сүзе белән яшьләргә үрнәк булып торырлык өлкән яшьтәге кешеләребез бик күп безнең. Шундый аксакалларның берсе - "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, Татар мәдәният үзәге халык театрының "Инсаният" төркеме артисты Әнәс Мөхәммәтвафый улы Назыймов.

Әнәс ага 1930 нчы елларда Азнакай районы Мальбагыш авылыннан, "кулак" тамгасы тагып, Пермь якларына сөрелгән гаиләдә 1935 елның 3 июнендә игезләрнең берсе булып дөньяга килә. 1947 елда репрессияләнгәннәрне азат итеп, кем кая тели, шунда китәргә рөхсәт бирелгәч, Назыймовлар гаиләсе Бөгелмәгә кайтып төпләнә. Бу хакта, тәфсилләп, Әнәс ага үзенең 2010 елда басылып чыккан "Гомерем җимешләре" дип аталган китабында бәян итә.
"Физиктан - лирикка" - 46 ел буе руль артында утырган - шофёр булып эшләгән (соклангыч хәл: шул гомер дәверендә бер генә дә һәлакәтле хәлгә, юл казасына юлыкмый йөри алган үз эшенең остасы ул!) Әнәс ага лаеклы ялга чыккач, кулына каләм ала һәм язган уй-фикерләре белән уртаклашырга дип, "Бөгелмә авазы" газетасына юл тота. Менә шул чордан башлап, инде 20 еллап диярлек, Әнәс Назыймов - шәһәр һәм районда нәшер ителә торган татар басмасының иң актив хәбәрчеләреннән берсе булып тора. Җәмгыятьтә бара торган процессларга, сәяси вакыйгаларга үз фикерен белдереп, әбунәчеләрнең дә чуалган фикерләрен эзгә салырга булышырдай итеп, көнүзәк темаларга язылган публицистик мәкаләләр авторы да ул, тормышта күргән-ишеткән вакыйгаларга нигезләп иҗат иткән, күңелләрне тетрәндерерлек гыйбрәтле хикәяләре, бәетләре, төрле тискәре күренешләргә бәя биреп, акны - ак, караны кара дип мөһерләп куя торган актуаль мәсәлләре дә күп аның. Соңгысы белән Әнәс ага бигрәк тә танылу алды - бу жанрда иҗат итүчеләр төбәгебездә юк дәрәҗәсендә аз булып, Әнәс ага шуларның берсе һәм гаять актив иҗат итүче автор ул. Күренекле татар язучысы, 32 китап авторы Альберт Хәсәнов та Әнәс аганың "Гомерем җимешләре" китабын укып чыккач, аның иҗатына югары бәя биреп, авторны "ялкынлы публицист" дип атый, иҗади диапазоны киң булуын билгеләп үтә. "Инде килеп, бөтен иҗатына бәя биргәндә, автор безнең кеше. Аның белән шикләнмичә дошман тылына разведкага барырга була. Ышанабыз ки, беребезне дә яралы хәлдә дошман кулына ташлап калдырмас", - ди.
Активлыгы кулындагы каләм белән генә чикләнми аксакалның - мәктәпләргә, китапханәләргә, төрле мәдәни чараларга чакыру алганда, бик теләп очрашуларда катнаша, милли үзаңны үстерү юнәлешендә тәэсирле чыгышлар ясый, кыскасы - бай тормыш тәҗрибәсенә ия булган аксакалның зирәк сүзе һәр җирдә үтемле һәм тансык.
Әнәс ага Назыймовның, үз шәхси дөньясына гына күмелеп калмавын раслаучы һәм актив булуына, сәламәт тормыш позициясенә таянып яшәвенә тагын бер дәлил - ул Татар мәдәният үзәге каршындагы театр төркеменең артисты да. Моннан берничә ел элек Ф. Бүләковның "Әбиләргә ни җитми?" пьесасы буенча эшләнгән спектакльдә төп рольне башкарып, тамашачы ихтирамын яулаган иде ул. Быел исә Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" пьесасы буенча эшләнгән спектакльдә (режиссёры - Флюра Шәрипова) Әхмәдулла карт ролен башкарып, тагын бер кат тамашачы алкышларына лаек булды. Сүз уңаеннан, тиздән Татар мәдәният үзәгенең халык театры бу спектакльне Казан тамашачысы хөкеменә тәкъдим итәчәк.
Бүгенге көндә дә Әнәс ага үз мәсләгенә тугры - утны-суны бергә кичкән җәмәгатенең таянычы, нефть өлкәсендә үзләрен хезмәткә багышлаган ике улының киңәшчесе, оныкларына үрнәк бабай булып, дөнья көтә: бакчасын карый, тырыш хезмәт нәтиҗәсе буларак үстергән табигать-бакча нигъмәтләре белән таныш-белешләрен, туган-тумачаларын кинәндерә һәм... иҗат эше белән шөгыльләнүен дәвам итә. "Аллаһны истән чыгару ярамый, барысы да аннан тора бит. Ул кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып, ихлас теләк белән тырышлыгыңны кызганмасаң, барысы да уңай була, иншалла", - ди ул үзе.
Инде килеп, тагын бер серне ачыйк, алдагы елда булачак олуг юбилеена әзерлек йөзеннән, Әнәс ага Назыймов тагын бер китап чыгару теләге белән янып яши.
Безгә исә (газетаны чыгаручыларга һәм аны укучыларга диюем) менә шундый мөхтәрәм затлардагы чыдамлык, сабырлык, җаваплылык һәм максатка омтылучанлык сыйфатларын яхшы мәгънәсендә үҗәтлек өлгесе итеп алып, "ният яхшы булса, ул эшкә Аллаһ үзе ярдәм итә" дигән сүзләргә ихлас ышанып яшәргә, үрнәк булырлык бу соклангыч затларга исәнлек-саулык, хәерле гомерләр теләргә генә кала!
Сәхифәне Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: