Бөгелмә авазы

Бал түтигә – ике “5”ле!

Рәсимә һәм Наил Рәфыйковларны редакциябез коллективында һәркем белә, һәркем үз итә. Менә ничә еллар инде алар җәй көне безне үз умарталыкларында җитештергән тәмле бал белән сыйлап кинәндерәләр. Елмаеп-көлеп кенә Рәсимә ханым - "бал түти" эш бүлмәмә килеп керүгә, шәхсән мин үзем, никадәр гаҗәп тоелмасын, ни өчендер, күңелем белән бакчамда үскән...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Ләйсән Йосыпова фотосы.
Яшьтән үк умартачы һөнәрен сайлап, шушы юнәлештә махсус төпле гыйлем алып эшкә керешүе белән һич ялгышмаган Рәсимә ханым. Үзе дә бал корты кебек тырыш, эшчән, йомшак тыныч тавышлы, тәмле телле, бик тә итагатьле, әдәпле ул. Заман үзгәреп, илдәге шартлар үзгәрү, төгәлрәге - мөмкинлекләр туу белән, аңа кадәр башка сферада хезмәт иткән җәмәгате Наил дә умартачылык белән ныклап шөгыльләнә башлый. Алар районыбыз авылларының берсендә - Ключёвкада йорт алып, үз хуҗалыкларын торгызып, шәхси эшләрен ачып җибәрәләр. Ул чорда әле районда умарта тотучылар аз булып, аларның бу эше бигрәк тә тансык һәм мәртәбәле иде. Күз генә тимәсен, күп еллар дәвамында уңышлы гына эшләп киләләр. Нәкъ менә алар җитештергән продукцияне эзләүче-сораучылар, үз сатып алучылары бар, нинди генә уңдырышлы елда да, бар булган балны алдагы елга калдырмыйча, сыйфатлы чакта урнаштырып баралар.
Саф күңелле, риясыз булуларына, комсызланып, акчага-малга табынып яшәмәүләренә күрә, бу уңган парга Аллаһы Тәгалә үзе ярдәмен бирәдер дип ышанасы килә. Күңелләрендә һидаят, йөрәкләрендә иман булган кешеләр генә кеше хәленә шулай керә белә, ярдәмчел була бит. Алар турында "бал сата" дип әйтү урынсыз кебек, алар бәясен беркайчан да базар хакыннан арттырмыйча (күп елларда арзангарак та төшә), балны кирәк урынга китереп китә, ышанып биреп калдыра, өлкән яшьтәгеләрнең өйләренә үк илтеп бирә, ә акчасын кем кайчан булдыра ала, шунда тапшыра. Акча муллыгына бик тиенә алмаган кешеләргә, яисә аз хезмәт хакы алып эшләүчеләр өчен зур ярдәм бу. Үз эшләре белән шөгыльләнүчеләр арасында "акчам әйләнештә" дип, бик кысмырланып яшәүчеләр дә, байлык артыннан кууны максат итеп, якыннарының, янәшәдәгеләренең кыенлык-ларын күрмәмешкә салышучылар да бар бит, беләбез. Ә менә Рәсимә белән Наил әти-әнигә дә, туганнарга да, билгеле инде, балаларына - кызы Гүзәл белән кияве Ленарга, улы Рөстәм белән киленнәре Регинага да олы терәк-таяныч, төп киңәшче булып, ярдәм итешеп яшиләр. Алар әниләре Миңзифа апаның ике тапкыр хаҗга бару чыгымнарын күтәрде (сүз уңаеннан, Миңзифа апа - безнең "Бөгелмә авазы" газетасын беренче чыга башлаган вакыттан ук алдырып, бүгенгәчә яратып укучы әбунәчебез). Узган ел әтиләре авырып киткәч, көзге җилләр, кышкы бураннар, олы чыгымнар белән һичбер хисаплашып тормыйча, ерак юлларга да чыгып киттеләр, дәвалау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр. Кызганыч, һәркемнең гомере чикле, язмыштан уза алмыйсың, Гарәфетдин агай да бакыйлыкка күчте, балаларыннан риза-бәхил булып киткәндер ул, урыны җәннәттә булсын.
"Әти-әнигә терәк-таянычы" дип, берлек санда гына язганга гаҗәпләнмәдегезме, хөрмәтле укучым? Юк, бу автор ялгышы түгел - Наил белән Рәсимә икесе дә бер гаиләдә үскән балалар алар. Хатыны дөнья куйгач, ике яшь баласы - Рәсимәсе белән Илнурын кочаклап ялгыз калган Гарәфетдин агай белән ике улын - Наил белән Нәфисне ялгыз үстерүче Миңзифа апаның тормыш сукмаклары кисешә. Ике үксез бергә кушылып, гомер юлын бергә кичәләр, дүрт баланы какмый-сукмый бергә үстерәләр. Абыйлы-сеңелле булып, бер гамьсез үскән Наил белән Рәсимә, егет армия сафларында хезмәт итеп кайткач, бер-берсенә битараф түгеллекләрен аңлыйлар, йөрәкләрендә мәхәббәт уты кабына. Яшьләр гаилә корып җибәрә. Шулай итеп, бердәнбер көнне Гарәфетдин абзый Рәсимәгә - әти дә каенатай, ә Наилгә - әти дә бабай, Миңзифа апа исә Рәсимәгә - әни дә каенанай, Наилгә исә әни дә әби булып куялар. Гаҗәп, әмма, гел кинодагы кебек булса да, тормыш чынбарлыгы бу.
Елмаеп-көлеп кенә, йомшак тавыш белән ипле генә сөйләшүче, әле үзләре дә, чак кына мактап әйткәндә, егет белән кыз кебек кенә күренүче Наил белән Рәсимә хәзер дүрт оныкның: Марат белән Диананың, Суфия белән Әмирнең әби-бабасы инде. Оныкларны сөеп, балаларының имин тормышына шатланып, җырларда җырланганча, "Җитте гомернең гүзәл мәле" дип, яшәү яменә сөенеп, сәламәтлектә тирән картлыкларга кадәр тигез гомер итәргә язсын иде үзләренә.
Сүз соңында. Бүген, 12 сентябрьдә - Рәсимә Гарәфетдин кызы Рәфыйкованың матур юбилее. Без, аны якыннан белүче редакция хезмәткәрләре, киң күңелле, ачык йөзле, шаян сүзле, мөлаем һәм уңган-булган Рәсимәне 55 яшьлек гомер бәйрәме белән ихлас котлап, бишкуллап ике "5"ле куябыз! Бәхетле яшәгез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: