Бөгелмә авазы

АЙНУР СӨНГАТУЛЛИН: “АРМИЯДӘН СОҢ КУЛГА БАЯН АЛГАН БУЛМАДЫ”

Айнур Сөнгатуллин – Бөгелмә егете. Музыкаль белемне Лениногорск шәһәренең сәнгать көллиятендә ала.

Интервью

Белгечлеге буенча ул – музыка укытучысы һәм музыкаль җитәкче. Әлеге вакытта Татар мәдәният үзәгендә тавыш режиссеры булып эшли. Шул ук вакытта ул әле Гадәттән тыш хәлләр штабының коткаручысы да.

– Айнур,  вакыт табып, безнең белән очрашканыгыз өчен рәхмәт. Сез бик оялчан, шул ук вакытта бик сәләтле кеше. Нәкъ шул яктан сезнең белән бөгелмәлеләрне таныштырасым килә.  Нинди гаиләдә тәрбияләндегез? Кемнең музыкаль “геннары” сезгә бирелгән?

– Исәнме, Алсу! “Бөгелмә авазы” газетасына интервью бирү – минем өчен көтелмәгән шатлык. Комплиментларыгыз өчен рәхмәт, аеруча оялчан дип әйтүегез миңа ошады. Сәләткә килгәндә, минем әти – Рамил Сөнгатуллин бик матур җырлый иде. Сез әйтмешли, “музыкаль геннар”, бәлки, миңа аңардан бирелгәндер. Кече яшьтән төрле иҗат бәйгеләрендә катнаштым. Җиңүче Дипломнары да бар. Җыр белән тормыштан атлавы бик җиңел, дип әйтәсем килә!

– Сез музыкаль белемне Лениногорск шәһәренең сәнгать көллиятендә алгансыз. Шуның белән чикләнеп калырга булдыгызмы? Гел җырлап йөрүләре әллә туйдырып җибәрдеме?

– Кулга диплом алып, бер атна үткәч, мине армиягә алдылар. Аннан кайткач, барысы да үзгәрде, дип әйтимме соң инде. Эшкә урнашып, акча эшлисе килде. Вакыт барган саен, бу өлкәдә тирән белемнәр кирәклеген аңлыйсың шул. Әлбәттә, киләчәктә бу юнәлештә укуны планлаштырам.

– Ялгышмасам, сез шигырьләр һәм җырларга музыка язасыз... Кайдан илһам аласыз? Иҗат өчен сезгә нинди темалар якын?

– Әйе, кайчандыр шигырьләр яза идем, хәзер кулга каләмне бик сирәк алам. Әлеге дә баягы, вакыт җитмәү сәбәпче. Иҗатның бу төре белән мавыгу чаткысы көллияттә укыганда барлыкка килде. Дәрес вакытында иптәш малае белән уздырыштан шигырьләр яза идек. Бу мавыгу бик ошап китте дә, үземне көйләр язуда сынап карарга булдым. Яхшы гына килеп чыга башлады. Хәтта берничә әзер “әсәрем” дә (мотивлар) бар. Илһам чыганагын каян аласыз дисезме? Белмим, ул үзеннән-үзе, сорамыйча килә! Аеруча табигатьтәге матурлыкны күреп, сокланып йөргәндә.

– Сез җырларны башка стильдә башкарасыз. Яшьләрчә... һәм бу Бөгелмә өчен яңалык! Татар халык җырларына заман аһәңе өстәп җырлаучы үз иҗат төркемегезне туплыйсыгыз килмиме?

– Әйе, хәзер яңа көйләр, ритмнар заманы. Мин шул стильдә җырларга яратам. Өлкән буын вәкилләре, әлбәттә, әлеге яңалыкны тәнкыйть белән кабул итә. Тик шуны аңларга кирәк, татар халкының мирасы белән яшьләр дә кызыксынсын дисәң, ул җырларга яңа сулыш өрергә кирәк. Әлбәттә, киләчәктә үземнең кавер-группамны оештырасым килә. Әлегә хыялны тормышка ашыруы минем өчен бераз авыррак. Күз күрер, бәлки, берничә елдан соң Бөгелмә яңа башкаручыларны ишетер! 

– Сез музыкаль инструментлар белән нинди “мөнәсәбәттә”?

– Көллияттә укыганда мин ике уен коралында уйнарга өйрәндем: баян һәм фортопиано. Тик армиядән кайткач, кулга баянны ала алмадым. Әллә бармаклар тупасланган!? Әле дә бу уен коралына бераз битараф, ә менә пианинода кайчакта уйныйм.

– Әйткәнемчә, яшьләр заман ритмнарына өстенлек бирә. Бүгенге көндә классик музыка ни дәрәҗәдә актуаль? Бу хакта фикерегезне ишетәсем килә иде...

– Барысы да кешенең үзенә бәйле. Кемнәрдер классиканы үлеп ярата. Ә бит классик музыкаларга яңа ремикслар языла. Бу юнәлештә яшь буын эшли. Димәк, классика һәр чорда да актуаль булып калачак.

– Иҗат турында җитеп торыр... Шәхси темага кагыласы килә. Сез тормышта, музыкадан тыш, тагын нәрсә белән мавыгасыз?

– Музыка минем тормышымда күп вакытны алып тора. Моннан тыш, буш вакытта рәсем ясарга яратам. Ышанасызмы-юкмы, мин кешенең шәүләсе буенча портретлар ясый беләм. Бик кызыклы иҗат төре!

– Сез Бөгелмәнең менә дигән бер асыл егете. Әллә йөрәгегезне инде берәр кыз яулап алдымы?

– Йөрәгем иҗат белән яуланган. Бертуктаусыз бу юнәлештә эшли дә эшли (көлә). Барлык шаяруларны читкә куйсак, мин әлегә ирекле... Үз ярымны эзлим... 

Кызлар дигәннән, сезгә ниндиләре ошый? Холкы, тышкы кыяфәте дип әйтүем. Заман чибәрләренең ниндиләре кире этәрәләр?

– Бу срорауга ничек җавап бирсәм, кызлар үпкәләмәс икән!? Әгәр хатын-кыз сиңа ошый икән, син аны ничек бар, шулай кабул итәсең. Мәхәббәт ятьмәләренә килеп эләгәсең икән, холкына да, тышкы кыяфәтенә дә карамыйсың инде. Ә болай миңа брюнеткалар ошый. Мин сөйләшергә, аралашырга яратам. Булачак ярыма да шундый таләпләрне куяр идем. Заман чибәрләре бик “фальшлы”. Андыйларны җаным сөйми.

Ир-егетнең йөрәгенә юл аның ашказаны аша ята, дип әйтәләр. Айнур, сез нинди ризыкларны яратасыз?

– Беренчедән, мин үзем ашарга пешерергә яратам. Мактанып әйтүем түгел, шулай да бик тәмле килеп чыга. Бу эшкә мине әти өйрәтте. Аның сүзләре минем өчен бик кирәкле киңәш: “Ризык шул чакта тәмле була, әгәр аны импровизацияләп пешерсәң ”. Иң яраткан ризыгым, әлбәттә, татар халык ашларыннан – бәлеш.

Айнур, киләчәккә нинди иҗади планнар?

– Мин бит юбилейларда, корпоративларда диджей булып эшлим, җырлыйм. Шул юнәлештә үсәсем килә. Әлбәттә, якын киләчәктә яңа җырларым белән бөгелмәлеләрне сөендерермен дип ышанып калам.

– Айнур, хыялларыңнан курыкма! Алга таба атла! Атлаган кеше генә үзенә юл сала, дип әйтәләр! Уңышлар сиңа!

Алсу МӨКАТДӘС

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: