Бөгелмә авазы

БЕР УРЫНДА ТОРМАСКА!

Сезгә тәкъдим итәсе әңгәмәдәшем - ТР "Роспотребсоюз" идарәсенең Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Марат Хак улы РӘХИМОВ. Бүген без аның эше турында түгел, ә күңеле белән яраткан шөгыле, ягъни хоббие турында сөйләргә булдык. Кеше турында яхшырак беләсең килсә, аның нәрсә белән шөгыльләнгәне турында сора, дип юкка гына әйтмиләр икән. Марат Рәхимовның зур...

Сезгә тәкъдим итәсе әңгәмәдәшем - ТР "Роспотребсоюз" идарәсенең Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Марат Хак улы РӘХИМОВ. Бүген без аның эше турында түгел, ә күңеле белән яраткан шөгыле, ягъни хоббие турында сөйләргә булдык. Кеше турында яхшырак беләсең килсә, аның нәрсә белән шөгыльләнгәне турында сора, дип юкка гына әйтмиләр икән. Марат Рәхимовның зур сәяхәтче икәнен күптән белә идем, тик бу турыда сөйләшергә, гәпләшергә җай чыкмады дисәм, дөресрәк булыр. Һәр нәрсәнең үз вакыты инде... Һәм менә үткән атнада күрештек, сөйләштек, әмма сөйләшеп бетерә алмадык... Сүз артыннан сүз... Марат Рәхимовның маҗаралары турында китап язарга мөмкин. Кимендә, берничә дистәне.
- Марат Хакович, сез "Россиянең атказанган сәяхәтчесе" икән. Әлеге мактаулы исемгә кайчан лаек булдыгыз? Гомумән, бу исемне алу өчен туристларның спорт-сәламәтләндерү хәрәкәтенә зур өлеш кертү, 10нан да ким булмаган төрле авырлык категориясендәге походларда яңа маршрутлар ачу, яисә анда катнашу кирәк, сез шундыйларданмы?
- Күпләр өчен бу сер түгел. Күпләр дип, мин походка йөрергә яратучы туристлар турында әйтәм. Бөгелмәдә андыйлар шактый, мин дә - шуларның берсе. "Россиянең атказанган сәяхәтчесе" исемен 2012 елда тапшырдылар. Бу гомер буена җыелган тәҗрибәм өчен бирелгән бүләк дип саныйм. Мин туризмның төрле төрләре белән шөгыльләндем: велоспорт дисеңме, җ әяүле, чаңгы походлары дисеңме, альпинизм һ.б.лар.
6 нчы авырлык категориясе бирелгән елгаларны байдаркада, катамаранда, каекта йөзеп үтүдә безнең команда (арабызда бөгелмәләр, Казан, Мәскәү, Новосибирск кешеләре бар), берничә дистә тапкыр, башлап юл салучы булып санала. Кыялар арасында урнашкан тау елгаларын узуы - иң авыры. Биредә авырлык категориясе тагын 3 астөркемгә бүленә. Без - 6С категориясен үтүчеләр рәтендә. Бер сүз белән әйткәндә, күп кенә яңа туристлык маршрутларын ачучылар. Йөзеп үтәргә иң авыр булган маршрутлар Аргут, Чулышман, Башкауз елгаларында. Без барысында да булдык. Авыр елга бусагаларын байдаркага
яки каекка һәм катамаранга утырып йөзүчеләрне күзаллый торгансыздыр инде...
- Әйе, әлбәттә. Тик бу спорт төре экстремаллар өчен түгелмени?! Сез үзегезне шулар рәтенә кертәсезме?
- Әйе, мин, чыннан да, экстремал. Башлап юл салып йөрүчеләр алар шундый кешеләр инде. Мин йөргән походларда төрле хәлләр булды. Хәтта күңелсезләре дә. Ташкынлы суда батып үлгән туристларны да эзләгән бар. Шундыйларның берсендә үзебезне көрән аю берничә көн эзәрлекләп йөрде, үлек исен сизептер, ахрысы. Кыядан безнең ял итү мәйданчыгына ташлар ыргыткалады. Күз алдына китерегез, җәяүле юлда үз авырлыгыңнан 10 килограммга артыграк булган рюкзакны күтәреп йөрүе дә җиңел эш түгел бит. Бер яктан, мондый сәфәрләр кызыклы, мавыктыргыч, икенче яктан, куркыныч та. Күпләр өчен бу - зур сынау. Бигрәк тә рухи һәм психологик яктан. Таулы елгадан йөзәр өчен зур ихтыяр көче к ирәк. Күпләр шаулап, ыргылып аккан елганы күргәч, кире борыла. Тормышларын куркыныч астына куясы килми аларның.
- Ә бу сезнең стихиягезме? Миңа калса, тормышны куркыныч астына кую, йомшак итеп әйткәндә, юләрлек инде ул...
- Эш анда түгел. Экстрим вакытында алган адреналин, тәэсирләр белән соңыннан, походтан соң яшисең бит. Ул һәрвакыт көч ө стәп тора. Эштә дә, тормышта да. Бу, чыннан да, минем стихиям. Ансыз алдагы тормышымны күз алдына китерә дә алмыйм. Походларыбыз елгада йөзү белән генә чикләнми бит. Без үзебезне "Суда җәяү йөри белүчеләр" дип атап йөртәбез. Биек кыялары булган елгаларны үткәндә, бу аеруча ачык чагыла. Елганы беренче тапкыр узучылар булгач, без елганы, аның маршрутын, кыядан өскә менеп, тау өстеннән һәр су бусагасын саныйбыз, километрлар үтеп, киредән әйләнеп, үзебез туктаган ноктага кайтабыз һәм байдаркаларга утырып, көч сынарга кузгалабыз. Шуңа да, турист буларак, ничә километр юл үттегез дигән сорауга беркайчан да җавап бирә алмыйм. Елганы исән-имин ерып чыккач, аны гизүче беренче кешеләр буларак, елга бусагаларына әти-әниләрнең, туган-тумачаларның исемнәрен бирәбез. Мәсәлән, Кыргызстанның Чычкан елгасында улым Артур исемендәге бусага бар. Аны бергәләп үткән идек... Бер сүз белән маршрутларны санап бетереп булмый. Без - Саян, Алтай, Байкал аръягы, Кавказ, Кыргызстан, Казакъстан киңлекләрен иңләгән кешеләр. Заполярьеда да булган бар, анда сокланып Төньяк балкышын күзәттек, 40 градуска якын булган суыкта сыналдык.
- Мондый маршрутларны үтәр өчен вакыт күп кирәк буладыр инде? Походка чыгар өчен отпуск аласызмы?
- Әйе. Е лына бер т апкыр бирелә торган отпускымны берничәгә бүләргә туры килә. Ниндидер елганы гизәр өчен ике атна, ә кайсына бер ай да җитми. Шуны күздә тотып, без команда белән җаваплы походка ярты ел алдан әзерләнә башлыйбыз. Аннары сәфәргә чыгуны экстрим эзләү белән генә чикләргә кирәкмидер, аны табигать кочагына ашкыну белән дә бәйлибез. Табигать бөтен җирдә үзенчә. Матурлыгын адым саен ачып тора. Дөньяның киңлеген, гүзәллеген нәкъ походларда ачасың. Зөбәрҗәт төсендәге күлләр, 200 метрлы шарлавыклар, таудан ачылган киңлекләр, миңа калса, һәр кешене сокландыра. Шушы гүзәллек әйләнәсендә кичергән хисләрне әйтеп бетереп булмый.
- Мин романтикага күбесенчә геологлар гашыйк дип йөри идем, ялгышканмын, күрәсең. Сез бит һөнәрегез буенча табиб, ә турист сукмагына чыгуны ничегрәк сайладыгыз?
- Бу - миндә яшәгән илгизәрлек рухы. Ул яшьлек, балачак белән бәйләнгән. Китаплар укып ("Робинзон Крузо маҗаралары", Джек Лондон китаплары), хыялланып йөри идем. Студент вакытында шуларны тормышка ашыра башладым. Турист буларак, Россия чемпионатларында катнаша идек. Рәсми рәвештә теркәлмәсә дә, мин - спорт остаcы нормативын ике тапкыр тапшырган кеше. Беренче җаваплы походыма 44 ел элек чыктым, соңгысы былтыр көз көне булды. Алтай белән Монголия чигендә булып кайттык. Ә менә аннан алда 2014 елның язында без Кытай чигендәге Липсы елгасын уздык. Бик маҗаралы, кызыклы сәяхәт булды ул безнең өчен. Анда көтелмәгән хәл дә килеп чыкты. Чик заставасында документлар тутырып йөргәндә, татарларга тап булдым. Без туктаган, әлеге елга исемен йөртүче авылда яшәүчеләрнең 80 проценты татарлар булып чыкты. Авыз тутырып татарча аралаштык. Ә иң гаҗәбе, минем белән сөйләшкән абзый тумышы белән Бөгелмәдән, ПАТПда эшләгән! Гомумән, Бөгелмәгә кайтып йөрүчеләре дә шактый икән. Искитмәле инде, меңләгән километр җир читкә китеп, татарларны очраткач, үзе бер шатлык. Ни дисәң дә, дөнья түгәрәк!
- Алайса быелгы отпускыгыз да походта узачак инде. Кайларга сәфәргә җыенасыз?
- Әлбәттә. Тик кая барасыбызны әйтмим, моны сер итеп саклыйбыз. Отпуск май бәйрәмнәрендә башланачак. Гомумән, без һәр ял көннәрен - кыш булсынмы, көз булсынмы, җәй булсынмы - һәрвакыт табигать кочагында уздырырга тырышабыз. Тау елгаларын гизүдән башка мин тагын дайвинг белән шөгыльләнәм, су асты авында катнашырга, тау чаңгысында шуарга яратам. Походларга йөрү мине тормышта алдыма куйган максатларны чишәргә өйрәтте. Алда әле алар шактый...
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, бик кызыклы булды. Сезгә уңышлар теләп калабыз.

/Фотолар - гаилә архивыннан/.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: