Бөгелмә авазы

Бер гомерне коткару бар дөньяны коткаруга тиң

Бөгелмә туган якны өйрәнү музее якташларыбызны тарихи вакыйгалар белән таныштыруны дәвам итә.

Узып баручы бу атнада – 27 гыйнварда – Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде.

Холокост –  1933 елдан 1945 елга кадәр нацистлар Германиясенең, аның союзникларының яһүдләрне эзәрлекләү һәм юк итүгә юнәлдерелгән сәясәте ул. Бу сәясәт 6 миллион яһүдинең үлеменә китергән. Әгәр кешеләр бер-берсенә, күршеләренә, хезмәткәрләренә ярдәмгә килмәгән булсалар, корбаннар саны тагын да күбрәк булган булыр иде... Яһүдләрне коткаручылар арасында протестантлар да, католиклар да, православныйлар да, мөселманнар да булган. Европаның кайбер чиркәүләре, ятимнәр приютлары да, хәтта аерым гаиләләр дә аларга сыену-яшеренү урыны биреп, аларны котылгысыз үлемнән алып калганнар. 

Израильдә ул игелекле җаннар турындагы истәлекләрне бик кадерләп саклыйлар. Иерусалимдагы “Яд-Вашем” һәлакәт һәм каһарманлык турындагы хәтер милли институы”нда махсус комиссия оештырылган һәм ул комиссия андый кешеләргә “Дөнья халыкларының тәкъва илчесе” дигән исем бирә, ни кызганыч, күпчелек очракта әлеге исем инде бакыйлыкка күчкәннәрне “эзләп таба”.  

Бүгенге көндә әлеге мәртәбәле исемгә лаек булучылар саны 15 мең кешедән артып китә. Алар утыздан артык милләт кешесе, шулар арасында 3,5 меңе – элекке СССР гражданнары. Израильдә Тынычлык илчесе дип аталучы ул кешеләрнең Россия Федерациясендә нибары 100дән артыгы гына табылган. Шуларның берсе – бөгелмәле Валентина Дмитриевна Соколова.  

В.Д. Соколова Кырым өлкәсенең Керчь шәһәрендә туып үсә. Кырым ярымутравын фашист илбасарлары басып алгач, үзенең һәм кызының гомерен куркыныч астына куеп, күршесе – яһүд Моисей Портерны һәм тагын өч совет сугышчысын үлемнән  коткарып кала. Бу ханымны соңыннан ул коткарган Моисей Исаакович Портерның хатына күрә эзләп табалар:

“Исәнмесез кадерле Валя һәм Лидочка. Мин бу хатны язам, әмма үзем сезнең исәнме-түгелме, ә хатымның барып җитәрме-юкмы икәнен белмим. Мин сезне ике ел күрмәдем. Сез бит немецлар кул астында яшәдегез. Хәзерге вакытта мин Кырымда, сездән ерак түгелмен. Берничә көннән арытаба китәчәкбез. Бу вакыт эчендә мин фронтта булдым, яраландым, икенче тапкыр контузия алдым. Бик күпне күрергә, күпне кичерергә туры килде. Кавказ оборонасы өчен медаль алдым, хәзер менә тагын бүләккә лаек дип таптылар. Валечка! Ә минем улым Юлик – Советлар Союзы Герое, өч орден кавалеры, гвардия өлкән лейтенанты. Сигез ай буе аның турында берни белми яшәдем, ә анары очраклы рәвештә генә адресын белеп алдым.  Шуннан бирле гел хат алышып торабыз. Соңгы тапкырында аңа Ленинт ордены тапшырганнар. Хәзер мин Кырымда. Кадерлеләрем, сезне бик күрәсем килә. Сез дә бик күпне кичергәнсездер. Каһәр суккан немецлар монда үз җәзасын алдылар.”...   

"Яд-Вашем" сүзтезмәсе “Мәңгелек һәйкәл” дигәнне аңлата. “Тәкъва илче” исеменә лаек булган затларга Мактау грамотасы һәм медаль тапшырыла. Аларның исемнәре “Яд-Вашем” аллеясының Мактау стенасына  уеп язылган.   

Язучы Василий Гроссман үзенең “Книга Праведников” дигән китабында андый затларны “шашкан расачыларның кара болытлары арасында”гы “акыл, игелек, гуманлылыкның мәңге сүнмәс йолдызлары” дип атаган. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында нацист палачларыннан яһүдләрне коткарып калганнарның барысы да диярлек, үз каһарманлыклары турында беркемгә дә сөйләп тормыйча, бакыйлыкка күчеп беткәннәр инде. Безнең илдә аларның каһарманлыгы бөтенләй диярлек билгесез булган.     

Әйе, коточкыч куркыныч булуга, әлеге хәлдән котылу юлы бөтенләй юк кебек тоелуга карамастан, Холокост елларында яһүдләрне коткаручы кешеләр табылган. Хәтта ул вакытта да сайлау юлы булуын алар үз үрнәкләрендә күрсәткәннәр. Әйе, берни эшләми калырга да мөмкин булган, шулай ук ярдәм кулы сузу мөмкинлеге дә... 

Бүгенге көндә теләсә кайсы халыкның шул чорлардагы яһүдиләр хәлендә калу куркынычы булу бигрәк тә ачык күренә. Холокост тарихы кешеләрне расачылык һәм ксенофобиянең нинди нәтиҗәләргә китерүе ихтимал икәнлеге турында уйланырга мәҗбүр итә – заманында нацистлар да шуннан башлаган бит...   .

“Дөнья халыкларының тәкъва илчесе” яһүдиләр тарихына гына кереп калмаган. Аларның каһарманлыгы – кешелек казанышы ул, фашизмга каршы тору тарихы да алардан башка тулы булмас иде. Аларның исеме мәңге онытылмас.   

Методист Гөлчәчәк Гарипова 

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: