Бөгелмә авазы

Без – Җиңү оныклары

1945 елның 22 июнь иртәсе... Кызарып таң атып килә... Бар халык татлы йокыда. Шушы тынычлыкны бозып, явыз фашист безнең илебезгә басып керә. Аяз күкне "канлы болыт" каплый. Берни белми тәмле итеп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап, хәрәкәтсез калалар. Аяусыз сугыш башлана...

Булат САМАТОВ,
1 нче урта мәктәп укучысы.
Минем бабам Җәүдәт Миңнехан улы Гыйниятуллин - Әлмәт районы Мәмәт авылы егете, ул да сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә.
Радиодан яңгыраган сугыш хәбәре бабамның хәтерендә мәңге онытылмаслык булып уелып калган: "Игътибар! Барыгызга да! Бүген иртәнге сәгать 4тә фашист Германиясе хыянәтчел рәвештә, явыз ният белән Советлар Союзына каршы аяусыз сугыш башлады. Иң беренчеләрдән булып, чик буе гаскәрләренә ут ачтылар, самолетлардан бик күп шәһәрләрне: Житомир, Киев, Севастополь, Каунасны бомбага тоттылар. Дошман мәкерле һәм җиңелмәс көч белән килә. Фашист Германиясе яшен тизлегендәге сугышка исәп тота. Ләкин безнең халкыбыз андый масаючан дошманны бер җиңде инде. Халкыбыз үзенең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшеп, Бөек Ватан сугышына күтәрелеп, илебезне Наполеон гаскәрләреннән азат итте. Ул хурлыклы рәвештә тармар ителде. Фашист Германиясен дә шундый ук язмыш көтә.
Совет халкы! Партиябез һәм хө-күмәтебез янына тагын да тыгызрак берләшегез! Кызыл Армия һәм Флот белән берлектә, Ватанны азат итүгә күтәрелегез! Туган ил каршында, азатлык сугышында үзегезнең сугышчан бурычыгызны намус белән үтәгез!
Безнең эшебез хак.
Дошман тар-мар ителер.
Җиңү безнең якта булыр".
Бу хәбәр көтелмәгән булса да, илебез халкы, курку белмичә, вата-ныбыз сагына бердәм күтәрелде. Алар арасында минем бабам да булган. Бик күп үлемнәр, җимерелгән авыллар, шәһәрләр күреп, авыр сынаулар үткән кеше ул. Бабам Австрия, Румыния, Польша, Чехословакия, Венгрия җирләрендә булган. Смоленск өлкәсендә Вязьма шәһәре өчен көрәшкәндә бик каты яраланып, Мәскәүдә өч операция кичерә. Шуннан соң тугыз ай буе Ижевск госпиталендә дәвалана. Ул госпитальдә вакытта туган авылы Мәмәттән аның янына дәү әбием - әнисе Дәрига җәяү бара. Госпитальдә терелеп, бераз аякка баскач, бабамны кабат сугышка җибәрә-ләр. Ул 1943 елдан генерал-лейтенант Лилюшенко җитәкчелегендәге дүр-тенче танк гвардиясендә хезмәт итә. "Т-34" танкы белән Калинин өлкәсен гитлерчылардан азат итүдә катнаша. Бу өлкәдә дошман бөтен авылларны яндырып бетерә, халыкның күбесен әсирлеккә ала. Гитлерчылар халыкны талап, кием-салымнарын яндырып китәләр. Минем бабам үзен көчле һәм түземле солдат итеп күрсәткән. Дошманның өч танкын яндырганы өчен аны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр. Моңардан тыш та ул сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бик күп медальләргә лаек булган.
Бабам коллыкка баш имәгән, керсез һәм кыю йөрәкле кеше булган дип уйлыйм. Аның яшьлегенә канлы сугыш туры килгән, шушы хәлиткеч көрәштә дә сынатмаган, дошманга бирешмәгән, түзгән.
Ул сугыш ветераны исемен генә түгел, ә хезмәт ветераны исемен дә йөрткән. Сугыштан соң ике ел чит җирләрдә хезмәт итеп, исән-имин үзенең туган авылы Мәмәткә әйләнеп кайта. Ул вакытта аның тормыш юлдашы Фәүзия әбием авылда укытучы булып эшли. Бабай 18 ел ферма мөдире булып тора һәм 6 ел комбайнда эшли. Алар бергә тормыш корып, алты малай үстерәләр. Бабам безнең арабыздан киткәнгә быел 8 ел булды. Ләкин без - аның оныклары бабамның батырлыкларын мәңге онытмаячакбыз. Җир йөзендә һәрвакыт тынычлык булсын! Явыз сугыш уты бүтән кабынмасын! Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыклары беркайчан да онытылмас. Бәхетле тормышыбыз һәм азатлыгыбыз өчен сезгә рәхмәтлебез, кадерле ветераннар!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: