Бөгелмә авазы

Без булдырабыз!

"ТНГ-Групп" җәмгыятендә инде озак еллар хатын-кызлар волейбол командасы яшәп килә. Алар төрле спорт ярышларында һәм чараларында үз компанияләре абруен яклыйлар, бүләкле урыннар яулыйлар. Бу команда составындагы гүзәл затларны күргәч, мин аларның сабырлыгына, активлыгына, шул дәрәҗәдә тормышны һәм хезмәтне яратуларына таң калдым. Әйе, шушы сыйфатларга ия кешеләр генә яхшы белгеч, уңышлы...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.

Җәмгыятьнең хатын-кызлар волейбол командасының төп составына компаниянең иң спорт сөюче кызлары керә. Бу: Анастасия Михайловна Говоркова, Риона Риф кызы Шәвәлиева, Наталья Анатольевна Мамеева, Ирина Ильяс кызы Сәетова, Оксана Николаевна Павлюк, Инна Владимировна Заярнюк. Аларның кайсын гына алсаң да, барысы да һәрьяклап килгән, уңган-булган туташлар һәм ханымнар.

Анастасия Михайловна Говоркова "ТНГ-Групп" җәмгыятендә инженер-программист булып эшли, команданың иң көчле һәм яшь вәкиленең берсе. Аңарда бу спорт төренә мәхәббәт яшьтән үк тәрбияләнгән. Чөнки Настяның әтисе дә, әнисе дә һәрвакыт спорт белән актив шөгыльләнгәннәр. Боларның барысын да күзәтеп, үзе күреп, катнашып үскән кыз алар сукмагыннан китеп, компаниянең иң яхшы спортчыларының берсенә әверелгән. Волейбол белән актив шөгыльләнүдән кала, Настя өстәл теннисы һәм йөгерү белән мавыга. Анастасиянең әнисен - Нина Владимировна Говоркованы (ул бүгенге көндә лаеклы ялда) гүзәл затлар командасының остазы дип тә атарга мөмкин. Чөнки аларның күбесе җәмгыятьнең хатын-кызлар волейбол командасында нәкъ менә аның белән уйный башлаганнар һәм ул көчле коллективның капитаны булган. "Минем әниемнең төрле спорт төрләре буенча Мактау грамоталары бик күп. Ул теннис та, волейбол да уйнаган, йөгергән дә, ату белән дә шөгыльләнгән", - ди Анастасия горурлык белән.

Риона Риф кызы Шәвәлиева - икътисад бүлеге начальнигы урынбасары, җәмгыятьтә 22 ел көч куя. Хезмәт юлының беренче көненнән үк хатын-кызлар волейбол командасы составында. Һәрвакыт актив спорт тормышы алып бара. Чаңгыда йөрергә, йөзәргә бик ярата. Наталья Анатольевна Мамеева шулай ук озак еллар инде компаниядә бухгалтер вазифасын башкара. Тормыш сөючән волейболчы үзенең активлыгы белән һәрвакыт игътибар үзәгендә. Ирина Ильяс кызы Сәетова - милек бүлеге инженеры. Күптән түгел генә югары уку йортын тәмамлап кайтуына да карамастан, эштә дә, спортта да шундук үз кешегә әйләнеп, хезмәттәшләренең ихлас хөрмәтен яулаган. Оксана Николаевна Павлюк 2000 елдан бирле икътисадчы вазифасын башкара. Шулай ук компаниягә эшкә килүенең беренче көненнән үк волейбол белән шөгыльләнә, йөзү буенча спорт мастерлыгына кандидат. Инна Владимировна Заярнюк кышын "ТНГ-Юграсервис"- та - Себер далаларында хезмәт итсә, җәйләрен "Сосновка"да, балалар лагеренда эшли. Бөгелмәдә булган дәвердә команданың иң актив әгъзаларының берсе.

Алар "Татнефть" ААҖ командалары арасындагы ярышларда, хатын-кызлар көне уңаеннан һәм шәһәр предприятиеләренең физкультура командалары арасында уздырыла торган шәһәркүләм чараларда катнашалар. Нәкъ менә Бөгелмә оешмалары командалары арасында алар инде икенче ел рәттән 1 нче мактаулы урынга ия булып киләләр. Шулай ук кызлар командасы "ТНГ-Групп" җәмгыяте бүлекчәләре арасында оештырылган җәйге спартакиадаларда да актив катнаша. "Мактаулы урыннар безнеке булган һәм булачак. Моның өчен барысын да эш-ләячәкбез", - диләр кызлар елмаеп. Команда уңышлары турында шулай ук җәмгыятьнең музеенда, спорт буенча методика кабинетында һәм профсоюз комитеты бүлмәсендә саклана торган күпсанлы Мактау грамоталары һәм кубоклар да сөйли.

"Гаиләләребез һәрвакыт аңлый: ирләребез, балаларыбыз, безнең җан-атар булып, ярышларга йөриләр. Балаларыбыз бәләкәй чакта әтиләре белән калалар иде, ә хәзер үскән саен безнең белән тренировкаларга йөреп, уенны күзәтә башладылар", - диләр әниләр. Шуның өчендер дә инде, күбесенең ул-кызлары актив тормыш яраталар. Мәсәлән, Риона Рифовнаның бөтен гаиләсе спорт белән шөгыльләнә. Улы һәм ире - футболчылар, ә кызы - йөзүче. "Барыбыз да сәламәт тормыш алып барырга тырышабыз. Без кышын эштән соң ирем белән чаңгы базасына шуарга барабыз, ә җәен йөгерәбез", - ди Ирина Ильясовна.

Реклама

"Күнегүләр, ярышлар хезмәт эшчән-легенә комачауламыймы?" - дигән сорауга барысы да бертавыштан: "Һич юк, киресенчә, анда барлык тискәре энергия югала, үзеңне җиңел, ышанычлы итеп хис итә башлыйсың. Шулай ук бу гамәлләр дуслыкны ныгытырга, коллективны берләштерергә ярдәм итә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра", - диделәр. Әйе, моның чыннан да шулай икәне аларның йөзләренә чыккан. Мондый дустанә мөгамәләләр булдырып, тату яшәгәндә яраткан компанияләре өчен уйнау кызларга бары тик зур канәгатьлек кенә китерә. Ә җәмгыять аларның гамәлләрен хуплап, рәхмәт йөзеннән төрлечә ярдәм күрсәтергә тырыша. Һәрдаим яхшы спорт формасы, яңа инвентарьлар белән сөендерә.

Шуның өстенә, кызлар бик кыюлар да әле. 2005 елда "Сосновка"да "ТНГ-Групп" җәмгыяте бүлекчәләре арасында үткән җәйге спартакиадаларда бер бүлекчәнең ир-егетләре ниндидер сәбәпләр аркасында чыгыш ясый алмаган вакытта да команда кызлары югалып калмый. Алар өчен уйнап, ир-егетләр командаларына каршы көч сынаша. Еш кына кушылма командалар составында көчле затларга каршы шәһәр күләмендә үткән спорт чараларында да чыгыш ясыйлар алар.

Төс-бит, килеш-килбәт мәсьәләсендә кызлар һәрвакыт "5"кә күренәләр. Кайвакыт аларга бик зәвыклы маникюрларыннан баш тартырга килә-килүен, ләкин бу бит яраткан шөгыль хакына.

Тату команданың киләчәккә максаты: "Татнефть" ААҖ ярышларында беренче өчлеккә эләгү. Алар моңа ирешү өчен барлык көчләрен куеп тырышалар һәм хыяллары тормышка ашар дип ышаналар.

Команда әгъзаларының тагын бер теләкләре: бу спорт төре алардан соң да яшәсен һәм чәчәк атсын. "Яшьләр күбрәк тартылсыннар иде. Чөнки ел саен бик күп егет-кызлар эшкә килә, ә беркем дә күнегүләргә йөрми. Әлеге сорау безне бик нык борчый", - ди Риона Шәвәлиева.

Гүзәл затларның барлык теләкләре чынга ашып, яшьләр ешрак спортка тартылыр дип ышанабыз. Ә кызларның һәммәсенә дә эштә дә, спортта да зур уңышлар телисе килә. Алар бит моңа лаек.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: